Карар 08.11. 2021ел №3889 «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру максатында, 2021 елның IV кварталына Тукай муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«____» __________ 2021 ел             Яр Чаллы                                         №______

 

 

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру максатында, 2021 елның IV кварталына Тукай муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында

 

 «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасыныӊ «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатында һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елның 28 сентябрендәге 699/пр номерлы боерыгы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарныӊ торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен, 2021 елның IV кварталына Тукай муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын 59 934 сум 00 тиен күләмендә расларга.

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Р.С. Игътисамовка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

            

pdf
Скачать текст
PDF, 983.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International