КАРАР 15.02.2021 ел № 11 Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару мәсьәләләрен җайга сала торган законнарны гамәлгә ашыру чаралары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«15» февраль 2021 ел                          Яр Чаллы                                         № 11

 

 

Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару мәсьәләләрен җайга сала торган законнарны гамәлгә ашыру чаралары турында

 

«Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында» 2009 елның 9 февралендәге 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2015 елның 3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару тәртибе турында аңлатмаларга үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 23 декабрендәге 169од номерлы боерыгы нигезендә  һәм кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә,

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2016 елныӊ 24 февралендәге 20 номерлы карарына үзгәрешләр кертергә һәм түбәндәге редакциядә бәян итәгә:

1.1. «2.2 п. Регистрга кертү өчен муниципаль норматив хокукый актларны һәм алар турында белешмәләрне җыю һәм җибәрү өчен җаваплы зат итеп район Советы Аппаратының юридик бүлеге баш белгече Попова Екатерина Викторовнаны билгеләргә.»;

1.2. «2.3 п. район Советы Аппаратының юридик бүлеге баш белгече вакытлыча булмаган очракта, әлеге карарның 2.2 пунктында каралган вәкаләтләрне район Советы Аппаратының юридик бүлеге башлыгы Бузина Нәзирә Камил кызы гамәлгә ашыра, дип билгеләргә.».

2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы                                                          Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 876.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International