«30» январь 2019 ел № 118 санлы Карар. «2015-2020 елларга Тукай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАCЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«30» январь 2019 ел                       Яр Чаллы шәһәре                    № 118

 

«2015-2020 елларга Тукай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасына үзгәрешләр кертү турында

 

2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы турында» 273-ФЗ санлы Федераль законны, Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 29 июнендәге «Коррупциягә каршы тору турында 2018-2020 елларга  милли план турында» Указын, Татарстан Республикасының 2006 елның 4 маендагы  «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 34-ЗРТ санлы законын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 санлы «2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру» карарын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 10 сентябрендәге 763 санлы «2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру» карарын үтәү йөзеннән, Тукай муниципаль районы

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2014 елның 26 декабрендәге 7132 санлы карары (алга таба – карар) белән расланган «2015-2020 елларга Тукай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Исемендә, карарның 1 пунктында «2015 – 2020» саннарын «2015 – 2021» саннарына алыштырырга;

Программа паспортында:

«Программа исеме» юлында «2015 – 2020» саннарын «2015 – 2021» саннарына алыштырырга;

«Программаны гамәлгә ашыру сроклары һәм этаплары» юлында «2015 – 2020» саннарын «2015 – 2021» саннарына алыштырырга;

«Еллар һәм чыганаклар буенча бүлеп программаны финанслау күләме»  юлын тубәндәге редакциядә бәян итәргә:

Еллар һәм чыганаклар буенча бүлеп программаны финанслау күләме

 

 

Программаны Тукай  муниципаль районы бюджеты средстволары хисабына финанслауның гомуми күләме  140000 сум тәшкил итә

2015

20000

2016

20000

2017

20000

2018

20000

2019

20000

2020

20000

2021

20000

Искәрмә: финанслау күләме фараз характерында һәм, Татарстан Республикасы  Тукай муниципаль районы  бюджеты мөмкинлекләрен исәпкә алып, ел саен төгәлләштерелергә тиеш.

 

беренче абзацта «Программаның максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәләре (нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары) һәм аның бюджет нәтиҗәлелеге күрсәткечләре» юлында «2020 ел ахырына» сүзләрен «2021 ел ахырына» сүзләренә алыштырырга;

Программаның II бүлегендә:

унберенче абзацта «2015 – 2020» саннарын «2015 – 2021» саннарына алыштырырга;

Программаның III бүлеген түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«III. Программаны ресурслар белән тәэмин итүне нигезләү

Программаны Тукай  муниципаль районы бюджеты средстволары хисабына финанслауның гомуми күләме  140000 сум тәшкил итә, шул исәптән:

Ел

Татарстан Республикасы бюджеты средстволары күләме

2015

20000

2016

20000

2017

20000

2018

20000

2019

20000

2020

20000

2021

20000

 

Программаны финанслау күләме фараз характерында һәм, Татарстан Республикасы  Тукай муниципаль районы бюджеты мөмкинлекләрен исәпкә алып, ел саен төгәлләштерелергә тиеш.

Моннан тыш, программа чараларын гамәлгә ашыру өчен, чараларны башкаручыларның төп эшчәнлеген финанслау өчен бүленгән средстволарны куллану күздә тотыла»;

Программаның V бүлеге бишенче абзацында «2020 елга» сүзләрен «2021 елга» сүзләренә алыштырырга;

дүртенче абзацта «2015-2020» саннарын «2015-2021» саннарына алыштырырга;

Программага кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә.

 

 

Тукай муниципаль районы

Башкарма комитеты Җитәкчесе                                              Л.Г. Авзалов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.77 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International