БОЕРЫК «21» март 2019 ел № 49 Тукай муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләренеӊ эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү критерийләрен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ

 

БОЕРЫК

 

 

«21» март 2019 ел                       Яр Чаллы                                 № 49

 

 

Тукай муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләренеӊ эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү критерийләрен раслау турында

 

         Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елныӊ 18 августындагы «Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең яңа системаларын кертү турында»  592 санлы карары,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елныӊ 24 августындагы «Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 678 санлы карары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елныӊ 19 маендагы «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренеӊ эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларын раслау турында» 2013 елның 25 июнендәге 2441/13 санлы приказына үзгәрешләр кертү хакында» 6162/15 санлы приказы нигезендә

 

БОЕРЫК БИРӘМ:

 

1. Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренеӊ эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү критерийләрен расларга (1 кушымта).

2. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләренеӊ эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү критерийләрен расларга (2 кушымта).

3. Әлеге боерыкны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

4. Әлеге боерык үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                    Л.Г. Авзалов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 6.00 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International