ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«02 » июль 2021 ел Яр Чаллы № 92
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршында мәгълүмати-пропаганда төркеме төзү турында
Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 28 декабрендәге Пр-2665 номерлы Указы белән расланган 2019-2023 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын тормышка ашыру һәм халыкның билгеле бер категорияләренә юнәлдерелгән террорчылык һәм экстремизм мәгълүмати-пропаганда профилактикасын эшләү буенча мәсьәләләрне хәл итү максатында, шулай ук 2009 елныӊ 5 октябрендәге Россия Федерациясендә террорчылыкка каршы тору концепциясе нигезендә
КАРАР БИРӘМ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршында мәгълүмати-пропаганда төркеме төзергә.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршында мәгълүмати-пропаганда төркеме турында нигезләмәне 1 кушымта нигезендә расларга.
3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршында мәгълүмати-пропаганда төркеме составын 2 кушымта нигезенлә расларга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Район Башлыгы Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елның 02 июль 92 номерлы карарына 1 нче кушымта
Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршында мәгълүмати-пропаганда төркеме турында нигезләмә
1.1. Әлеге нигезләмә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия эшче төркеменең (алга таба – эшче төркеме) террорчылыкка һәм экстремизмга каршы мәгълүмати - пропаганда эше буенча эшчәнлегенеӊ максатын, бурычларын һәм тәртибен билгели.
1.2. Эшче төркем Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә халык категориясен ачыклауга юнәлтелгән мәгълүмати сәясәтнең төп юнәлешләрен, гамәлгә ашыру формаларын һәм ысулларын билгеләү, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау белән бәйле вәзгыятькә оператив мәгълүмати җавап кайтару максатында оештырылган.
1.3. Эшче төркем үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка хокукый актларына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнары һәм норматив хокукый актларына, җирле үзидарә органнары норматив хокукый актларына, шулай ук әлеге нигезләмәгә таяна. Террорчылыкка каршы милли комитет карарлары, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия карарлары мәгълүмати-пропаганда төркеме өчен мәҗбүри булып тора. Эшче төркем үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия белән берлектә алып бара.
2. Пропаганда төркеменеӊ бурычлары
2.1. Тукай муниципаль районы территориясендә террорчылыкка каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда катнашу.
2.2. Тукай муниципаль районында террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясаучы сәяси, социаль-икътисадый һәм башка процессларга мониторинг.
2.3. Массакүләм мәгълүмат чараларына мәгълүмати-пропаганда материаллары әзерләү һәм басылуын тәэмин итү.
2.4. Иҗтимагый оешмаларга, дини оешмаларга, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту максатында, толерантлыкны, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлтелгән мәдәни-агарту чараларын һәм проектларны гамәлгә ашыруда уңай шартлар тудыру.
2.5. Террорчылыкны профилактикалау, аның күренешләрен минимальләштерү һәм бетерү өлкәсендә Тукай муниципаль районы оешмалары һәм иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлекне оештыру.
2.6. Дини-сәяси экстремизм идеологиясенең җинаятьчел асылын аңлату максатында Интернет челтәр блогында даими максатчан эш оештыру.
2.7. Террорчылыкны профилактикалау, террорчылык күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм бетерү өлкәсендә Россия Федерациясе законнарында каралган башка мәсьәләләрне хәл итү.
2.8. Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенең таралуын профилактикалау. Халыкка террорчылык һәм экстремизмның иҗтимагый асылын аңлату.
2.9. Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча үткәрелә торган дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында халыкка мәгълүмат бирү.
2.10. Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы юнәлештәге материалларны яктырту.
2.11. Халыкның радикальләшү дәрәҗәсен киметү һәм террорчылык һәм экстремизм идеологиясе таралу алшартларын бетерү өчен шартлар тудыру.
2.12. Россия җәмгыятенең террорчылык барлыкка килү һәм таралу сәбәпләрен һәм шартларын киметә яисә юкка чыгара торган мәдәни, әхлакый һәм мәгърифәт потенциалын арттыру.
2.13. Террорчылык күренешләренә сәбәп булырга мөмкин этно-конфессиональ конфликт ситуацияләренә мәгълүмати йогынты ясау.
2.14. Мәгълүмати янау күренешләренә каршы тору:
- террорчылык янавына халыкның уяулыгын арттыру һәм террорчылык күренешләрен булдырмау эшендә хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр белән актив хезмәттәшлек итү зарурлыгы;
- террорчылыкка каршы тору буенча Россия Федерациясе дәүләт сәясәте кысаларында яшьләр белән тәрбия эшен үткәрү.
2.15. Террорчылык һәм экстремизм күренешләренә сәбәп булырга мөмкин булган этно-конфессиональ конфликтлы хәлләрне локальләштерү буенча чараларда катнашу.
2.16. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы хакимияте органнарының террорчылыкка һәм экстремизмга мәгълүмати каршы тору буенча эшчәнлеген планлаштыру кысаларында чаралар исемлеген формалаштыру.
2.17. Террорчылык һәм экстремизм күренешләренә бәйле ситуацияләргә оператив мәгълүмати җавап бирү буенча комплекслы чаралар эшләү һәм тормышка ашыру.
2.18. Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы юнәлештәге агарту чараларын үткәрү өчен методик кулланмалар әзерләү.
3. Комиссиянең эш тәртибе
3.1. Эшче төркем җитәкчесе:
- эшче төркем эшчәнлеген оештыра һәм координацияли;
- эшче төркем утырышларын билгели һәм үткәрә;
- эшче төркем беркетмәләренә һәм карарларына кул куя.
3.2. Эшче төркем җитәкчесе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе булмаганда яисә аның кушуы буенча эшче төркем җитәкчесе вазыйфаларын башкара.
3.3. Эшче төркем секретаре:
- эшче төркем утырышлары беркетмәсен алып бара һәм имзалый;
- эшче төркем әгъзаларына утырышларның вакыты һәм урыны турында хәбәр итә;
- эшче төркемгә кергән материалларны һәм мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып бара.
3.4. Утырышларның вакыты һәм көн тәртибе турында эшче төркем әгъзаларына үткәрүгә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.
3.5. Эшче төркем утырышы кварталга кимендә 1 тапкыр үткәрелә һәм эшче төркем әгъзаларының кимендә яртысы катнашса, хокуклы дип санала.
3.6. Эшче төркем карарлары утырышта катнашучы күпчелек эшче төркем әгъзалары хуплаган очракта кабул ителгән дип санала.
3.7. Карарлар кабул ителгәннән соң бер атна эчендә кызыксынган оешмаларга җибәрелә.
3.8. Эшче төркем утырышларының карарлары, аларны кабул иткәннән соң, бер атна эчендә, кызыксынган оешмаларга җибәрелә.
3.9. Эшче төркем карарлары тәкъдим итү характерына ия.
4. Үз бурычларын хәл итү өчен пропаганда төркеме хокуклы:
4.1. Үз компетенциясе кысаларында федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, башка дәүләт органнары, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр, җирле үзидарә органнарының террорчылыкны профилактикалау, аның күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм бетерү буенча хезмәттәшлеген оештыруга, координацияләүгә һәм камилләштерүгә кагылышлы карарлар кабул итәргә.
4.2. Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча билгеләнгән тәртиптә тәкъдимнәр кертергә.
4.3. Төркем үз эшчәнлеген планлы нигездә башкара. Төркемнең эш планы Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы ведомствоара комиссиясе утырышында раслана.
4.4. Төркем эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенә хәбәр итә.
4.5. Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиягә тиешле тәртиптә хәбәр итә:
- Тукай муниципаль районының рәсми порталында мәгълүмати хәбәрләр һәм материаллар урнаштыру турында;
- массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм җәмәгатьчелек өчен Тукай муниципаль районында терроризмга каршы комиссия әгъзалары, Тукай муниципаль районы учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, чакырылган экспертлар һәм белгечләр, депутатлар корпусы, иҗтимагый оешмалар, дини берләшмәләр һ. б. катнашында очрашулар, матбугат конференцияләре, брифинглар, презентацияләр, «түгәрәк өстәл» ләр оештыру турында;
- Тукай муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия әгъзаларын, җәмәгатьчелек, закон чыгару органнары депутатлары, хакимият органнары хезмәткәрләре, предприятиеләрдә, иҗтимагый оешмаларда һәм мәгариф учреждениеләрендә чыгыш ясауга җәлеп итү турында;
- террорчылыкка каршы торуга багышланган конференцияләр, форумнар, фестивальләр, конкурслар, күргәзмәләр, экспозицияләр оештыру турында;
- террорчылыкка каршы тору проблемалары буенча эзләнүләр эшендә, китаплар, монографияләр, мәкаләләр, документ җыентыклары әзерләүдә фәнни һәм иҗади берләшмә вәкилләренә ярдәм күрсәтү турында;
- террорчылыкка каршы юнәлештәге тышкы реклама һәм күрсәтмә-агитация продукциясе (плакатлар, листовкалар, календарьлар һ.б.) әзерләү турында.
Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елның 02 июль 92 номерлы карарына 2 нче кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршында мәгълүмати-пропаганда төркеме составы
Закиров Рөстәм Илдус улы – Тукай муниципаль районы Башлыгы урынбасары, эшче төркем җитәкчесе;
Бариев Илфак Шамил улы – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, эшче төркем җитәкчесе урынбасары;
Сафина Ландыш Рафаэль кызы – «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары, эшче төркем секретаре.
Эшче төркем әгъзалары:
Ибраһимов Айрат Салих улы – «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;
Гәрәев Илнур Рәкыйп улы – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы;
Сәхбетдинов Илнур Илфат улы – Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры;
Низамиева Азалия Ринат кызы – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «ФОРПОСТ» яшьләр һәм мәктәп формированиеләре үзәге» МБУ директоры;
Зәкиев Рөстәм Мөнәвир улы – «Татмедиа» ААҖ филиалы җитәкчесе, «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш редакторы;
Харрасов Җәүдәт Галимҗан улы – Тукай муниципаль районы имам-мөхтәсибе;
Андрей Дубровин – Кама аръягы округы благочинные протоиерей.