КАРАР «____» _________2024 ел № ____ Тукай муниципаль районы территориясендә «Торак-2024» күзәтчелек-профилактика операциясен үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАCЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«____» _________2024 ел                     Яр Чаллы                          № ____

 

 

Тукай муниципаль районы территориясендә «Торак-2024» күзәтчелек-профилактика операциясен үткәрү турында

 

 

Торак фондта янгыннарны һәм аларда кешеләр һәлак булуны кисәтү максатыннан

 

КАРАР БИРӘМ:

 

  1. 2024 елның 1 январеннан 31 декабренә кадәр «Торак-2024» күзәтчелек-профилактика операциясен графиклар нигезендә үткәрергә (1, 2 һәм 3 кушымталар).
  2. Составына янгын сагы, күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге, полиция, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенеӊ профилактикалау инструкторлары, ирекле янгын сагы әгъзалары, социаль яклау, шәһәр газы, электр челтәрләре хезмәте һәм дәүләт торак инспекциясе вәкилләре керә торган 4 профилактик төркем оештырырга. Янгыннар аркасында хәл начарайган һәм аларда кешеләр һәлак булган очракта, профилактик төркемнәр санын кичекмәстән 23кә кадәр арттырырга.
  3. Авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль районның торак оешмалары җитәкчеләренә капиталь һәм агымдагы ремонт кысаларында янгынга каршы чараларны үтәүгә өстәмә акча җыю мәсьәләсе буенча күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең гомуми җыелышларын оештыруны тәкъдим итәргә.
  4. Муниципаль районның авыл җирлекләре башлыкларына җылылык мичләреннән файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында янгыннарны кисәтү максатыннан, «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Бөтенроссия  иҗтимагый оешмасы Татарстан бүлекчәсенең Яр Чаллы шәһәре бүлекчәсе вәкилләре һәм муниципаль район күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары белән берлектә, район торак пунктларында шәхси торак секторының җылылык мичләрен тикшерергә тәкъдим итәргә.
  5. Авыл җирлекләре башлыкларына, муниципаль районның торак оешмалары һәм хуҗалык җитәкчеләренә, энергия күзәтчелеге хезмәтләре һәм муниципаль районның кызыксынган хезмәтләре вәкилләре белән берлектә, район территориясендәге торак пунктларда шәхси торак секторының электр җиһазлары торышын комиссия белән тикшерүне оештырырга тәкъдим итәргә.
  6. Авыл җирлекләре башлыкларына, муниципаль районның торак оешмалары һәм  хуҗалыклары җитәкчеләренә  газ хезмәтләре һәм муниципаль районның кызыксынган хезмәтләре вәкилләре белән берлектә район территориясендәге торак пунктларда шәхси торак секторының һәм күп фатирлы торак йортларның газ җиһазлары торышын комиссия белән тикшерүне оештырырга тәкъдим итәргә.
  7. Кирәк булганда, социаль якланмаган катламнарның шәхси торак йортларында һәм фатирларында җылылык мичләрен, электр җиһазларын һәм газ хуҗалыгын түләүсез ремонтлау, автоном төтен янгын хәбәрчеләрен урнаштыру мәсьәләсен карарга.
  8. Авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль район хуҗалыклары җитәкчеләренә җылытыла торган гаражларда һәм җайлаштырылган биналарда, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының шәһәр бүлекчәләре һәм Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Яр Чаллы отряды аерым постлары килгәнче, вакытында чыгу һәм кешеләрне, мөлкәтне эвакуацияләү, янгыннарны сүндерү буенча беренчел чаралар күрү өчен, төзек янгын сүндерү һәм янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника белән тәүлек буе кизү торуны оештырырга тәкъдим итәргә. Шулай ук җирле үзидарә органнарының һәм хуҗалыкларның ирекле (муниципаль) янгын сүндерү формированиеләренең  сугышчан әзерлеге турында белешмәләрне Яр Чаллы шәһәренең 15 нче Янгын-коткару бүлегенең үзәк янгын элемтә пунктына көн саен тапшыруны шәхси контрольгә алуны тәкъдим итәргә (аерым алганда: янгын сүндерү һәм җайлаштырылган техниканың төзеклеге, машина йөртүче һәм ягулык булу турында). Янгын формированиеләре техникасын билгеләнешеннән тыш куллануны катгый тыярга. 
  9. Авыл җирлекләре башлыкларына, муниципаль районның торак оешмалары җитәкчеләренә, Россия Эчке эшләр министрлыгының һәм Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек  эшчәнлеге бүлекләре, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 15 янгын сүндерү-коткару отряды башлыкларына, «Биклән», «Комсомолец», «Теләнче-Тамак», «Күзкәй»,  «Хуҗәмәт» аерым постлар һәм Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Яр Чаллы отряды, социаль яклау  хезмәткәрләрен, Ирекле янгын сүндерү формированиеләренең муниципаль бүлекчәләре һәм мәктәпләрнең Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарын җәлеп итеп, янгыннарны һәм алардан килгән зыяннарны кисәтү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы чараларын җиткерү максатыннан, ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, спиртлы эчемлекләр наркотик матдәләр куллануга хирыс затларга, имин булмаган гаиләләргә һәм социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләргә аерым игътибар биреп, халык һәм хуҗалык хезмәткәрләре арасында эшне активлаштыруны тәкъдим итәргә.  Торак пунктларда торак фондының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үткәрелгән чараларны һәм проблемалы мәсьәләләрне массакүләм мәгълүмат чараларында («Якты юл», («Светлый путь»)), теле- һәм радиоканалларда яктыртуны оештырырга.
  10. Авыл җирлекләре башлыкларына, муниципаль районның торак оешмалары һәм  хуҗалыклары җитәкчеләренә янгынга каршы пропаганда үткәрүне, шулай ук вазифаи затларны һәм яшәү урыны буенча халык арасында янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча аңлату эшләре алып баручы  затларны янгын-техник минимум программасы буенча укытуны тәкъдим итәргә.
  11. «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгына уку барышында муниципаль районныӊ уку йортлары укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре дәресләре үткәрүне һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәнүне оештырырга тәкъдим итәргә.
  12.  Әлеге карарны район оешмалары һәм ведомстволары җитәкчеләренә җиткерергә.
  13. Әлеге карарны районның рәсми сайтында халыкка игълан итәргә.
  14. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесе                              А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                               Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.79 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International