КАРАР 08.12.2020 ел №85 Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2020 елныӊ 24 январендәге 4 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«_08» _12_____ 2020 ел                                                                                          № _85__

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2020 елныӊ 24 январендәге 4 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында

 

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2007 елның 13 сентябрендәге 16/8 номерлы карары белән расланган Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмәнең 5 пункты нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2020 елныӊ 24 январендәге 4 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составыннан чыгарырга:

Әхмәтҗанова Эльмира Михайловнаны;

- Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составына кертергә:

Сәхбетдинов Илнур Илфат улын – «Тукай муниципаль районыныӊ мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры.

2. Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составын кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                       Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ

2020 елның _____ ____________________

 ___ номерлы карарына кушымта

 

Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составы

 

1. Камаев Фаил Мисбах улы – муниципаль район Башлыгы, комиссия рәисе;

2. Закиров Рөстәм Илдус улы – муниципаль район Башлыгы урынбасары, комиссия рәисе урынбасары;

3. Миӊнеханова Гүзәл Ринат кызы – Башкарма комитетныӊ баш белгече, административ комиссиянеӊ җаваплы секретаре, комиссия секретаре;

 

комиссия әгъзалары:

 

4. Бариев Илфак Шамил улы –  Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

5. Бузина Нәзирә Камил кызы  – район Советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы;

6. Елисеев Владимир Александрович – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча);

7. Галимәрдәнов Айрат Фәрит улы – район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе (килешү буенча);

8. Гәрәев Илнур Рәкыйп улы – Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы;

9. Габдуллин Наил Сәйман улы – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;

10. Сабирҗанов Галим Габбас улы – «Тукай районы үзәк хастаханәсе»  дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы (килешү буенча);

11. Сәхбетдинов Илнур Илфат улы – «Тукай муниципаль районыныӊ мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры;

12. Сиврюк Татьяна Николаевна – Яр Чаллы шәһәре халык мәшгульлеген тәэмин итү үзәгенең Тукай муниципаль районы буенча филиалы мөдире (килешү буенча);

13. Фазылова Светлана Гаяз кызы – Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җинаять-башкарма инспекциясе федераль казна учреждениесенеӊ  Тукай районы буенча филиалы башлыгы (килешү буенча);

14. Хаҗиев Илнур Илдар улы – Росгвардия идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы шәһәре лицензия-рөхсәт эше бүлеге инспекторы (Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнары буенча), полиция өлкән лейтенанты;

15. Юсупова Резидә Мәхмүт кызы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе – «Якты юл («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире (килешү буенча).

pdf
Скачать текст
PDF, 1.82 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International