ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ
КАРАР
12.09.2018г. Яр Чаллы шәһәре №64
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегендә 16:39:120202: 705 кадастр номеры булган җир кишәрлеген рөхсәт ителгән файдалану төреннән шартлы рәвештә булган төргә үзгәртү турында Ачык тыңлаулар үткәрү
РФ Шәһәр төзелеше кодексының ст,37, 39 номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» гы Федераль закон, Тукай муниципаль районының Шилнебаш авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең 14 ст.нигезендә , Тукай муниципаль районында Җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәсе, Тукай муниципаль районы Советының 26.01.2007 ел, № 11/5 карары белән расланган Уставы нигезендә, Тукай муниципаль районы Шилнебаш авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектларының тормыш шартларын, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатларында
КАРАР БИРӘМ:
1 . 16:39:120202:705 кадастр номеры белән рөхсәт ителгән файдалану төрен(Ж-1) шартлы рәвештә генә рөхсәт ителгән төргә (Мәдәния объект - мәчет ) үзгәртү буенча ачык тыңлаулар үткәрергә рәхсәт итәргә
2. Әлеге Карарны Тукай муниципаль районы рәсми порталында (www. tukay.tatarstan.ru/ ) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгьлумат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru), Шилнебаш авылы җирлегендә җиһазландырылган мәгълүмат такталарында урнаштырырга
2.1.Әлеге ачык тынлаулар турындагы белешмәне «Якты юл» («Светлый путь»)газетасы битләрендә бастырыга
3.Ачык тыңлаулар көнен 2018елның 19 октябре,сәгать 15.00 тә ,Шилнебаш авылы, Октябрьнең 60еллыгы урамы, 2 йортта үткәрергә рәхсәт итәргә
4.Халык алдында тыңлаулар үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районының төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы, баш архитектор-Шәмсиева М. Т. билгеләргә.
5. Кушымта нигезендә проект буенча гражданнарның катнашу тәртибен расларга.
6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуын үз өстемә алам.
Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.И. Закиров