ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
20.09. 2021ел |
Яр Чаллы шәһәре |
№ 112 |
Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге
районкүләм әдәби бәйге уздыру турында
1.Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге районкүләм әдәби бәйге оештырырга һәм уздырырга.
2. Бәйгенең нигезләмәсен расларга (кушымта 1).
3. Әлеге карарның үтәлешен Тукай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Ильфак Шамил улына йөкләргә.
Муниципаль район Башлыгы Ф.М. Камаев
Башлыгы карарына
Кушымта
№ ____ «___» ________2021 ел
КИЛЕШЕНДЕ: Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе
__________Г.Н.Шакирова
|
КИЛЕШЕНДЕ: Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе
________А.С.Ибраһимов |
КИЛЕШЕНДЕ: Тукай районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары
________ И.Ш.Бариев |
РАСЛАНДЫ: Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе
_______Хабибуллин А.Р. |
Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге
районкүләм әдәби бәйге уздыру турында
НИГЕЗЛӘМӘ.
1.1.Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге районкүләм әдәбибәйге “ уздырыла.
1.2. Бәйгене оештыручы: Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Тукай муниципаль районы Мәгариф идарәсе.
1.3. Бәйгенең максаты:
- яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяту;
- талантларны барлау, осталыкларын үстерүгә ярдәм итү;
- балаларда туган якны ярату, кадерен белү, горурлану хисләрен тәрбияләү.
1.4. Бәйгенең бурычлары:
- яшүсмерләрнең тормышка карашларын ачыклау;
- мәктәп укучыларын әдәби иҗатка тарту;
- китап укуга мәхәббәт тәрбияләү;
- бәйгедә катнашучыларның иң уңышлы әдәби әсәрләреннән һәм язмаларыннантупланган җыентык чыгару.
2.1. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр әкият җанрында иҗат итәләр.
2.2.Иҗади бәйгенең темалары: (Бөек Җиңүнең 75еллыгына,ТАССРның 100-еллыгына,Тукай районының 45-еллыгына багышлана)
-«Батыр үлмәс...» («Герои-богатыри бессмертны»);
-«Әбием сандыгы» («Бабушкин сундучок»);
- « Сихри туган як» (“Волшебный мой край родной”)
2.3. Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләр яшь категориясе буенча дүрткә бүленә:
- 7-11 яшь;
- 12-14 яшь;
- 15-18 яшь;
-18 яшьтән өлкәннәр.
2.3. Бәйгегә татар һәм рус телләрендәге иҗат эшләре кабул ителә.
2.4. Түбәндәге эшләр кабул ителми:
- интернеттан алынган, башка авторларның эшләреннән күчерелгән булса;
- хаталы һәм әдәби телдә язылмаган;
- сәяси, дини, милләтара ызгышка өндәгән.
2.5.Барлык мәгьлумат электрон форматта гына кабул ителә.
2.6. Иҗади эшнең исеме булу мәҗбүри, ул текст алдында булырга тиеш.
2.7. Бәйге эшләренең бизәлешенә таләпләр: текстның күләме (анкетадан башка) 3 басма биттән артмаска тиеш, А4 форматы, шрифт 14, интервал 1,5.
2.8. Эшләрне бәяләү критерийлары:
- теманың ачылуы, актуальлеге;
- авторның үз стиле;
- эзлеклелек;
- заманча фикерләү дәрәҗәсе;
- фикер тирәнлеге;
- әсәрнең тәэсир итү көче.
2.9. Бәйгедә катнашучы үзе иҗат иткән әсәрне һәм үзе турындагы анкетаны (кушымта) t_cbs@mail.ru, tukaev-umo@yandex.ru электрон адресына («иҗади эшләр» дигән искәрмә белән) яки түбәндәге адреска юллый: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт «Тукай муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ (222 кабинет), Тукай мәгариф идарәсе (121 кабинет). Белешмәләр өчен телефон (8552) 70-41-80,70-35-06. Гаризалар 2021 елның 29 октябренә кадәр кабул ителә.
3. Бәйгене йомгаклау һәм нәтиҗә ясау
3.1. Бәйгенең җиңүчеләре I, II, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
3.2. Җинүчеләр әдәби-музыкаль кичәдә бүләкләнәчәк.
3.3. Бәйге нәтиҗәләре vk/kulturatukay «КультУРА начинается с меня!» социаль челтәрендә урнаштырылачак һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайтында.
1.Сафин Факил Миңнемөхәммәтович (Факил Әмәк)– язучы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты;
2. Сирень Якупова, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты;
3. Лилия Гыйбадуллина, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы;
4. Исламова Зимфира - язучы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Фәннур Сафин исемендәге әдәби премия лауреаты;
Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге
районкүләм әдәби бәйге нигезләмәсенә кушымта
Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге районкүләм әдәби бәйгедә катнашу өчен
Гариза
Иҗади эшнең темасы һәм жанры________________________________________
Катнашучының яше (туган елы) ________________________________________
Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме_______________________________________________________________
Җитәкченең тулы исеме, фамилиясе_____________________________________
Оешманың тулы исеме________________________________________________
Адрес (авыл җирлеге)_____________________________________________________________
Бәйгене уздыру тәртибе белән таныштым һәм риза: