28.02. 2019ел №732 Карар. ««Тукай муниципаль районы «Гиндукуш» хәрби дан музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«        » ______       2019 ел                          Яр Чаллы                                         № ____

 

 ««Тукай муниципаль районы

 «Гиндукуш» хәрби дан музее»

муниципаль бюджет мәдәният

учреждениесе уставына үзгәрешләр

һәм өстәмәләр кертү турында»

 

 

        2010 елның 8 маендагы «Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокукый хәлен камилләштерүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 83-ФЗ санлы федераль законнарга, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 5 сентябрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карамагындагы муниципаль казна учреждениеләре һәм муниципаль унитар предприятиеләр уставларына (нигезләмәләренә) һәм тиешле учреждениеләр (предприятиеләр) хезмәткәрләре белән хезмәт килешүләренә аларның бурычларын үтәгән вакытта шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында хәбәр итү бурычын билгели торган, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләренә үзгәрешләр кертү турында» 150 санлы карарына таянып,

 

КАРАР БИРДЕ:

 

        1. «Тукай муниципаль районы «Гиндукуш» хәрби дан музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе уставына үзгәрешләр кертергә.

        1.1. Түбәндәге эчтәлектәге 5 бүлекне өстәргә:

         «5. Мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу

        5.1. Мәнфәгатьләр каршылыгы дигәндә учреждение хезмәткәренең шәхси кызыксынуы аның хезмәт бурычларын тиешенчә башкаруына йогынты ясарга мөмкин һәм учреждение хезмәткәренең шәхси кызыксынуы һәм ул эшләгән учреждениенең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре арасында каршылык барлыкка килергә, учреждение мөлкәтенә һәм (яки) эшлекле репутациисенә зыян салырга мөмкин булган хәл аңлашыла.

        5.2. Учреждение хезмәткәренең хезмәт бурычларын тиешенчә башкаруына йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган шәхси кызыксынуы дигәндә, учреждение хезмәткәренең хезмәт вазыйфаларын башкару белән бәйле рәвештә, үзе өчен яки өченче затлар өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка мөлкәт, шул исәптән милек хокуклары, мөлкәти характердагы хезмәт күрсәтү рәвешендә керемнәр алу мөмкинлеге аңлашыла.

        5.3. Учреждение директоры гамәлгә куючыга, вазыйфаи бурычларны үтәгәндә, мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында хәбәр итәргә тиеш.

        5.4. Учреждение хезмәткәре учреждение директорына, вазыйфаи бурычларны үтәгәндә, мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында хәбәр итәргә тиеш. Учреждение директорына хәбәр итү тәртибе, хәбәрнамәләрдә булган мәгълүматлар исемлеге, әлеге мәгълүматларны тикшерүне оештыру һәм хәбәрләрне теркәү тәртибе учреждение директоры тарафыннан билгеләнә».

        1.2. Устав бүлекләре нумерациясен тулыландырылган өстәмә нигезендә яңа редакциядә бастырырга.

        2. «Тукай муниципаль районы «Гиндукуш» хәрби дан музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Р.Р. Гариповаго «Тукай муниципаль районы «Гиндукуш» хәрби дан музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе уставына үзгәрешләр кертүне дәүләт теркәвенә алу өчен Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара Федераль салым инспекциясенә тапшырыга вәкаләтләр бирергә.

        3. Әлеге карар үтәлешен тикшереп торуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                            Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 653.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International