ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ
КАРАР
«16» 09. 2018ел Яр Чаллы шәһәре №60
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлегендә 16:39:140401:100, кадастр номеры булган җир кишәрлеген рөхсәт ителгән файдалану төренә шартлы рәвештә булган төргә үзгәртү турындаачык тыңлаулар уздыру
РФ Шәһәр төзелеше кодексының ст,37, 39 номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» гы Федераль закон, Тукай муниципаль районының Сәмәкәй авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең 14 ст.нигезендә , Тукай муниципаль районында Җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәсе, Тукай муниципаль районы Советының 26.01.2007 ел, № 11/5 карары белән расланган Уставы нигезендә, Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектларының тормыш шартларын, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатларында
КАРАР БИРӘМ:
1 . 16:39:140401:100, кадастр номеры белән рөхсәт ителгән куллану төрен(Ж-1) шартлы рәвештә генә рөхсәт ителгән төргә (Мәдәния объект - мәчет ) үзгәртү буенча ачык тыңлаулар үткәрергә рәхсәт итәргә
2. Әлеге Карарны Тукай муниципаль районы рәсми порталында (www. tukay.tatarstan.ru/ ) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгьлумат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru),Сәмәкәй авылы җирлегендә җиһазландырылган мәгълүмат такталарында урнаштырырга
3.Ачык тыңлаулар көнен 2018елның 27 сентябрь,сәгать 15.00 тә ,Сәмәкәй авылы, А.Биктимерова урамы, 44 йортта (мәдәният йорты) үткәрергә рәхсәт итәргә
4.Халык алдында тыңлаулар үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районының төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы, баш архитектор-Шәмсиева М. Т. билгеләргә.
5. Кушымта нигезендә проект буенча гражданнарның катнашу тәртибен расларга.
6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуын үз өстемә алам.
Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.И. Закиров