КАРАР «28» ноябрь 2022 ел № 102 16:39:000000:735 кадастр номерлы җир кишәрлегенә линия коммуникацияләрен эксплуатацияләү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү максатында, «Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ территориясендәге объектларга керү максатында гавами сервитут билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«28» ноябрь 2022 ел                  Яр Чаллы                                         № 102

                                                      

 

16:39:000000:735 кадастр номерлы җир кишәрлегенә линия коммуникацияләрен эксплуатацияләү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү максатында, «Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ территориясендәге объектларга керү максатында гавами сервитут билгеләү турында    

 

         Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 28 статьясы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ:

 

         1. 16:39:000000:735 кадастр номерлы җир кишәрлегенә линия коммуникацияләрен эксплуатацияләү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү максатында, «Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ территориясендәге объектларга керү максатында гавами сервитут билгеләү турында халык тыӊлауларын үткәрергә.

         2. Халык тыңлауларын бер көндә, 2022 елның 29 декабрендә 15.00 сәгатьтә үткәрергә,  үткәрү урыны: Тукай районы, Кече Шилнә авыл җирлеге, Олы Шилнә авылы, Киров урамы, 55.

         3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе А.Н. Нәдершинны билгеләргә.

         4. Проект буенча фикер алышуда гражданнарның катнашу тәртибен кушымта нигезендә расларга.

         5. Халык тыңлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

         6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

         7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Район Башлыгы                                                                                   Ф.М. Камаев

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2022 елның 28 ноябрьнен 3707 номерлы карарына кушымта

 

Фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип 16:39:000000:735 кадастр номерлы җир кишәрлегенә линия коммуникацияләрен эксплуатацияләү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү максатында, «Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ территориясендәге объектларга керү максатында гавами сервитут билгеләү буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

  1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.
  2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында мәгълүмат стендларында урнаштырылган
  3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе - җомга, 9.00 сәгатьтән16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр).
  4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatar.ru) урнаштырылырга тиеш.
  5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2022 елныӊ 30 ноябреннән 2022 елныӊ 29 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:ТР, Яр Чаллы ш., Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.
  6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы затхалык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.
  7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.
  8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.
  9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә:чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.
  10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.
  1. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан гражданнарныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.
  2. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ул мәҗбүри рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.
pdf
Скачать текст
PDF, 1000.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International