КАРАР 19.03.2021 ел №26 Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

19.03.2021 ел                    Яр Чаллы                                            №26

 

 

Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында

 

« Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләре һәм башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендәге 794 номерлы карары белән расланган «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә  

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башлыгының 2019 елның 23 октябрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия төзү турында» 100 номерлы  карарына үзгәрешләр кертергә (алга таба – комиссия). 

2. Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составын расларга (2 кушымта).

3. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 13 июлендәге 47 номерлы  карар үз көчен югалткан дип танырга.  

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Район Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                                     Р.И. Закиров

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ

2021 елның __ _____________________

 ___ санлы карарына 2 кушымта

 

 

ТР Тукай муниципаль районында

Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе составы 

 

Рәис – Закиров Рөстәм Илдус улы, Район Башлыгы урынбасары;

 

Рәис урынбасары – Бариев Илфак Шамил улы, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

 

Секретарь – Шакирова Гөлназ Назиф кызы, «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры.

 

Комиссия әгъзалары:

 

Игътисамов

Рафаэль Саҗит улы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары

Бузина

Нәзирә Камил кызы

Район Советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы

Хәкимова

Илгизә Фәвәсим кызы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлеге башлыгы

Сабирҗанов

Галим Габбас улы

«Тукай районы үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы

Габдуллин

Наил Сәйман улы

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы

Дудникова

Елена Алексеевна

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы

Гәрәев

Илнур Рәкыйп улы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы

Сәхбетдинов

Илнур Илфат улы

«Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге» МБУ  директоры

Шафикова

Илиза Шакирҗан кызы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлеге баш белгече (тәрҗемәче)

Гәрәева

Галия Имам кызы

Тукай муниципаль районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениесе методисты

 

pdf
Скачать текст
PDF, 860.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International