«04 » март 2019 ел №759 КАРАР. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге составына керүче авыл җирлекләре территориясендә урнашкан каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннары (мәйданнары) реестрын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«     0  4 » март   2019 ел                          Яр Чаллы                               №759

 

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге составына керүче авыл җирлекләре территориясендә урнашкан каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннары (мәйданнары) реестрын раслау турында 

 

2003 елныӊ 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыру турында» 131-ФЗ санлы Федераль законга таянып, 1998 елныӊ 24 июнендәге «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 89-ФЗ санлы Федераль законныӊ 13.4 маддәсе 4 пункты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2018 елныӊ 31 августындагы  «Каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннарын (мәйданнарын) төзекләндерү һәм аларныӊ реестрын алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 1039 санлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге составына керүче авыл җирлекләре территориясендә урнашкан каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннары (мәйданнары) реестрын расларга (1,2,3 кушымталар).

2. Тукай муниципаль районы территориясендә каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннарын (мәйданнарын) булдыруны килештерү турында гариза формасын расларга (4 кушымта).

3. Тукай муниципаль районы территориясендә каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннары (мәйданнары) турында мәгълүматларны кертү өчен гариза формасын расларга (5 кушымта).

5. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә муниципаль районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республиксы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга  (http://pravo.tatarstan.ru).

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары И.Х. Абзаловага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                Л.Г. Авзалов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 330.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International