КАРАР «23» март 2021 г .  № 9 Бәтке авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БӘТКЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ

 

 

КАРАР

 

«23» март 2021 г                               Бәтке авылы                                          № 9

 

 

Бәтке авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Конституциясе, «Оборона турында» 1996 елның 31 маендагы 61-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә мобилизация әзерлеге һәм мобилизацияләү турында» 1997 елның 26 февралендәге 31-ФЗ номерлы, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәне раслау хакында» 2006 елның 27 ноябрендәге 179 номерлы карары, «Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 6 февралендәге 103 номерлы карары, «Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. «Бәтке авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында» Башкарма комитетныӊ 2020 елныӊ 16 декабрендәге 12 номерлы карары белән расланган Бәтке авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә һәм Запаста торучы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлау буенча хезмәткәрнең вазыйфаи инструкциясенә үзгәрешләр кертергә:

1) Нигезләмәнеӊ 3.8 пунктын яӊа редакциядә бәян итәргә:

«3.8. Ел саен хәрби комиссариатка 1 октябрьгә кадәр – 15 яшькә җиткән ир-ат җенесендәге гражданнарның һәм 16 яшькә җиткән ир-ат җенесендәге гражданнарның исемлекләрен, ә 1 ноябрьгә кадәр киләсе елда беренчел исәпкә куелырга тиешле ир-ат җенесендәге гражданнар исемлеген тапшырырга.»;  

2) Вазыйфаи инструкциянең 50 абзацын яңа редакциядә бәян итәргә:

«Ел саен  1 февральгә кадәр хәрби комиссариатка алдагы елда беренчел хәрби исәпкә алу нәтиҗәләре турында хисап тапшырырга (Методик рекомендацияләргә 25 нче кушымта нигезендә).».

 

2. Әлеге карарны авыл җирлегенеӊ мәгълүмат стендларында урнаштырып, халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Бәтке авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Г.Ф. Гайнетдиновага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                    Вәлиева В.А.

pdf
Скачать текст
PDF, 261.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International