06.03.2020 ел Яр Чаллы № 16
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьяларына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып
КАРАР БИРӘМ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.
2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм Әҗмәкәй авыл җирлегендәге мәгълүмат стендларында урнаштырырга.
3. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
4. Билгеләргә:
4.1. халык тыӊлауларын үтәкәрү вакытын: 2020 елныӊ 13 маенда 15.00 сәгатьтә;
4.2. үткәрү урынын: Яӊа поселогы, Үзәк урам, 1 йорт;
4.3. Әҗмәкәй авыл җирлегендәге мәгълүмат стендларында урнаштырылган материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга, 9.00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр);
4.5. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен адрес: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 203 каб.;
- тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2020 елныӊ 12 мартыннан 2020 елныӊ 12 маена кадәр кабул ителә.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районыныӊ баш архитекторына йөкләргә.
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2020 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына кушымта
Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе
Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.
Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул мәҗбүри рәвештә халык тыңлаулар беркетмәсе белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында, Әҗмәкәй авыл җирлегендә мәгълүмат стендларында урнаштырылырга тиеш.