КАРАР 21.01.2020 ел №6 Тукай муниципаль районында наркотикларга каршы комиссия составын раслау турында
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«__» ______ 2020 ел № ___
Тукай муниципаль районында наркотикларга каршы комиссия составын раслау турында
Кадрлар үзгәреше белән бәйле рәвештә
КАРАР БИРӘМ:
1. Тукай муниципаль районында наркотикларга каршы комиссия составын кушымта нигезендә расларга.
2. «Наркотикларга каршы район комиссиясен төзү турында» Тукай муниципаль районы Башлыгының 2013 елныӊ 1 февралендәге 4 номерлы карарын барлык үзгәрешләре белән үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ
2020 елның _____ ____________________
___ номерлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында наркотикларга каршы комиссия составы
- Камаев Фаил Мисбах улы – муниципаль район Башлыгы, комиссия рәисе;
- Закиров Рөстәм Илдус улы – муниципаль район Башлыгы урынбасары;
- Гаффарова Гүзәл Наил кызы – «Тукай муниципаль районы яшүсмерләр клубы» муниципаль бюджет учреждениесенеӊ яшьләр белән эшләү буенча белгече, комиссия секретаре;
комиссия әгъзалары:
- Елисеев Владимир Александрович – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча);
- Сиврюк Татьяна Николаевна – Яр Чаллы шәһәре халык мәшгульлеген тәэмин итү үзәгенең Тукай муниципаль районы буенча филиалы мөдире (килешү буенча);
- Абдульманова Роза Николаевна – Бордин авыл җирлеге башлыгы, муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе;
- Әхмәтҗанова Эльмира Михайловна – Башкарма комитетныӊ мәдәният бүлеге башлыгы;
- Сабирҗанов Галим Габбас улы – «Тукай районы үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы (килешү буенча);
- Юсупова Резидә Мәхмүт кызы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе – «Якты юл («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире (килешү буенча);
- Ахунова Эльмира Нурмөхәммәт кызы – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы;
- Гәрәев Илнур Рәкыйп улы – муниципаль район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы;
- Габдуллин Наил Сайман улы – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;
- Хуҗагалиева Ләйсән Наил кызы – муниципаль районныӊ финанс-бюджет палатасы рәисе ;
- Бузина Нәзирә Камил кызы – муниципаль район Советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы;
- Хәмәтҗанова Гүзәл Хәмәтнәсыйх кызы – муниципаль район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире.
pdf
Скачать текст
PDF, 882.9 Кб