ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАCЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«20»февраль 2019 ел. Яр Чаллы шәһәре № 20
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Боерган авыл җирлеге Колыш авылы торак пункты территорияләрен планлаштыру проекты буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, 2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законнын 28 маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елнын 26 январендәге 11/5 санлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районында гавами тыңлауларны оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамә»гә таянып,
КАРАР БИРӘМ:
- Тукай муниципаль районының Боерган авыл җирлеге Колыш авылы торак пункты территорияләрен планлаштыру проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрергә.
- леге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
2.1. Гавами тыңлаулар үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
- Гавами тыңлауларны бер көндә 2019 елның 15 мартында 10.00 сәгатьтә үткәрергә, үткәрү урыны: ТР, Боерган авыл җирлеге, Боерган авылы, Тойгузино урамы, 1А адресы буенча урнашкан «Акчарлак» куп функцияле үзәгенең тамашачылар залы.
- Гавами тыңлауларны үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы баш архитекторы А.Н. Надершинны билгеләргә.
- ң катнашу һәм проект буенча фикер алышу тәртибен кушымтадагыча расларга.
- леге карар үтәлешен тикшереп торуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Тукай муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2019 елның _________ санлы карарына кушымта
Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе
Әлеге Тәртип Тукай муниципаль районының Боерган авыл җирлеге Колыш авылы торак пункты территорияләрен планлаштыру проекты буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм район халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.
- Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы гавами тыңлауларда катнашу һәм район халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
- Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Боерган авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында мәгълүмати стендларда урнаштырылган.
- Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
- Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылырга тиеш.
- Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2019 елның 14 февраленнән 14 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
- Гавами тыңлауларны үткәрү өчен җаваплы зат гавами тыңлауларны хәзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
- Гавами тыңлаулар секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
- Секретарь гавами тыңлаулар башланганчы катнашучыларны терки. Теркәү битендә гавами тыңлауда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, тору урыны күрсәтелә.
- Гавами тыңлаулар түбәндәге регламент буенча үткәрелә:
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;
- репликалар һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- Гавами тыңлаулар үткәрү барышында секретарь гавами тыңлауларның беркетмәсен алып бара. Беркетмәгә гавами тыңлауларны оештыручы һәм секретарь тарафыннан имза куела.
- Гавами тыңлауларны оештыручы гавами тыңлаулар үткәрелгән көннән соң ике көн эчендә гавами тыңлаулар нәтиҗәләре буенча бәяләмә хәзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:
- гавами тыңлауларга чыгарылган сорауның исеме;
- гавами тыңлауларны уткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- гавами тыңлауларда катнашучы авыл җирлеге халкының саны;
- гавами тыңлаулар нәтиҗәләре буенча карар.
- Бәяләмәгә гавами тыңлауларны оештыручы тарафыннан кул куела һәм ул гавами тыңлаулар беркетмәсе белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында һәм районның рәсми сайтында бастырылырга тиеш.