КАРАР «07» февраль 2024 ел №17 16:39:102502 кадастр кварталында Ильбухтино авылы территориясе өлешен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«07» февраль 2024 ел                       Яр Чаллы                                                 №17

 

16:39:102502 кадастр кварталында Ильбухтино авылы территориясе өлешен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 28 статьясы, район Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә, Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясенең 2023 елның 15 декабрендәге карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ

 

1. 16:39:102502 кадастр кварталында Ильбухтино авылы территориясе өлешен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.

2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырырга.

4. Билгеләргә:

4.1. үткәрү вакытын: 2024 елныӊ 22 февралендә 13:30 сәгатьтә, үткәрү урынын: Кече Шилнә авылы, Үзәк ур., 4а, авыл мәдәният йорты;

4.2. материаллар белән танышу вакытын: дүшәмбе – җомга 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш тәнәфесе 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);

4.3. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрелә торган адресны: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46, 203 каб.;

4.4. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр бирү вакытын: 2024 елныӊ 9 февраленнән 2024 елныӊ 22 февраленә кадәр.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының Җитәкчесенә А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

 

 

Район Башлыгы                                                                                            Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта

 

ФИКЕР АЛЫШУДА ГРАЖДАННАРНЫҢ КАТАНАШУ ТӘРТИБЕ

 

Әлеге тәртип проект буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм гражданнарның фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

1. Гражданнарның фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.

2. Проектның график һәм текст материаллары экспозициясе Кече Шилнә авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында 2024 елныӊ 16 февраленнән 2024 елныӊ 22 февраленә кадәр оештырылачак.

3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга,                  9:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).

4. Проект районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2024 елныӊ 9 февраленнән 2024 елныӊ 22 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 каб.

6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.

9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен –                           2 минутка кадәр.

10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла.

11. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

12. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.57 Мб

Дата публикации: 07.02.2024
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International