ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
« 39» 03. 2019 ел № 37
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Ильбухтино торак пункты җирләрен планлаштыру проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруныӊ гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге Федарль законныӊ 28 маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2007 елныӊ 26 январендәге Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып
КАРАР БИРӘ:
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Ильбухтино торак пункты җирләрен планлаштыру проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.
- Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
2.1. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
- Халык тыӊлауларын бер көндә, 2019 елныӊ 6 маенда 15.00 сәгатьтә, түбәндәге адрес буенча үткәрергә: Ильбухтино авылы, Яӊа икенче тыкрык, 2.
- Халык тыӊлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы баш архитекторы А.Н. Нәдершинны билгеләргә.
- Гражданнарныӊ катнашу һәм проект буенча фикер алышу тәртибен кушымтадагыча расларга.
- Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ
2019 елның __ _____________________
___ санлы карарына кушымта
Гражданнарныӊ фикер алышуда катнашу тәртибе
Әлеге Тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге торак пункты территорияләре җирләрен планлаштыру проекты буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатларында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.
- Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.
- Проектның график һәм текст материаллары Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында, мәгълүмати стендларда урнаштырылган.
- Проект буенча материаллар белән танышу вактыты: дүшәмбе – җомга, 9.00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр).
- Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырылырга тиеш.
- Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2019 елныӊ 4 апреленнән 2019 елныӊ 4 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
- Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
- Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
- Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.
- Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:
- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
- проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр;
- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
- Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
- Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:
- халык тыӊлауларына чыгарылган соруныӊ исеме;
- халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
- халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;
- халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.
- Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул мәҗбүри рәвештә халык тыңлаулар беркетмәсе белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.