ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
КАРАР
«___» _____ 2022 ел Яр Чаллы № _____
Тукай муниципаль районында урнашкан чишмәләрне торгызу һәм төзекләндерү, яшь буынга экологик һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә багышланган «Көмеш чишмә - Серебряный родник» проектын тормышка ашыру турында
КАРАР БИРӘМ:
Муниципаль район Башлыгы Ф.М.Камаев
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2022 елның _____ ______________ _____ номерлы карарына 1 кушымта
«Көмеш чишмә - Серебряный родник» мәдәни һәм экологик проектының оештыру комитеты составы
№ |
Ф.И.А.и. |
Вазыйфа |
1 |
Камаев Ф.М. – рәис |
Район Башлыгы |
2 |
Закиров Р.М. – рәис урынбасары |
Район Башлыгы урынбасары |
3 |
Шакирова Г.Н. – секретарь |
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры |
4 |
Бариев И.Ш. |
Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары |
5 |
Латыйпов Р.И. |
Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары |
6 |
Фәйзерахманов Р.Ф. |
Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе |
7 |
Сабиров Ә.З. |
«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы |
8 |
Никитина О.А. |
Төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары |
9 |
Шамилова Л.Х. |
«Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе (Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе директоры) |
10 |
Миңнеханов М.И. |
Район иҗтимагый советы рәисе |
11 |
Авыл җирлекләре башлыклары |
|
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2022 елның _____ ______________ _____ номерлы карарына 2 кушымта
«Көмеш чишмә - Серебряный родник» мәдәни һәм экологик проектын үткәрү чыгымнары сметасы
№ |
Чыгым исеме |
Саны |
Үлчәү берәмлеге |
Бәясе |
Суммасы (сумнарда) |
1. |
Рамка А4 (21х30) |
23 |
берәмлек |
100,00 |
2 300,00 |
2. |
Чәчәкләр |
|
берәмлек |
|
5 000,00 |
3. |
1 урын |
1 |
берәмлек |
|
10 000,00 |
4. |
2 урын |
1 |
берәмлек |
|
8 000,00 |
5. |
3 урын |
1 |
берәмлек |
|
6 000,00 |
6. |
1 урын (эмблема) |
1 |
берәмлек |
|
2 000,00 |
Барлыгы: |
33300 |
Барлыгы: утыз өч мең өч йөз сум 00 тиен.
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2022 елның _____ ______________ _____ номерлы карарына 3 кушымта
Тукай муниципаль районында урнашкан чишмәләрне торгызу һәм төзекләндерү, яшь буынга экологик һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә багышланган «Көмеш чишмә - Серебряный родник» проектын тормышка ашыру турында нигезләмә
1. Гомуми мәгълүмат
1.1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты, җирле үзидарә советлары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, «Ак калфак» җирле оешмалары, Иҗтимагый совет, Ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, үзәкләштерелгән китапханә системасы белән берлектә, «Көмеш чишмә - Серебряный родник» проекты гамәлгә ашырыла.
2. Максатлар һәм бурычлар
2.1. Авыл җирлекләрендә чишмәләрне ачыклау, аларны төзекләндерү, чисталыгын тәэмин итү.
2.2. Тукай районы авылларында чишмәләрне төзекләндерү һәм чистарту эшенә авыл гражданнарын, эшмәкәрләрне, меценатларны, балаларны, мәгариф учреждениеләрен, авыл җирлегендә ветераннар җәмгыятьләрен җәлеп итү.
2.3. Район халкына экологик тәрбия бирү.
3. Үткәрү вакыты һәм урыны
3.1. Проект Тукай муниципаль районы территориясендә 2022 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр тормышка ашырыла.
4. Проектны оештыручылар
4.1. Тукай муниципаль районының авыл җирлекләре.
4.2. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе (килешү буенча).
4.3. Тукай муниципаль районының «Мәдәният һәм ял үзәге» МБУ.
4.4. Тукай муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре» МБУ.
4.5. «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ.
5. Проектны тормышка ашыру
5.1. Конкурс эмблемасын ясау буенча конкурс үткәрү.
5.2. Чишмәләрне ачыклау, исемнәренең килеп чыгышы тарихын өйрәнү, карта төзү.
5.3. Авыл җирлекләре башлыклары, авыл активы белән берлектә чишмәләрне торгызу, төзекләндерү буенча эскиз проектын эшләү, район архитекторы тарафыннан раслау.
5.4. Җирлектән чыккан хәйрияче якташларга төзекләндерү һәм финанс ярдәме мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү, грантларда катнашу.
5.5. Чишмәләр территориясендә чишмә исеме, аның тарихы, су составы күрсәтелгән элмә такталар булдыру һәм урнаштыру.
5.6. Төзекләндерелгән чишмәләр янында «Истоки – тамырлар» фольклор конкурсы кысаларында бәйрәм үткәрү.
5.7. Чишмәне авыл җирлегенең мәгариф учреждениеләренә беркетү.
5.8. Җыелган мәгълүматны файдаланып, Тукай районында чишмәләргә багышланган җыентык бастырырга.
6.1. Тукай муниципаль районы халкы, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары.
Конкурска тәкъдим ителгән материаллар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:
- чишмәнең эстетик, архитектура һәм композицион бизәлеше, чишмәне төзекләндерүнең әйләнә-тирә мохиткә һәм билгеләнешенә туры килүе (10 баллга кадәр);
- проектны гамәлгә ашыру өчен хәйриячеләрне җәлеп итү буенча эш (10 баллга кадәр);
- ландшафтның, туфрак һәм үсемлекләр катламының бөтенлеген саклау (10 баллга кадәр);
- грунт яисә каты өслекле юлдан, ә кирәк булганда баскыч буенча чишмәгә керү мөмкинлеген тәэмин итү (10 баллга кадәр);
- чишмә янында эскәмияләр, япма булу (10 баллга кадәр);
- янгынга каршы билгеләнештәге мәгълүмати щитлар яки аншлаглар булу (10 баллга кадәр);
- элмә такталарын рәсмиләштерү (10 баллга кадәр).
7.1. «Көмеш чишмә - Серебряный родник» мәдәни һәм экологик проектын үткәрү чыгымнары сметасы нигезендә.