КАРАР «13» ноябрь 2023 ел №124 Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«13» ноябрь 2023 ел                   Яр Чаллы ш.                                        №124

 

Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, район Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган (2022 елныӊ 9 декабрендәге 27/8 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ

 

1. Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.

2. Әлеге карарны һәм проектны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга (tukay.tatarstan.ru).

3. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырырга.

4. Билгеләргә:

4.1. халык тыӊлауларын үткәрү вакытын: 2023 елныӊ 29 ноябрендә 14:00 сәгатьтә;

4.2. урынын: Түбән Суыксу авылы, Үзәк ур., 1А, мәдәният йорты;

4.3. материаллар белән танышу вакытын: дүшәмбе – җомга 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);

4.4. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен адрес: Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 46, 203 каб.;

4.5. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2023 елныӊ 15 ноябреннән                       2023 елныӊ 29 ноябренә кадәр кабул ителә.

5. Проектның материаллары экспозициясе Түбән Суыксу авылы, Үзәк ур., 1А, мәдәният йортында 2023 елныӊ 22 ноябреннән 2023 елныӊ 29 ноябренә кадәр оештырылачак.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

Район Башлыгы                                                                                    Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта

 

ГРАЖДАННАРНЫҢ ФИКЕР АЛЫШУДА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

 

Әлеге тәртип Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.

2. Проектның материаллары экспозициясе Түбән Суыксу авылы, Үзәк ур., 1А, мәдәният йортында 2023 елныӊ 22 ноябреннән 2023 елныӊ 29 ноябренә кадәр оештырылачак.

3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга,                           9:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).

4. Проект районның рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2023 елныӊ 15 ноябреннән 2023 елныӊ 29 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 каб.

6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.

9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.

11. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ   2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

12. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.62 Мб

Дата публикации: 13.11.2023
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International