ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАCЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«12» гыйнвар 2019 ел Яр Чаллы шәһәре № 6
ТР Тукай муниципаль районының транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасын раслау турында
2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга, 1995 елның 10 декабрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге турында» 196-ФЗ санлы Федераль закон, 2007 елның 8 ноябрендәге «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге хакында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 257-ФЗ санлы Федераль законга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 25 декабрендәге «Шәһәр округларының, авыл җирлекләренең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программаларына таләпләрне раслау хакында» 1440 санлы карарына, Тукай муниципаль районы нигезнамәсенә таянып, һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыру, Тукай муниципаль районы чикләрендә юл-транспорт комплексының тотрыклылыгын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү максатында
КАРАР БИРӘ:
1. ТР Тукай муниципаль районының транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасын кушымтадагыча расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары И.Х Абзаловага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов