ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
СӘМӘКӘЙ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«22» октябрь 2019 ел Сәмәкәй № 17
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Сәмәкәй авыл җирлегенең Оргыды авылында
узара салым акчаларын кертү һәм алардан файдалану
мәсьәләсе буенча гражданнар җыенын билгеләү турында»
Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1, 56 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы, Тукай муниципаль районының «Сәмәкәй авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставының 13.1 статьясы нигезендә,
Карар:
1. 2019 елның 2 ноябрендә 11 сәгатькә Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлегенең Оргыды авылында үзара салым кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены билгеләргә.
2. Гражданнар җыенына чыгарыла торган мәсьәләне расларга:
“Сез 2020 елда, Сәмәкәй авыл җирлеге Оргыды авылы территориясендә 500(биш йөз)сум күләмендә бер тапкыр Сәмәкәй авыл җирлеге Оргыды авылы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ гражданданардан 500 (биш йөз) сум күләмендә бер тапкыр түләүләр кертергә, I һәм II группа инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, ялгыз картлар,күп балалы гайләләр, көндезге формада укучы гражданнар һәм студентлар өчен бер тапкыр түләнә торган түләүне киметергә һәм әлеге категория гражданнар өчен 250 (ике йөз илле) сум дип билгеләргә.Җыелган акчаны түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк:
- юлларны ремонтлау;
- агач кисү.
«ӘЙЕ» «ЮК»
3. Гражданнар җыенны Татарстан Республикасы, Тукай районы, Оргыды авылы, Садовая урамы, 24 нче йорт адресы буенча үткәрергә.
4. Граңданнар җыенын оештыручы итеп Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты билгеләргә.
5. Әлеге карарны авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында игълан итәргә.
6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында " авыл җирлекләре» бүлегендә һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырырга.
7. Әлеге карар ул халыкка игълан ителгән көннән үз көченә керә.
Сәмәкәй авыл җирлеге Башлыгы И. М. Усманов