КАРАР 17.05.2021 ел №59 Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2020 елныӊ 24 январендәге «Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия составын раслау турында» 4 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

17.05. 2021 ел                                                                                          №59

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2020 елныӊ 24 январендәге «Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия составын раслау турында» 4 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2007 елның 13 сентябрендәге 16/8 номерлы карары белән расланган Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмәнең 5 пункты нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2020 елныӊ 24 январендәге 4 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составыннан чыгарырга:

         Миӊнеханова Гүзәл Ринат кызын;

         Юсупова Резидә Мәхмүт кызын;

         Сиврюк Татьяна Николаевнаны.

         - Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составына кертергә:

         Зәкиев Рөстәм Мөнәвир улын – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе - «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррире;

Яппарова Алинә Фәрид кызын – Башкарма комитетның баш белгече, административ комиссиянең җаваплы секретаре, комиссия секретаре;

Рафикова Людмила Владимировнаны – Яр Чаллы шәһәре халык мәшгульлеген тәэмин итү үзәгенең Тукай муниципаль районы буенча филиалы мөдире.

2. Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составын кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                       Ф.М. Камаев

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елның _____ маендагы ___ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районыныӊ хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе составы

 

1. Камаев Фаил Мисбах улы – муниципаль район Башлыгы, комиссия рәисе;

2. Закиров Рөстәм Илдус улы – муниципаль район Башлыгы урынбасары, комиссия рәисе урынбасары;

3. Яппарова Алинә Фәрид кызы – Башкарма комитетныӊ баш белгече, административ комиссиянеӊ җаваплы секретаре, комиссия секретаре;

 

комиссия әгъзалары:

 

4. Бариев Илфак Шамил улы –  Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

5. Бузина Нәзирә Камил кызы  – район Советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы;

6. Елисеев Владимир Александрович – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча);

7. Галимәрдәнов Айрат Фәрит улы – район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе (килешү буенча);

8. Гәрәев Илнур Рәкыйп улы – Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы;

9. Габдуллин Наил Сәйман улы – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;

10. Сабирҗанов Галим Габбас улы – «Тукай районы үзәк хастаханәсе»  дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы (килешү буенча);

11. Сәхбетдинов Илнур Илфат улы – «Тукай муниципаль районыныӊ мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры;

12. Рафикова Людмила Владимировна – Яр Чаллы шәһәре халык мәшгульлеген тәэмин итү үзәгенең Тукай муниципаль районы буенча филиалы мөдире (килешү буенча);

13. Фазылова Светлана Гаяз кызы – Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җинаять-башкарма инспекциясе федераль казна учреждениесенеӊ  Тукай районы буенча филиалы башлыгы (килешү буенча);

14. Хаҗиев Илнур Илдар улы – Росгвардия идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы шәһәре лицензия-рөхсәт эше бүлеге инспекторы (Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнары буенча), полиция өлкән лейтенанты;

15. Зәкиев Рөстәм Мөнәвир улы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе – «Якты юл («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире (килешү буенча).

 

pdf
Скачать текст
PDF, 250.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International