КАРАР «08» ноябрь 2023 ел №121 Түбән Суыксу авыл җирлегендә 16:39:070401:473 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«08» ноябрь 2023 ел                       Яр Чаллы                                                 №121

 

Түбән Суыксу авыл җирлегендә 16:39:070401:473 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 28 статьясы, район Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган (2022 елныӊ 9 декабрендәге 27/8 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә, Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясенең 2023 елның 2 ноябрендәге карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ

 

1. Түбән Суыксу авыл җирлегендә 16:39:070401:473 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.

2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырырга.

4. Билгеләргә:

4.1. үткәрү вакытын: 2023 елныӊ 24 ноябрендә 14:00 сәгатьтә, үткәрү урынын: Түбән Суыксу авылы, Үзәк ур., 1А, мәдәният йорты;

4.2. материаллар белән танышу вакытын: дүшәмбе – җомга 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш тәнәфесе 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);

4.3. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрелә торган адресны: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46, 203 каб.;

4.4. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр бирү вакытын: 2023 елның 10 ноябреннән 2023 елның 24 ноябренә кадәр.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының Җитәкчесенә А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

Район Башлыгы                                                                                            Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта

 

ФИКЕР АЛЫШУДА ГРАЖДАННАРНЫҢ КАТАНАШУ ТӘРТИБЕ

 

Әлеге тәртип проект буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм гражданнарның фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

1. Гражданнарның фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.

2. Проектның график һәм текст материаллары экспозициясе Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында 2023 елның 10 ноябреннән 2023 елның 24 ноябренә кадәр оештырылачак.

3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга,                  9:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).

4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2023 елныӊ 10 ноябреннән 2023 елның 24 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 каб.

6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.

9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен –                           2 минутка кадәр.

10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла.

11. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

12. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырылырга һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.65 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International