КАРАР 26.05.2020 ел № 40 Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия төзү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

26.05.2020 ел                                  Яр Чаллы                                   № 40

 

 

Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия төзү турында

 

 

Инвалидларга һәм авыр тормыш ситуациясенә эләккән гражданнарга өстәмә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларны оештыру максатында

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башлыгының түбәндәге карарлары үз көчен югалткан танырга:

2018 елның 21 ноябрендәге «Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрү турында» 93 номерлы карары;

2018 елның 18 декабрендәге «Муниципаль район Башлыгының 2018 елның 21 ноябрендәге «Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрү турында» 93 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 117 номерлы карары;

2019 елның 7 февралендәге «Муниципаль район Башлыгының 2018 елның 21 ноябрендәге «Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрү турында» 93 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 13 номерлы карары;

2019 елның 27 июнендәге «Муниципаль район Башлыгының 2018 елның 21 ноябрендәге «Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрү турында» 93 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 73 номерлы карары;

2020 елның 16 январендәге «Муниципаль район Башлыгының 2018 елның 21 ноябрендәге «Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрү турында» 93 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2 номерлы карары;

2. Расларга:

- Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия турында нигезләмәне (1 нче кушымта);

- Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия составын (2 нче кушымта);

- Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссиягә мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырыла торган документлар исемлеген (3 нче кушымта);

- Тернәкләндерүнең техник чараларын вакытлыча куллануга бирү тәртибе турында нигезләмәне (4 нче кушымта).

3. Район инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Г.С. Зариповка өч эш көне эчендә әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                    Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2020 елның ____ ____________ _____ номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия турында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

  1. Әлеге нигезләмә Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасы счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссиянең (алга таба – комиссия) статусын һәм эшчәнлек тәртибен билгели.
  2. Комиссия Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасы счетына кергән акчаларны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итүче координация органы булып тора.
  3. Комиссия үз эшчәнлегендә гамәлдәге федераль һәм республика законнарына һәм әлеге нигезләмәгә таяна.

 

2. Комиссиянең төп максатлары

 

  1. Комиссиянең төп максатлары һәм бурычлары булып тора:
  • Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасы счетына, шул исәптән календарь даталарга багышланган чараларга, кергән акчаларны нәтиҗәле файдалануга гомуми контроль;
  • инвалидларны (инвалид баланы) җәмгыятькә интеграцияләү;
  • инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау;
  • сәламәтлек торышы начараюга бәйле рәвештә авыр тормыш ситуациясенә эләккән гражданнарга ярдәм итү.
  1. Әлеге максатларга ирешү өчен комиссия түбәндәге вәкаләтләргә ия:
  • Тукай муниципаль районында теркәлгән инвалидларга, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә, шулай ук дәвалануга мохтаҗ авыр хәлдәге гражданнарга акча средстволары бүлеп бирү турында карарлар кабул итәргә;
  • акчаларны максатчан һәм адреслы файдалануны контрольдә тотарга.

2.3. Куелган максатларны тормышка ашыру кысаларында акчалата ярдәм түбәндәгеләргә юнәлдерелергә мөмкин:

а) кыйммәтле дәвалау, операцияләр һәм диагностика өчен түләү;

б) Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасына кертелмәгән дару препаратларын яки медицина эшләнмәләрен, реабилитацияләүнең техник чараларын, протез-ортопедия эшләнмәләрен сатып алу;

в) 1 (бер) айдан 3 (өч) айга кадәр срокка авыр хәлдәге гражданнарны карау буенча сиделкалар хезмәте өчен түләү;

г) дәвалану урынына бару һәм кире кайту, шулай ук озата баручы затларныӊ дәвалау урыны буенча яшәү чыгымнарын түләү;

д) календарь даталарга багышланган чаралар уздыру чыгымнарын түләү;

е) операциядән соң реабилитациягә чыгымнарны түләү;

ж) вакытлы матбугатка язылуны тәэмин итү;

з) янгын нәтиҗәсендә яисә гадәттән тыш хәлләр аркасында мөлкәтне тулысынча югалтуга бәйле рәвештә матди ярдәм күрсәтү;

и) алга таба шартнамә нигезендә билгеләнгән срокка вакытлыча файдалануга тапшыру өчен тернәкләндерүнең техник чараларын сатып алу;

к) инвалидларның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар өчен түләүгә.

 

3. Комиссия эшен оештыру

 

  1. Комиссия составына комиссия рәисе, комиссия әгъзалары һәм комиссия секретаре керә. Комиссия эшен комиссия рәисе җитәкли.
  2. Комиссиянең шәхси составы Тукай муниципаль районы Башлыгы карары белән раслана.
  3. Комиссия әгъзалары үз эшчәнлекләрен җәмәгать башлангычларында гамәлгә ашыралар һәм утырышларда алмаштыру хокукыннан башка катнашалар. Утырышта комиссия әгъзасы булмаган очракта, ул карала торган мәсьәләләр буенча үз фикерен язма рәвештә тапшырырга хокуклы.
  4. Комиссия әгъзалары бурычлы:
  • комиссия йөкләмәләрен вакытында үтәргә;
  • комиссия утырышына чыгарылучы мәсьәләләрне оператив һәм объектив карарга;
  • комиссия карарларын үз вакытында һәм сыйфатлы башкарырга.

 

4. Комиссиянең эш тәртибе

 

  1. Комиссия утырышлары кирәк булган саен үткәрелә. Комиссия утырышын комиссия рәисе , ә ул булмаганда комиссия рәисе урынбасары үткәрә.
  2. Комиссия утырышы, әгәр анда аның әгъзаларының яртысыннан артыгы катнашса, хокуклы дип санала.
  3. Комиссия хокуклы:
  • билгеләнгән тәртиптә Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарыннан, җәмәгать оешмаларыннан кирәкле материалларны соратып алырга;
  • билгеләнгән тәртиптә координацион киңәшмәләр һәм эшлекле очрашулар оештырырга һәм  үткәрергә.
  1. Комиссия утырышына башкарма хакимиятнең территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла ала.
  2. Комиссия карарлары утырышта катнашучыларның күпчелек тавышы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булган очракта, комиссия рәисе тавышы хәлиткеч булып тора.
  3. Комиссия утырышларында кабул ителә торган карарлар беркетмә белән рәсмиләштерелә, аңа утырышта рәислек итүче, комиссия секретаре һәм комиссия әгъзалары тарафыннан кул куела.

4.7. Учреждениеләр, оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар - «Игелек кыл» хәйрия марафоны кысаларында акча алучылар чараны үткәрү һәм комиссия карарында күрсәтелгән срокта акчалардан максатчан файдалану турында комиссиягә хисап тапшыралар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2020 елның ____ ____________ _____ номерлы карарына 2 нче кушымта

 

Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия составы

 

Комиссия рәисе

1

Зарипов

Галимҗан Сәетҗан улы

Район инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе

 

Комиссия секретаре

2

Исмәгыйлева

Гөлнур Рәфкать кызы

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире

Килешү буенча

Комиссия әгъзалары:

3

Авзалов

Ленар Гаяз улы

Район Башкарма комитеты Җитәкчесе

 

4

Закиров

Рөстәм Илдус улы

Муниципаль район Башлыгы урынбасары

 

5

Шәфыйкова

Гөлнара Ауезхан кызы

Район Советы аппараты җитәкчесе

 

6

Бариев

Илфак Шамил улы

Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

 

7

Әхмәтҗанова

Эльмира Михайловна

Башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе

 

8

Волков

Дмитрий Николаевич

Район иҗтимагый советы рәисе

 

9

Юсупова

Резидә Мәхмүт кызы

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире»

Килешү буенча

10

Ахунова

Эльмира Нурмөхәммәт кызы

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы

Килешү буенча

11

Сабирҗанов

Галим Габбас улы

«Тукай районы үзәк хастаханәсе» дәүләт автном сәламәтлек саклау учреждениесе табибы

Килешү буенча

12

Нәҗмиев

Фәрит Фәнтимер улы

Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлегенең 15 нче филиалы идарәчесе

Килешү буенча

13

Мөхәммәтҗанова Айгөл Хәбибҗан кызы

Тукай муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

Килешү буенча

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2020 елның ____ ____________ _____ номерлы карарына 3 нче кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссиягә мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырыла торган документлар исемлеге 

 

1. Гражданның Тукай районы инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе исеменә гаризасы.

2. Гаилә составы турында яшәү урыныннан белешмә.

3. Мөрәҗәгать итүченең яшәү-көнкүреш шартларын тикшерү акты.

4. Гариза бирү аена кадәр соңгы 3 (өч) ай өчен гаиләнең хезмәткә сәләтле барлык әгъзаларына керемнәр турында эш урыныннан белешмә(ләр).

5. Эшләнмәгән очракта хезмәт кенәгәсе.

6. Гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының паспорт күчермәсе (серия, номер, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, гаилә хәле, яшәү урыны, балалар); балигъ булмаган гаилә әгъзаларына – туу турында таныклык күчермәләре.

7. Инвалидлык билгеләү турында МСЭК белешмәсе күчермәсе.

8. Гаиләнең яки ялгыз яшәүче инвалидның тормыш-көнкүреше бозылуга китергән шартлар барлыкка килүне раслый торган документлар:

- медицина учреждениесеннән авыруны, кичерелгән операцияне, сәламәтлекнең авыр торышын раслый торган бәләмә яки өземтә;

  • тиешле медицина учреждениесенең дәвалау, операция өчен түләү кирәклеге, тернәкләндерүнең техник чарасы бәясе һәм аны түләүсез нигездә алу мөмкинлеге булмау турында белешмәләре;
  • гражданның тормыш эшчәнлеген объектив бозучы, мөстәкыйль рәвештә ул җиңә алмаган башка хәлләрне  раслый торган башка документлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2020 елның ____ ____________ _____ номерлы карарына 4 нче кушымта

 

 

Тернәкләндерүнең техник чараларын вакытлыча куллануга бирү тәртибе турында нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге нигезләмә Тукай муниципаль районында теркәлгән гражданнарны (алга таба - алучылар) техник тернәкләндерү чаралары белән түләүсез тәэмин итү тәртибен билгели.

1.2. Тернәкләндерүнең техник чараларын бирү әлеге типлаштырылган нигезләмә нигезендә Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасы (алга таба – оешма) тарафыннан гамәлгә ашырыла.

1.3. Тернәкләндерүнең техник чаралары түбәндәге гражданнарга бирелә:

- инвалидлыгы булмаган, медицина күрсәткечләре буенча тернәкләндерү чараларына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарга (шул исәптән травма алган, хирургия операцияләре булган һ.б.);

- инвалидларга, шул исәптән инвалид балаларга;

- башка нигезләр буенча авыр тормыш хәлендә калган затларга.

1.4. Оешма белән алучы арасындагы мөнәсәбәтләр тернәкләндерүнең техник чараларын вакытлыча куллануга бирү турында шартнамә (алга таба – шартнамә) белән җайга салына.

1.5. Шартнамәдә күрсәтелгән срок чыкканнан соң, техник тернәкләндерү чарасы  алучы тарафыннан оешмага төзек хәлдә кире кайтарыла. Техник тернәкләндерү чарасы югалган очракта, алучы аның бәяләү бәясен кайтарырга тиеш.

1.6. Тернәкләндерүнең техник чаралары оешма тарафыннан Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасы счетына кергән акчалардан сатып алына.

 

  1. Тернәкләндерүнең  техник чараларын бирү тәртибе

 

2.1. Тернәкләндерүнең  техник чаралары шартнамә нигезендә, Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия карары нигезендә, паспортны күрсәткәндә бирелә.

2.2. Тернәкләндерүнең техник чараларын вакытлыча куллануга бирү эше җаваплы затка – комиссия секретаренә йөкләнә.

Җаваплы зат:

- тернәкләндерү чаралары керү (кире кайтару) һәм бирү журналын алып бара;

- тернәкләндерү чараларыннан файдалану кагыйдәләре һәм тәртибе буенча консультацияләр үткәрә;

- оешма һәм алучы яисә аның законлы вәкиле арасында шартнамә проектын әзерли;

- тернәкләндерү чарасын тапшыра, тернәкләндерү чараларын кабул итү-тапшыру актын рәсмиләштерә;

- Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасында булган тернәкләндерү чаралары сакланышы өчен җаваплы.

2.3. Тернәкләндерүнең техник чаралары вакытлыча файдалануга төзек хәлдә тапшырыла. Тернәкләндерүнең техник чараларының төзеклеген тикшерү алучы барында башкарыла.

2.4. Тернәкләндерүнең техник чараларын биргәндә, алучыны техник тернәкләндерү чарасын файдалану һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыралар, кирәк булган очракта, күрсәтелгән чарадан файдалану турында язма күрсәтмәләр бирелә.

2.5. Оешма тернәкләндерүнең техник чараларын вакытлыча куллануга тапшырганда, алучыны  вакытлыча файдалануга бирелгән техник тернәкләндерү чарасына зыян килгән, аңлы рәвештә аны бозган һәм югалган очракта шартнамә шартлары нигезендә җаваплылык турында кисәтә.

2.6. Тернәкләндерүнең техник чаралары өченче затларга тапшыру хокукыннан башка бирелә һәм билгеләнеше буенча һәм шартнамә шартлары нигезендә катгый кулланылырга тиеш.

2.7. Тернәкләндерүнең техник чараларын бирү җаваплы зат тарафыннан Тернәкләндерүнең техник чараларын бирү журналында теркәлә.

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.38 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International