ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
14.11.2018ел. Яр Чаллы шәһәре №5543
«Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины “исеменә
лаек булган затларга бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен раслау турында
Тукай муниципаль районы Башлыгының 2018 елның 5 октябрендәге 76 номерлы "Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины»исемен бирү турындагы Нигезләмә»не раслау хакында Карарын үтәү йөзеннән,
Карар бирәм:
1. «Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины "исеменә лаек булган затларга бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен кушымта нигезендә раслаурга .
2 . Район Башкарма комитетының исәп һәм хисап бүлегенә ,әлеге карар белән расланган “Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү ”не тәртип нигезендә гамәлгә ашырырга.
3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үзем артымда калдырам.
Башкарма комитет җитәкчесе Л. Г. Авзалов
Тукай муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесенең
2018 елның 14 ноябре №5543санлы
карарына кушымта
“Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины “исеменә
лаек булган затларга бер тапкыр бирелә торган түләү
Тәртибе
1. Әлеге Тәртип Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә эшләнгән һәм «Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины»исеменә лаек булган гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү процедурасын җайга сала.
2. Бер тапкыр акчалата бүләк район ,күләме 10000 мең сум,Башкарма комитеты җитәкчесенең район Башлыгы карары«Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины " исемен бирү нигезендә кабул ителә.
3. Бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк исем бирелгән вакытта бер тапкыр түләнә.
4. Бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк район бюджеты акчалары хисабына түләнә һәм бюджет классификациясенең тиешле кодлары буенча исәпкә алына.
5. Акчаларны максатчан файдалану өчен район Башкарма комитетының исәп һәм хисап бүлеге җаваплы.
6. Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү буенча операцияләрне исәпкә алу район Башкарма комитетының шәхси счетында башкарыла
7. Гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне гамәлгә ашыру өчен район Башкарма комитетының исәп һәм хисап бүлегенә түбәндәге документларның күчермәләрен тапшыралар:
- паспорт
-СНИЛС
- ИНН бирү турында таныклык
- банкта яки банк картасында исәп-хисап счеты.
8. Үлем белән бәйле вакытта , ”Тукай муниципаль районының Мактаулы гражданины»бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алучы Россия Федерациясе кодексы нигезендә, граждангнарның беренче чират варисларына түләнә. Башкарма комитетның исәп һәм хисап бүлегенә варислар түбәндәге документларның күчермәләрен тапшыралар:
- мирас хокукы турында нотариаль расланган таныклык
- туганлыкны раслаучы документ
- паспорт
-СНИЛС
- ИНН бирү турында таныклык
- банкта яки банк картасында исәп-хисап счеты.
9. Ачалата бүләк түләүләрне гамәлгә ашыру өчен Башкарма комитет персоналы белән эшләү бүлеге ,район комитеты исәп һәм хисап бүлегенә Бер тапкыр бирелә торган түләү турында күрсәтмә бирә.