КАРАР 29.04. 2019 ел №51 Әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү буенча һәм «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча җәмәгать тыңлаулары формасында җәмәгать фикер алышуларын билгеләү хакында  

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

 

«29» апрель  2019 ел                                   Яр Чаллы                                                         №51

 

Әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү буенча һәм «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча җәмәгать тыңлаулары формасында җәмәгать фикер алышуларын билгеләү хакында  

 

«Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ санлы Федераль закон, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 январендәге 7-ФЗ санлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә әйләнә-тирә мохиткә ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү турында нигезләмәне раслау хакында» Россия Федерациясе Дәүләт комитетының 2002 елның 16 маендагы 372 санлы приказы, Тукай муниципаль районы Советының 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү һәм әйләнә-тирәлеккә, Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге халкы сәламәтлегенә тискәре йогынтысын ачыклау, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча чаралар күрү максатында

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү буенча һәм «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча җәмәгать тыңлаулары формасында җәмәгать фикер алышуларын билгеләргә.

2. 2. Билгеләргә:

2.1. җәмәгать тыӊлауларын үткәрү вакытын:  1 көн;

2.2. җәмәгать тыӊлауларын үткәрү датасын һәм вакытын: 2019 елныӊ 29 маенда 18:00 сәгатьтә;

2.3. җәмәгать тыӊлауларын үткәрү урынын: ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, 2 кат, утырышлар залы.

3. Җәмәгать тыңлаулары формасында җәмәгать фикер алышуларын әзерләү һәм үткәрү буенча 1 кушымтага нигезләнеп комиссия төзергә.

4. Гражданнарныӊ катнашу һәм проект буенча фикер алышу тәртибен 2 кушымтага нигезләнеп расларга.

5. Җәмәгать фикер алышуларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

6. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга (tukay.tatarstan.ru).

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                               Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ

2019 елның __ _____________________

 ___ санлы карарына 1 кушымта

 

Әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү буенча һәм «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча җәмәгать тыңлаулары формасында җәмәгать фикер алышуларын үткәрү буенча комиссия составы

 

  1. Комиссия рәисе – Авзалов Ленар Гаяз улы – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе;
  2. Комиссия рәисе урынбасары – Исхакова Гөлназ Гаяз кызы – төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы;
  3. Комиссия секретаре – Митрофанова Елена Ильинична – авыл җирлекләренең хокукый мәсьәләләр буенча белгече;
  4. Комиссия әгъзасы – Бузина Нәзирә Камил кызы – район Советы аппаратыныӊ юридик бүлеге башлыгы;
  5. Комиссия әгъзасы – Нәдершин Азат Нәсыйх улы – районныӊ баш архитекторы;
  6. Комиссия әгъзасы – Мадярова Дамира Әмирҗан кызы – төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге баш белгече.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ

2019 елның __ _____________________

 ___ санлы карарына 2 кушымта

 

 

Әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү буенча һәм «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча гражданнарныӊ фикер алышуларда катнашу тәртибе 

 

Әлеге тәртип район гражданнарының әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү буенча һәм «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча (алга таба – проект) җәмәгать фикер алышуларында катнашуын җайга сала һәм техник бирем буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү максатыннан эшләнгән.

  1. Гражданнарныӊ проект буенча фикер алышуларда катнашуы җәмәгать тыӊлаулары һәм Тукай районы Башкарма комитетына (түбәндәге адреска: ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, 203 кабинет, кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) 2019 елныӊ 29 маена кадәр проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү формасында үтә.
  2. Проект материаллары Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында   (tukay.tatarstan.ru) һәм түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, 111 кабинет, кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, белешмә өчен телефон 8 (8552) 70-13-74.
  3. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2019 елныӊ 29 апреленнән 2019 елныӊ 29 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
  4. Җәмәгать тыӊлаулары комиссиясе рәисе җәмәгать тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  5. Җәмәгать тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  6. Җәмәгать тыңлаулары башланганчы, җәмәгать тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә җәмәгать тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.
  7. Җәмәгать тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:
  • рәискә һәм чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;
  • проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр;
  • фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
  1. Җәмәгать тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан техник бирем буенча җәмәгать тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә җәмәгать тыңлаулары әгъзалары имза куя. Җәмәгать тыңлаулары комиссиясе рәисе беркетмәне Тукай районыныӊ рәсми сайтында урнаштыра (tukay.tatarstan.ru).
  2. Җәмәгать тыңлауларын оештыручы җәмәгать тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 3 эш көне эчендә җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:
  • җәмәгать тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;
  • җәмәгать тыӊлауларыныӊ  инициаторы;
  • җәмәгать тыӊлауларын билгеләү турында хокукый актныӊ датасы, номеры һәм исеме, шулай ук басылып чыгу датасы;
  • җәмәгать тыӊлауларын үткәрү өчен җаваплы зат һәм җәмәгать тыӊлаулары секретаре;
  • җәмәгать тыӊлауларында катнашучылар, шул исәптән чыгыш ясау хокукын алучылар турында мәгълүмат;
  • җәмәгать тыңлауларына чыгарылган җирле билгеләнештәге мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм рекомендацияләрнең бердәм исемлеге (тыңлауларда катнашучылар тарафыннан кире алынган тәкъдимнәр һәм рекомендацияләрдән тыш).
  • җирле билгеләнештәге мәсьәләне хәл итүнеӊ соӊгы варианты.
  1. Бәяләмә җәмәгать тыңлаулары рәисе һәм секретаре тарафыннан имзалана һәм ул мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.19 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International