ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ
КАРАР
16.08.2018г. Яр Чаллы шәһәре № 59
“ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Калмаш авыл җирлегендәге җир кишәрлекләре
кадастр номерлары булган 16:39:110205:25 рөхсәт ителгән файдалану
төрен - шартлы рәвештә-рөхсәт ителгән төргә
үзгәртү буенча Ачык тыңлаулар үткәрү”турында
РФ Шәһәр төзелеше кодексының ст,37, 39 номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» гы Федераль закон, Тукай муниципаль районының Калмаш авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең 14 ст.нигезендә (утв. Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлеге Советының 07.08.2014 ел, № 6/1 карары), Тукай муниципаль районында Җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәсе, Тукай муниципаль районы Советының 26.01.2007 ел, № 11/5 карары белән расланган Уставы нигезендә, Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектларының тормыш шартларын, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатларында
КАРАР БИРӘМ :
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлеге 16:39:110205:25 кадастр номеры белән рөхсәт ителгән куллану төрен шартлы рәвештә генә рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча ачык тыңлаулар үткәрергә рәхсәт итәргә(мәчет төзелеше )
2. Әлеге Карарны Тукай муниципаль районы рәсми порталында (www. tukay.tatarstan.ru/ ) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгьлумат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru),Калмаш авылы җирлеге һәм Татарстан совхозы авылы җирлекләре бинасы янында җиһазландырылган мәгълүмат такталарында урнаштырырга
3. Әлеге ачык тынлаулар турындагы белешмәне «Якты юл» («Светлый путь»)газетасы битләрендә бастырыга
4.Ачык тыңлаулар көнен 2018елның 28 сентябре ,сәгать 15.00,.Калмаш авылы,мәдәният йортында ( Үзәк урам,32 йорт) үткәрергә рәхсәт
5.Халык алдында тыңлаулар үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районының төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы, баш архитектор-Шәмсиева М. Т. билгеләргә.
6. Кушымта нигезендә проект буенча гражданнарның катнашу тәртибен расларга.
Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.И. Закиров