КАРАР 22.02.2019 ел № 19 Шагыйрь Фәннур Сафинның туган көненә багышланган «Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичә кысаларында узучы «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесен уздыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

 

КАРАРЫ

 

«22»  февраль 2019 ел

Яр Чаллы шәһәре

№ 19

 

 

Шагыйрь Фәннур Сафинның туган көненә

багышланган «Җырымда юатырмын»

әдәби – музыкаль кичә кысаларында узучы

«Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесен уздыру турында

 

КАРАР:

 

  1. Шагыйрь Фәннур Сафин иҗатына багышланган «Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичә кысаларында узучы «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесен оештырырга һәм уздырырга.
  2. «Серле каләм» бәйгесе нигезләмәсен кушымтадагыча расларга.
  3. Әлеге карарның үтәлешен Тукай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шакирова Гүзәл Юныс кызына йөкләргә.

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                     Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  • й муниципаль районы

Башлыгы карарына

Кушымта

№ ____ «___» ___________ 2019 ел

 

 

КИЛЕШЕНДЕ:

Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән

китапханәләр системасы директоры

 

__________ Л.И. Йосыфова

 

КИЛЕШЕНДЕ:

Тукай районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

 

________ Г.Ю. Шакирова

РАСЛАНДЫ:

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе

 

 

 

___________ Л.Г. Авзалов

Шагыйрь Фәннур Сафинның туган көненә багышланган «Җырымда юатырмын»

әдәби – музыкаль кичә кысаларында узучы

«Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесен уздыру турында

НИГЕЗЛӘМӘ.

  1. Гомуми нигезләмә

 

1.1. «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесе шагыйрь Фәннур Сафинның туган көненә багышланган «Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичә кысаларында уздырыла.

1.2. Бәйгене оештыручы: Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы.

1.3. Бәйгенең максаты:

- яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяту;

- талантларны барлау, осталыкларын үстерүгә ярдәм итү;

- балаларда туган якны ярату, кадерен белү, горурлану хисләрен тәрбияләү.

1.4. Бәйгенең бурычлары:

- яшүсмерләрнең тормышка карашларын ачыклау;

- мәктәп укучыларын әдәби иҗатка тарту;

- китап укуга мәхәббәт тәрбияләү;

- бәйгедә катнашучыларның иң уңышлы әдәби әсәрләреннән һәм язмаларыннантупланган җыентык чыгару.

 

  1. Бәйге темалары һәм иҗади эшләргә таләпләр

 

  1. «Серле каләм» иҗади бәйгесенең темалары:

- «Бабайларның батырлыгын онытмыйк» («Не забудем подвиг отцов и дедов»);

- «Китап булсын дустыбыз» («Книга наш друг и вдохновитель»);

- «Әбием сандыгы» («Бабушкин сундучок»);

- «Һөнәрләр дөньясында» («В мире профессий»);

- «Беренче чәчәкләр гашыйклар кулында» («Первые цветы в руках влюбленных»).

2.2 Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләр яшь категориясе буенча өчкә бүленә:

- 7-11 яшь;

- 12-14 яшь;

- 15-18 яшь.

2.3. Бәйгегә татар һәм рус телләрендәге иҗат эшләре кабул ителә.

2.4. Түбәндәге эшләр кабул ителми:

- интернеттан алынган, башка авторларның эшләреннән күчерелгән булса;

- хаталы һәм әдәби телдә язылмаган; 

  • матбугат битләрендә басылган, башка конкурсларда катнашкан;

- сәяси, дини, милләтара ызгышка өндәгән.

2.5. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр түбәндәге сәнгать төрләрен сайлап алырга мөмкин:

- проза;

- поэзия.

2.6.Барлык мәгьлумат электрон форматта гына кабул ителә.

2.7. Иҗади эшнең исеме булу мәҗбүри, ул текст алдында булырга тиеш.

2.8. Бәйге эшләренең бизәлешенә таләпләр: текстның күләме (анкетадан башка) 3 басма биттән артмаска тиеш, А4 форматы, шрифт 14, интервал 1,5.

2.9. Эшләрне бәяләү критерийлары:

- теманың ачылуы, актуальлеге;

- авторның үз стиле;

- эзлеклелек;

- заманча фикерләү дәрәҗәсе;

- фикер тирәнлеге;

- әсәрнең тәэсир итү көче.

2.10. Бәйгедә катнашучы үзе иҗат иткән әсәрне һәм үзе турындагы анкетаны (кушымта) ilmira.akimova@tatar.ru электрон адресына («иҗади эшләр» дигән искәрмә белән) яки түбәндәге адреска юллый: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт «Тукай муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ (222 кабинет). Белешмәләр өчен телефон (8552) 70-41-80. Гаризалар 2019 елның 01 октябренә кадәр кабул ителә.

 

3. Бәйгене йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

 

3.1. Бәйгенең җиңүчеләре I, II, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, барлык катнашучыларга сертификат тапшырыла.

3.2. Җинүчеләр шагыйрь Фәннур Сафинның туган көненә багышланган «Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичәсендә бүләкләнәчәк.

3.3. Бәйге нәтиҗәләре vk/kulturatukay «КультУРА начинается с меня!» социаль челтәрендә урнаштырылачак.

 

 

 

  1. әгъзалары:

 

1. Сафин Ф.М. – язучы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты;

2. Бәшәров Р.Г. - язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты;

3. Якупова С.М. -  шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты;

4. Ситдыйкова Ә.М. - шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты;

5. Исламова З.Н. - язучы,  Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Фәннур Сафин исемендәге әдәби премия лауреаты.

 

 

 

Шагыйрь Фәннур Сафинның туган көненә багышланган «Җырымда юатырмын» әдәби- музыкаль кичә кысаларында уздырылачак «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесе нигезләмәсенә кушымта

 

 

 

 

 

Шагыйрь Фәннур Сафинның туган көненә багышланган

«Җырымда юатырмын» әдәби - музыкаль кичә кысаларында уздырылачак

«Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен

Гариза

Иҗади эшнең темасы һәм жанры____________________________________________________

  •  

Катнашучының яше (туган елы) ____________________________________________________

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________________________

  •  

Җитәкченең тулы исеме, фамилиясе_________________________________________________

  •  

Оешманың тулы исеме____________________________________________________________

Адрес (авыл җирлеге)_____________________________________________________________

  •  
  •  

 

 

Бәйгене уздыру тәртибе белән таныштым һәм риза: 

 

  •  
  •  

 

  •  

 

pdf
Скачать текст
PDF, 6.03 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International