ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенең 16:39:120202:705 кадастр санлы җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт итү төренә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 37, 39 маддәләре, 2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон, Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенең жирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре (Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлеге советының 2014 елның 7 августындагы 29/2 карары белән расланган), Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елнын 26 январендәге 11/5 санлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районында гавами тыңлауларны оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамә», район уставы нигезендә, район һәм Шилнәбаш халкының уңайлы тормыш эшчәнлеге шартларына хокукын, Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хокук ияләренең законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын саклау максатында,
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенең 16:39:120202:705 кадастр санлы җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт итү төренә, атап әйткәндә, гыйбадәтханә объекты – мәчеткә үзгәртергә.
2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен тикшереп торуны Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәсбәтләре палатасы рәисе вазифаларын башкаручыга йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов