« 25 » март 2019 ел Яр Чаллы №1086
2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабы турында
Вакыйганың тарихи һәм мәдәни әһәмиятен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитетының «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы турында 2019 елнын 19 февралендәге 31-од санлы приказына таянып, конкурс турында нигезләмәнен 6.1 пункты нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. 2019 елнын 20 мартыннан 12 апреленә кадәр Тукай районында «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабын оештырырга һәм үткәрергә.
2. 2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабы турында нигезләмәне расларга.
3. 2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабын хәзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын төзергә.
4. Әлеге карарны районнын рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматынын рәсми порталында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенен социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ю. Шакировага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Татарстан Республикасы
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесене 2019 елны «25__» март №1086 санлы карары белән РАСЛАНГАН
2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсыны муниципаль этабы турында нигезләмә
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. 2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабы турында әлеге нигезләмә (алга таба – нигезләмә, конкурс) конкурс оештыру һәм үткәрү тәртибен, конкурс эшләрен бәяләү критерийларын билгели.
1.2. Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет).
1.3. Конкурсны муниципаль этабы 2019 елны 20 мартыннан 12 апреленә кадәр үткәрелә.
1.4. Үткәрү тәртибе, сроклары, шартлары һәм конкурста катнашу өчен сайлап алу критерийлары «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районы рәсми сайтында (http://www.tukay.tatarstan.ru) (алга таба – Тукай муниципаль районынын рәсми сайты) Башкарма комитетны «2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсыны муниципаль этабы турында» карарына кул куелган көннән 3 эш көне эчендә урнаштырыла.
2. Конкурсны максаты һәм бурычлары:
2.1. Кокурсны төп максаты – гаилә шәҗәрәсе төзү традицияләрен торгызу, гаиләне ныгытуга ярдәм итү.
2.2. Конкурсны бурычлары:
- шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү;
- гаилә тарихының ил һәм туган як тарихына бәйләнешен өйрәнү нигезендә балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү;
- гаилә традицияләрен һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итү;
- тарихи-нәсел шәҗәрәсе тикшеренүләре традицияләрен саклау һәм үстерү;
- архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү.
3. Конкурста катнашучылар
3.1. Конкурста теләге булган һәркем түбәндәге төркемнәрдә катнаша ала:
1 төркем – гомуми белем бирү оешмаларыны 1-4 сыйныф укучылары;
2 төркем – гомуми белем бирү оешмаларыны 5-8 сыйныф укучылары;
3 төркем – гомуми белем бирү оешмаларыны 9-11 сыйныф укучылары;
4 төркем – һөнәри белем бирү оешмалары укучылары 18 яшькә кадәр;
5 төркем – 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.
3.2. Конкурс җинүчеләре һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
3.3. 16 яшьтән яшьрәк катнашучыны конкурста катнашу өчен гаризасы ата-аналарының берсе тарафыннан (яки законлы вәкил) имзалана.
3.4. Конкурска, 1 нче яшь төркемендә катнашучылардан тыш, бары тик шәхси тәртиптә башкарылган эшләр кабул ителә.
4. Конкурсны оештыру комитеты
4.1. Конкурс үткәрү һәм эшләрне сайлап алу өчен, Тукай муниципаль районында жюри функцияләре белән (конкурс эшләрен бәяләү, рейтинг төзү һәм муниципаль дәрәҗәдә яшь төркемнәре киселешендә катнашучыларны сайлап алу) оештыру комитеты (алга таба – оештыру комитеты) төзелә.
4.2. Оештыру комитеты рәис, рәис урынбасары һәм оештыру комитеты әгъзалары составында тугыз кешедән төзелә.
4.3. Оештыру комитеты функцияләре:
- конкурсны оештыру һәм үткәрүне тәэмин итү;
- конкурска гаризалар җыю;
- массакүләм мәгълүмат чараларында, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре» порталында һәм Тукай районының рәсми сайтында конкурс барышы турында хәбәр итү;
- жюри беркетмәсе нигезендә җиңүчеләр исемлеген формалаштыру.
4.4. Әлеге нигезләмәнең 4.1 һәм 4.2 пунктларында күрсәтелгән оештыру комитеты эше аның утырышларында гамәлгә ашырыла. Утырышта оештыру комитеты әгъзаларының гомуми саныннан күбесе катнашса, утырышлар хокуклы санала.
5. Конкурс жюрие
5.1. Конкурска бирелгән эшләр бәяләү критерийлары һәм конфиденциальлек нигезендә объектив бәяләнә.
5.2. Конкурс эшләрен бәяләү жюри әгъзалары тарафыннан бәяләү критерийлары нигезендә эксперт бәяләве ысулы белән гамәлгә ашырыла.
5.3. Жюри әгъзасы тарафыннан һәр критерий буенча балл бирелә һәм алар гомумиләштерелә. Һәр критерий буенча баллар саны 10 баллы шкала буенча билгеләнә (0 дән 10 га кадәр). Баллар «Шәхси бәяләү кәгазьләре» нә кертелә, жюри әгъзасы имзасы белән раслана һәм жюри рәисенә тапшырыла (3 нче кушымта).
5.4. Жюри әгъзалары тарафыннан әлеге Нигезләмәнең 7 бүлегендә күрсәтелгән критерийлар буенча куелган баллларны гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча катнашучыларның жюри рәисе һәм әгъзалары тарафыннан имзаланган йомгаклау рейтингы төзелә.
5.5. Жюри утырышлары жюри әгъзаларының гомуми саныннан 2/3се катнашса хокукый санала.
5.6. Жюри карарлары катнашучылар саныннан гади күпчелек тавыш белән кабул ителә. Тавыш тигезләшкән очракта, жюри рәисе тавышы хәлиткеч булып тора.
5.7. Жюри карары беркетмә белән рәсмиләштерелә.
6. Конкурсны үткәрү шартлары һәм тәртибе
6.1. Конкурсныӊ муниципаль этабында катнашу өчен 2019 елны 5 апреленә кадәр электрон формада түбәндәге адрес буенча гариза бирергә кирәк: Kultura. Tuk@tatar.ru һәм/яки почта аша Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт адресына («Минем шәҗәрәм» тамгасы белән) җибәрергә, белешмә өчен телефон 8(8552)70-13-42; документлар: 1 кушымтада күрсәтелгән форма буенча гариза; шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен гариза (2 кушымта).
- конкурс материалларын 2019 елны 10 апреленә кадәр тапшырырга;
6.2. Конкурста катнашучы 5 төркем эшләре, муниципаль этаптан тыш, берьюлы республика конкурсының икенче этабына җибәрелә ала.
6.3. Конкурс материаллары яшь төркемнәре нигезендә түбәндәге форматта бирелә:
1 төркем – иҗади эш (гаилә агачы рәсемнәре, комментарийлар белән фотоальбомнар, коллажлар, схемалар, плакатлар, аппликация, табигый материал һәм тукымалар кулланып күләмле эшләр һ.б.). Бер катнашучыдан эш саны чикләнми;
2 төркем – иҗади эш (гаилә агачы рәсемнәре, комментарийлар белән фотоальбомнар, коллажлар, схемалар, плакатлар, аппликация, табигый материал һәм тукымалар кулланып күләмле эшләр һ.б.), иҗади эшкә А4 форматында 10 биткә кадәр язма эш (шрифт – Times New Roman, 14 размер, сул яктан – 2 см, ун яктан – 1,5 см, өстән һәм астан – 2 см (битләрнең нумерациясе мәҗбүри) теркәлә (реферат, эссе, инша һ.б.). Кушымталар күләме чикләнми;
3 төркем – тикшеренү эше, төрле форматта бурыга мөмкин (язма эш (аналитик хисап), күләме А4 форматында 15 биткә кадәр (шрифт – Times New Roman, 14 размер, сул яктан – 2 см, уӊ яктан – 1,5 см, өстән һәм астан – 2 см (битләрнең нумерациясе мәҗбүри), видеоэшләр (гаилә тарихы турында өй фильмнары (дәвамлылыгы 10 минутка кадәр), Microsoft Power Point форматында презентацияләр (50 слайдка кадәр);
4 төркем – архив документлары нигезендә проект-тикшеренү эше (фәнни хисап, фәнни мәкалә, доклад);
5 төркем – түбәндәге форматлар буенча конкурс материаллары (сайлап алына): язма эшләр (форма: эссе яки мәкалә) схемаларны һәм агачны теркәп. Төп сурәтләү күләме – А4 форматында 20 биткә кадәр (шрифт – Times New Roman, 14 размер, сул яктан – 2 см, ун яктан – 1,5 см, өстән һәм астан – 2 см (битләрнең нумерациясе мәҗбүри), кушымталар күләме чикләнми; видеоэшләр – гаилә тарихы турында өй фильмнары (дәвамлылыгы 60 минутка кадәр); Microsoft Power Point форматында презентацияләр (50 слайдка кадәр).
6.4. Конкурска җибәрелгән эшләр рецензияләнми.
6.5. Конкурска Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты үткәргән генеалогик тикшеренүләр конкурсларында моӊа кадәр катнашкан эшләр кабул ителми.
6.6. Конкурска материаллар тәкъдим итү автор тарафыннан аларны конкурсны оештыручы чараларында, авторлык хокукларын саклаган хәлдә, кулланырга ризалык бирүне анлата.
6.7. Җибәрелгән материаллар авторның ризалыгы белән Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасына йөкләү өчен файдаланылырга мөмкин.
6.8. Әлеге нигезләмәнең 6.1 пунктында күрсәтелгән документлар кабул итү вакыты тәмамланганнан соң җибәрелгән материаллар каралмый.
7. Конкурс эшләре эчтәлегенә таләпләр
7.1. Барлык төркем катнашучылары өчен конкурс эшләре эчтәлегенә таләпләр:
- эшнен максатлары һәм бурычлары;
- үз нәселе тарихы турында нигезле һәм документаль расланган мәгълүмат булу, архив документларына сылтамалар булу,
- бирелгән мәгълүматларны верификацияләү өчен тәкъдим ителгән материалларга аңлатма язулары һәм тарихи белешмәләр;
- ата-бабаларның тормышы, аларның ил, туган як тарихында роле турында мәгълүматлар булу (бу мәгълүмат булган очракта);
- үз гаиләсенең милли тамырлары һәм ата-бабаларның дине турында мәгълүматлар булу (бу мәгълүмат булган очракта).
Эштә документлар белән расланган мәгълүматлардан тыш, гаилә тарихыннан булган, документлар белән расларга мөмкин булмаган кызыклы фактлар да тәкъдим ителергә мөмкин. Аудиофайл, текст рәвешендә тәкъдим ителгән әңгәмәләр, истәлекләр һәм интервью материалларын куллану рөхсәт ителә.
Ата-бабаларның иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлеге, шул исәптән хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар тәкъдим ителергә мөмкин.
7.2. Эшләр рус һәм (яки) татар телләрендә бирелә.
8. Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары
8.1. 1 төркемнен, эшләрен бәяләү критерийлары:
- конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килү (0 дән 10 баллга кадәр);
- эшне рәсмиләштерүдә оригинальлек һәм иҗади якын килү (0 дән 10 баллга кадәр);
- идеяне техник гамәлгә ашыру дәрәҗәсе (0 дән 10 баллга кадәр);
- конкурс эшен әзерләүдә мөстәкыйльлек дәрәҗәсе (0 дән 10 баллга кадәр);
- китерелгән тарихи фактларның дөреслеге (0 дән 10 баллга кадәр).
8.2. 2-3 төркемнен, эшләрен бәяләү критерийлары:
- конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килү (0 дән 10 баллга кадәр);
- китерелгән тарихи фактларның дөреслеге, архив чыганакларын файдалану дәрәҗәсе (0 дән 10 баллга кадәр);
- гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ачу дәрәҗәсе (0 дән 10 баллга кадәр);
- үз шәҗәрәсен тикшереү тирәнлеге (0 дән 10 баллга кадәр);
- фамилия барлыкка килү турында, милли тамырлар, ата-бабаларның дине турында мәгълүматларның булуы һәм нигезлелеге (0 дән 10 баллга кадәр);
- ил, туган як тарихында һәм тормышында нәсел вәкилләренең роле турында белем тирәнлеге (0 дән 10 баллга кадәр);
- эшнең сәнгать дәрәҗәсе (әдәби тел, тасвирлаунын, образлылыгы, күргәзмә материалны рәсмиләштерү сыйфаты) (0 дән 10 баллга кадәр);
- кулланыла торган тарихи чыганакларныӊ төрлелеге (документлар, хатлар, гаилә риваятьләре һ.б.) (0дән 10 баллга кадәр).
8.3. 4 төркемнен, эшләрен бәяләү критерийлары:
- проблеманы өйрәнүнен, тулылыгы, фамилиясенең килеп чыгышы, милли тамырлар, ата-бабаларның дине, аларның тормыш эшчәнлеге турында нигезле белешмәләрне дә кертеп (0 дән 10 баллга кадәр);
- тарихи мәгълүматларны анализлау тирәнлеге, авторитетлы чыганакларга сылтамалар һәм үз нәтиҗәләре белән (0 дән 10 баллга кадәр);
- барлык төп архив чыганакларын колачлау, файдаланылган әдәбиятның зур күләме (0 дән 10 баллга кадәр);
- структураның төгәллеге һәм материалны логик бәян итү (0 дән 10 баллга кадәр);
- эшнең гамәли һәм фәнни әһәмияте (0 дән 10 баллга кадәр).
8.4. 5 төркемнен, эшләрен бәяләү критерийлары:
- конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килү (0 дән 10 баллга кадәр);
- кулланыла торган тарихи чыганакларнын төрлелеге (документлар, хатлар, гаилә риваятьләре һ.б.) (0 дән 10 баллга кадәр);
- кулланыла торган архив чыганакларнын төрлелеге (метрик китаплар, әкиятләр һ.б.);
- шәҗәрәдә күрсәтелгән буыннар саны (өчтән ким түгел);
- үз гаиләсенең килеп чыгышы һәм милли тамырлары турында белем тирәнлеге;
- төбәк, ил тарихында һәм тормышында нәсел вәкилләренең роле турында белем тирәнлеге;
- шәҗәрә агачы сурәте (схемалар) һәм аның тасвирламалары булу;
- эшнең сәнгати дәрәҗәсе (әдәби тел, тасвирлаунын образлылыгы, рәсем осталыгы) һәм эшне рәсмиләштерүнең техник грамоталылыгы (рәсмиләштерү таләпләренә туры килү, сылтамалар булу, схемалар, рәсемнәр, фотографияләр куллану һ. б.);
- гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм үз нәселенең тарихын өйрәнүдә социаль активлык;
- эшнең фәнни әһәмияте.
9. 9. Җиңүчеләрне билгеләү, нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе
9.1. 2019 елның 12 апрелендә жюри утырышы үткәрелә.
9.2. Конкурста җиңүчеләр исемлеге һәр яшь төркеме буенча катнашучылар рейтингы нигезендә аерым төзелә.
9.3. Конкурс нәтиҗәләре буенча яшь төркемнәре чикләрендә рейтингта беренче өч урынны алган катнашучылар конкурста җиңүчеләр дип таныла.
9.4. Конкурста җиңүчеләр исемлеге жюринын йомгаклау утырышы беркетмәсе нигезендә беркетмәгә кул куелган көннән алып 3 эш көненнән дә соңга калмыйча раслана.
9.5. Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүмат Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында урнаштырыла.
9.6. Призлы урыннарны алган катнашучыларның конкурс эшләре Круглое поле поселогының «Яшьлек» күпфункцияле үзәгендә узачак экспозициядә тәкъдим ителәчәк.
9.7. Беренче урынны алган катнашучыларның конкурс эшләре конкурсның икенче (республика) этабына җибәрелә.
9.8. Конкурста җиңүчеләр конкурс дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.
10. Өстәмә мәгълүмат
10.1. Тәкъдим ителгән эшләргә авторлык хокуклары конкурста катнашучыларда кала.
10.2. Конкурсны оештыручы конкурс эшләрен, шул исәптән конкурс гаризаларында җибәрелгән фотоларны, видеороликларны һәм башка документларны, авторлык хокукларын саклаган хәлдә, чараларны алга этәрү максатында, мәгълүмати һәм күргәзмә материаллар эшләү өчен куллана ала.
2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабы турында нигезләмәгә 1 кушымта
2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабында катнашу өчен гариза
|
Фамилиясе, исеме, атасынын исеме
|
|
|
Катнашучынын яше |
|
|
Катнашучы белем алган белем бирү оешмасы; катнашучынын эш урыны |
|
|
Катнашучынын индекс белән өй адресы |
|
|
Катнашучынын элемтә өчен телефоны |
|
|
Катнашучынын Е-mail |
|
|
Конкурс эшенен исеме |
|
|
Эш тәкъдим ителгән яшь төркеме |
|
2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабы турында нигезләмәгә 2 кушымта
Шәхси мәгълүматларны эшкәртү, тапшыру һәм таратуга ризалык
«Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ санлы Федераль закон таләпләрен исәпкә алып, 2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабын оештыручы тарафыннан минем түбәндәге шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә, тапшыруга һәм таратуга (аларны миннән һәм/яки башка өченче затлардан алуны кертеп) ризамын:
эшкәртелә торган шәхси мәгълүматлар исемлеге (фамилиясе, исеме, атасынын исеме (сонгысы – булганда), җенесе, туган елы һәм урыны, гражданлыгы, шәхесне таныклаучы документ реквизитлары, (документ төре, сериясе һәм номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән), яшәү урыны, теркәлү урыны, телефон номеры (шул исәптән кесә телефоны), электрон почта адресы).
__________________________________________________________________
Фамилиясе, исеме, атасынын исеме (сонгысы – булганда)
_____________________
(дата)
2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсынын муниципаль этабы турында нигезләмәгә 3 кушымта
1 төркемнен эшләрен шәхси бәяләү кәгазе
|
Гариза бирүченен фамилиясе, исеме, атасынын исеме, конкурс эшенен исеме һәм эшне тәкъдим итү форматы |
|
|
Критерийлар |
0 дән 10 баллга кадәр |
|
Конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килү |
|
|
Эшне рәсмиләштерүдә оригинальлек һәм иҗади якын килү |
|
|
Идеяне техник гамәлгә ашыру дәрәҗәсе |
|
|
Конкурс эшен хәзерләгәндә мөстәкыйльлек дәрәҗәсе |
|
|
Китерелгән тарихи фактларның дөреслеге |
|
|
БАРЛЫГЫ |
|
2-3 төркемнен эшләрен шәхси бәяләү кәгазе
|
Гариза бирүченен фамилиясе, исеме, атасынын исеме, конкурс эшенен исеме һәм эшне тәкъдим итү форматы |
|
|
Критерийлар |
0 дән 10 баллга кадәр |
|
Конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килү |
|
|
Китерелгән тарихи фактларның дөреслеге, архив чыганакларын файдалану дәрәҗәсе |
|
|
Гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ачу дәрәҗәсе |
|
|
Үз шәҗәрәсен тикшереү тирәнлеге |
|
|
Фамилия барлыкка килү турында, милли тамырлар, ата-бабаларның дине турында мәгълүматларның булуы һәм нигезлелеге |
|
|
Ил, туган як тарихында һәм тормышында нәсел вәкилләренең роле турында белем тирәнлеге |
|
|
Эшнең сәнгать дәрәҗәсе (әдәби тел, тасвирлаунын образлылыгы, күргәзмә материалны рәсмиләштерү сыйфаты |
|
|
Кулланыла торган тарихи чыганакларнын төрлелеге (документлар, хатлар, гаилә риваятьләре һ.б.) |
|
|
БАРЛЫГЫ |
|
4 төркемнен эшләрен шәхси бәяләү кәгазе
|
Гариза бирүченен фамилиясе, исеме, атасынын исеме, конкурс эшенен исеме һәм эшне тәкъдим итү форматы |
|
|
Критерийлар |
0 дән 10 баллга кадәр |
|
Конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килү, проблеманы өйрәнүнен тулылыгы, фамилиясенең килеп чыгышы, милли тамырлар, ата-бабаларның дине, аларның тормыш эшчәнлеге турында нигезле белешмәләрне дә кертеп |
|
|
Тарихи мәгълүматларны анализлау тирәнлеге, авторитетлы чыганакларга сылтамалар һәм үз нәтиҗәләре белән |
|
|
Барлык төп архив чыганакларын колачлау, файдаланылган әдәбиятның зур күләм |
|
|
Структураның төгәллеге һәм материалны логик бәян итү |
|
|
Эшнең гамәли һәм фәнни әһәмияте |
|
|
БАРЛЫГЫ |
|
5 төркемнен эшләрен шәхси бәяләү кәгазе
|
Гариза бирүченеӊ фамилиясе, исеме, атасынын исеме, конкурс эшенен исеме һәм эшне тәкъдим итү форматы |
|
|
Критерийлар |
0 дән 10 баллга кадәр |
|
Конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килү |
|
|
Кулланыла торган тарихи чыганакларнын төрлелеге (документлар, хатлар, гаилә риваятьләре һ.б.) |
|
|
Кулланыла торган архив чыганакларнын төрлелеге (метрик китаплар, әкиятләр һ.б.) |
|
|
Шәҗәрәдә күрсәтелгән буыннар саны (өчтән ким түгел) |
|
|
Үз гаиләсенең килеп чыгышы һәм милли тамырлары турында белем тирәнлеге |
|
|
Төбәк, ил тарихында һәм тормышында нәсел вәкилләренең роле турында белем тирәнлеге |
|
|
Шәҗәрә агачы сурәте (схемалар) һәм аның тасвирламалары булу |
|
|
Эшнең сәнгати дәрәҗәсе (әдәби тел, тасвирлаунын образлылыгы, рәсем осталыгы) һәм эшне рәсмиләштерүнең техник грамоталылыгы (рәсмиләштерү таләпләренә туры килү, сылтамалар булу, схемалар, рәсемнәр, фотографияләр куллану һ. б.) |
|
|
Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм үз нәселенең тарихын өйрәнүдә социаль активлык |
|
|
Эшнең фәнни әһәмияте |
|
|
БАРЛЫГЫ |
|
«___» ___________ 2019 ел ________________________ /________________________
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 25 марты_
№1086 санлы карарына кушымта
Тукай районында «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсыныӊ муниципаль этабын хәзерләү һәм үткәрү буенча
оештыру комитеты
|
Тәртип саны |
Фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме |
Вазыйфасы |
|
|
Шакирова Гүзәл Юныс кызы |
Район Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары |
|
|
Шәрипова Флюра Әзһәр кызы |
«Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры |
|
|
Мөхәммәтҗанова Айгөл Хәбибҗан кызы |
«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы» МКУ башлыгы |
|
|
Йосыпова Ләйсән Илгизәр кызы |
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры |
|
|
Мостафина Эльвира Ринат кызы |
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы |
|
|
Гәрәев Илнур Рәкыйп улы |
Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы |
|
|
Хәзрәтова Нэля Мозафар кызы |
Тукай районы Башкарма комитеты архив бүлеге башлыгы |
|
|
Йосыпова Резидә Мәхмүт кызы |
«Якты Юл» (Светлый Путь) газетасы редакторы |
|
|
Хөсниева Лилия Рафаэл кызы |
Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры |