КАРАР 26.04.2019 ел № 50 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

 

«26_»  апрель  2019 ел                           Яр Чаллы                                    № 50

 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү турында

 

 

Татарстан Республикасы Премьер-министрыныӊ 2019 елныӊ 29 апрелендәге 955-р санлы боерыгы нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ:

 

  1. Авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә расланган план нигезендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрергә тәкъдим итәргә.
  2. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составын                 (1 кушымта) һәм нигезләмәсен (2 кушымта) расларга.
  3. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын расларга (3 кушымта).  
  4. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
  5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                              Ф.М. Камаев  

 

 

 

               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ карарына 1 кушымта

                 

Тукай муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты составы

 

 

Оештыру комитеты рәисе

Закиров                                                     муниципаль район Башлыгы урынбасары,

Рөстәм Илдус улы                          

 

Оештыру комитеты рәисе урынбасары 

Авзалов                                                    Башкарма комитет Җитәкчесе

Ленар Гаяз улы

 

Оештыру комитеты секретаре

Әхмәтҗанова Эльмира Михайловна        Башкарма комитетныӊ мәдәният бүлеге        башлыгы вазыйфаларын башкаручы

                           

 

Оештыру комитеты әгъзалары

Шәфыйкова                                               район Советы Аппараты Җитәкчесе

Гөлнара Ауезхан кызы                   

 

Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы              «Ветераннар советы» һәм «Инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе

 

 

Шәнгәрәев Руслан Рәиф улы                    Тукай районында Пенсия фонды җитәкчесе (килешү буенча)

 

Мөхәммәтҗанова Айгөл Хәбибҗан кызы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы

 

Гыйлаев Файсал Мәхмүт улы                    Район Иҗтимагый советы рәисе

                           

 

Нәҗмиев Фәрит Фәнтимер улы                Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге 15 нче филиалы идарәчесе (килешү буенча)

 

Сабирҗанов Галим Габбас улы                Тукай районы үзәк хастаханәсе баш табибы (килешү буенча)

 

Гәрәев Илнур Рәкыйп улы                       Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы

 

Мостафина Эльвира Ринат кызы              Район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе

                                      

Ахунова Эльмира Нурмөхәммәт кызы     Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы (килешү буенча)

 

Абзалова Илсөяр Хәйдәр кызы                Район Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары

 

Мостафина Рәисә Рәүф кызы                   Район Советы аппаратының оештыру бүлеге җитәкчесе

 

Йосыпова Резидә Мәхмүт кызы               «Якты юл» («Светлый путь») газетасыныӊ баш мөхәррире          

 

Вәлиев Дамир Шамил улы                       Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссар      (килешү буенча)

 

Ваһапов Марат Камил улы                       Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Тукай районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча)

 

Хәзрәтова Нэля Мозафар кызы                Район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе (килешү буенча)

          

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ карарына            2 кушымта

 

Муниципаль районда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты турында нигезләмә

 

1.      Муниципаль районда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты (алга таба – оештыру комитеты) 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм үткәрү, шулай ук югарыда күрсәтелгән чараларны гамәлгә ашыруда катнашучы районның җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү максатында оештырылган.

2.      Оештыру комитеты үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясе Президенты указлары һәм боерыклары, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм боерыклары, муниципаль район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары, шулай ук әлеге нигезләмәгә таяна.

3.      Оештыру комитеты турында нигезләмә һәм аның составы муниципаль район башлыгы тарафыннан раслана.

4.      Оештыру комитетының төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

- 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планын эшләү (алга таба – чаралар планы);

- чаралар планын үтәүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү;

- чаралар планын үтәү мәсьәләләрен карау һәм өстәмәләр кертү.

5.      Алда торган бурычларны гамәлгә ашыру максатында оештыру комитеты хокуклы:

- оештыру комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнарыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән һәм оешмалардан билгеләнгән тәртиптә мәгълүмати материаллар соратып алырга;

- оештыру комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеләнгән тәртиптә вакытлы эшче төркемнәр төзү;

- үз утырышларына районның җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар җитәкчеләрен чакырырга.

6.      Оештыру комитеты составына аның эшендә җәмәгать башлангычларында катнашучы оештыру комитеты рәисе, оештыру комитеты рәисе урынбасары һәм оештыру комитеты әгъзалары керә.

         Оештыру комитеты рәисе булып муниципаль район Башлыгы урынбасары тора.

7.      Оештыру комитеты утырышы кирәк булганда үткәрелә.

Оештыру комитеты утырышын оештыру комитеты рәисе яисә аның кушуы буенча рәис урынбасары алып бара.

8.      Утырышларның көн тәртибен, урынын һәм тәртибен оештыру комитеты рәисе билгели.

9.      Оештыру комитеты утырышы, әгәр анда аның әгъзаларының яртысыннан артыгы катнашса, хокуклы санала.

         Оештыру комитеты утырышында мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча беркетмә белән рәсмиләштерелә торган карарлар кабул ителә.

         Оештыру комитеты карары утырышта катнашучыларның күпчелек тавышы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, оештыру комитеты утырышында рәислек итүченеӊ тавышы хәлиткеч булып тора. Оештыру комитеты әгъзасы булмаган очракта, ул утырышта карала торган мәсьәләләр буенча үз фикерен язмача язарга хокуклы, аныӊ фикере оештыру комитеты утырышы беркетмәсенә мәҗбүри теркәлергә тиеш.

         Оештыру комитеты утырышы беркетмәсенә рәислек итүче кул куя.

10.    Оештыру комитеты тарафыннан кабул ителә торган карарлар җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга җиткерелә.

11.    Оештыру комитеты эшчәнлеген матди-техник яктан, документация һәм мәгълүмат белән тәэмин итүне муниципаль район Советы башкара.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ карарына            3 кушымта

 

Муниципаль районда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы 

 

Чара исеме

Үткәрү вакыты

Җаваплы башкаручылар

 

1

«Ветеранга ярдәм ит» волонтерлык акциясе

апрель-май

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

 

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

 

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

2

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә багышланган репортажлар, мәкаләләр әзерләү

апрель-май

 «Светлый путь» («Якты юл») газетасы  редакциясе

3

«Кадерле ветераныбыз» социаль-гуманитар акциясен тормышка ашыру

апрель-май

Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты (килешү буенча)

 

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

4

«Язгы игелек атнасы» республика иреклеләр акциясендә катнашу

апрель-май

Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты

 

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

 

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

 

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

 

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

5

«Чиста һәйкәл» акциясе

апрель-май

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

 

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

6

Җиңү көненә торак пунктларны төзекләндерү һәм бәйрәмчә бизәү

апрель-май

Авыл җирлекләренеӊ башкарма комитетлары

7

«Георгий тасмасы» акциясе

май

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

 

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

 

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

 

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

8

Бөек Ватан сугышы ветераннарын район җитәкчеләре тарафыннан котлау

май

Район Башкарма комитеты

9

Бәйрәм чараларында катнашу өчен  Бөек Ватан сугышы ветераннарына  һәм бәйрәм чараларында катнашучыларга һәм кунакларга медицина ярдәмен тәэмин итүне оештыру

май

Тукай районы үзәк хастаханәсе

10

Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын үткәрү

май

Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты

(килешү буенча)

 

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

11

Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы митингларга ветераннарны озату

май

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

12

Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар, бәйрәм концертлары

май

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

 

Авыл җирлекләренеӊ башкарма комитетлары

13

«Ветеранны котла!» акциясе

 

май

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

 

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

 

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

 

14

«Үлемсез полк» бөтенроссия акциясе

май

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

 

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

 

Тукай муниципаль районының «Ветераннар (пенсионерлар) советы» һәм «Инвалидлар җәмгыяте» район иҗтимагый оешмалары

15

«Халык батырлыгы» тематик викториналар, бәйрәм концертлары, квест-уеннар, рәсем,  иҗади эш конкурслары,  уку конференцияләре, әдәби-музыкаль композицияләр

май

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

 

16

Педагоглар һәм укучыларныӊ «Патриот» хәрби дан музеена баруы

май

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге

 

17

Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарның каберләрен, һәйкәлләрен карау буенча шефлык

апрель-май

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International