КАРАР 20.09.2021ел № 111 ТР Тукай муниципаль районында 16:39:0000:735 кадастр номеры булган җир кишәрлегендә «Урман»(Лесная)кунакханәсенең яр ныгыту «КАМАЗ»ГАҖ объекты буенча проект документлары материаллары буенча (күздә тотылган эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләүне башкаруга техник биремне дә кертеп )иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турында (иҗтимагый тыңлаулар формасында)

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

                                                                 КАРАР

          “20” сентябрь 2021ел.       Яр Чаллы шәһәре                             № 111

                                                          

                                                          

ТР Тукай муниципаль районында 16:39:0000:735

 кадастр номеры булган җир кишәрлегендә

«Урман»(Лесная)кунакханәсенең яр ныгыту 

«КАМАЗ»ГАҖ объекты буенча  проект

документлары материаллары буенча

(күздә тотылган эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә

 йогынтысын бәяләүне башкаруга техник биремне дә

 кертеп )иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турында

 (иҗтимагый тыңлаулар формасында)

  

 

 

 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы «Экологик экспертиза турында», 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында», 2003 елның  6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында», 29.03.2009 елдагы 31/10 номерлы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә хуҗалык һәм башка эшчәнлек алып барыла торган әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында» карары, Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 01.12.202020 ел, № 999 боерыгы«Экологик экспертиза турында»гы  Федераль законга нигезендә, «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең           («КАМАЗ» ГАҖ) 02.07.21 исх.№ 20500-7-700 язмача мөрәҗәгате нигезендә,

 

                                                          КАРАР БИРӘМ:

 

 

  1. ТР Тукай муниципаль районында 16:39:0000:735 кадастр номеры булган җир кишәрлегендә «Урман» кунакханәсенең яр ныгыту «КАМАЗ» ГАҖ объекты буенча проект документлары материаллары буенча (күздә тотылган эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләүне башкаруга техник биремне дә кертеп) иҗтимагый фикер алышулар оештырырга һәм уткәрергә.
  2. Иҗтимагый фикер алышуларны 1 көндә, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залы, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 нчы йорт адресы буенча  үткәрергә.
  3. Эшче төркем составын расларга. (1 нче кушымта).
  4. Гражданнарның катнашу һәм проект буенча фикер алышу тәртибен расларга. (2нче кушымта).
  5. Башкарма комитет җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү өчен җаваплы итеп билгеләргә.
  6. «Россия транспорты», «Республика Татарстан» һәм "Якты Юл" ("Светлый путь") газеталарында җәмәгатьчелек фикер алышуларын үткәрү турында мәгълүмат бастырырга.
  7.  Әлеге карарны районның рәсми сайтында урнаштырырга.
  8. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Муниципаль район башлыгы                                                    Ф. М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы  карарына №1 нче санлы  кушымта  2021 елныӊ сентябре   

 

                                                   

                                         Эшче төркем составы

Рәис:

А.Р. Хәбибуллин –Тукай муниципаль районы  Башкарма комитет җитәкчесе ,комиссия рәисе ;

 

  Комиссия әгъзалары:

1. Игтисамов Р. С. - Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары

 

2. Никитина О. А. - Тукай муниципаль районының баш архитекторы

 

 3. Нуриев Р. Р – - Тукай муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе

 

4. Сәетгәрәев Ф. М» - «Капиталь төзелеш хезмәте " МУП директоры

 

5. Исхакова Г. Г. - төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү бүлеге башлыгы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы  карарына №2 нче санлы  кушымта  2021 елныӊ сентябре   

 

 

 

 

 

ФИКЕР АЛЫШУДА ГРАЖДАННАРНЫҢ КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

 

 Әлеге тәртип" КАМАЗ " ГАҖ " объекты буенча эшләнгән. ТР Тукай муниципаль районында 16:39:000000:735 кадастр номеры булган җир кишәрлегендә «уУрман» кунакханәсенең яр ныгыту район гражданнарының проект турында фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

 

 

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыңлауларында катнашу һәм авыл җирлеге халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
  2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, мәгълүмати стендларда,  сайте Тукай муниципаль  район сайты  tukay.tatarstan.ru һәм «ЕвроГеопроект» ҖЧҖ   сайтында  eurogeoproekt.ru. урнаштырга
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).
  4. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2021 елның 28 сентябереннән 2021 елның 18нояберенә  кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет,  arch.tuk@yandex.ru электрон почтада, шулай ук ПАО «КАМАЗ» - prdpp@kamaz.ru. Электрон  почтасында
  5. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

6. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

7. Халык тыңлаулары башланганчы, секретарь халык тыңлауларында катнашучыларны терки. Теркәү битендә халык тыңлауларында катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.

8. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:

- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;

- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;

- фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

9. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.

10. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:

-        халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме;

-        халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;

-        халык тыӊлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнарыныӊ саны;

-        халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

 

11. Бәяләмә иҗтимагый фикер алышуларны оештыручы тарафыннан имзалана һәм иҗтимагый фикер алышулар беркетмәсе белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында, районның рәсми сайтында һәм «ЕвроГеопроект» ҖЧҖ Эшләүчесе сайтында eurogeoproekt.ru мәҗбүри бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.14 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International