КАРАР 21.11. 2020 ел № 71 «ТР Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авылында  Камал, Жиһанов, Һ.Такташ, Ш.Усманов, Кәрим Тинчурин, Садыйкова, Җиӊү, Сәхапов, Хәким, Туфан, Ибраһимов, Г.Кутуй, М.Җәлил, Закиров, Җиӊү урамнары буенча 615 җир кишәрлегенә  газүткәргеч сузу» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

21.11. 2020 ел                          Яр Чаллы                                               № 71

 

 

«ТР Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авылында  Камал, Жиһанов, Һ.Такташ, Ш.Усманов, Кәрим Тинчурин, Садыйкова, Җиӊү, Сәхапов, Хәким, Туфан, Ибраһимов, Г.Кутуй, М.Җәлил, Закиров, Җиӊү урамнары буенча 615 җир кишәрлегенә  газүткәргеч сузу» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге Федераль законның 28 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2018 елнын 28 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамәгә таянып,

 

КАРАР БИРӘМ:

                                                         

  1. «ТР Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авылында  Камал, Жиһанов, Һ.Такташ, Ш.Усманов, Кәрим Тинчурин, Садыкова, Җиӊү, Сәхапов, Хәким, Туфан, Ибраһимов, Г.Кутуй, М.Җәлил, Закиров, Җиӊү урамнары буенча 615 җир кишәрлегенә  газүткәргеч сузу» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
  2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2020 елның 22 декабрендә 15.00 сәгатьтә үткәрергә,  үткәрү урыны: ТР, Әҗмәкәй авыл җирлеге, Яӊа поселогы, Үзәк урамы, 1.
  3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.
  4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.
  5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
  6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                 Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2020 елның                      ____ ____________ _____ номерлы карарына кушымта

 

 

Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

 

«ТР Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авылында  Камал, Жиһанов, Һ.Такташ, Ш.Усманов, Кәрим Тинчурин, Садыйкова, Җиӊү, Сәхапов, Хәким, Туфан, Ибраһимов, Г.Кутуй, М.Җәлил, Закиров, Җиӊү урамнары буенча 615 җир кишәрлегенә  газүткәргеч сузу» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проекты буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм авыл җирлеге халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыңлауларында катнашу һәм авыл җирлеге халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
  2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, мәгълүмати стендларда урнаштырылган.
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
  4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылырга тиеш.
  5. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2020 елның 21 ноябреннән 2020 елның 21 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
  6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  8. Халык тыңлаулары башланганчы, секретарь халык тыңлауларында катнашучыларны терки. Теркәү битендә халык тыңлауларында катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.
  9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:

- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;

- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;

- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

  1. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
  2. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:

-        халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;

-        халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;

-        халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;

-        халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

  1. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул халык тыӊлаулары беркетмәсе белән бергә мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 803.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International