КАРАР    «01»апрель 2019 ел       №1205      «ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсын үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

   «01»апрель 2019 ел                                                                          №1205     

 

«ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсын үткәрү турында

 

Экологик культура формалаштыру, Тукай муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитенә сак караш тәрбияләү; хезмәт һәм экологик культура тәрбияләү эшендә гореф-гадәтләрне торгызу; яшәү урыннарында чисталык өчен укучыларда социаль җаваплылык тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә гражданнар, оешмалар һәм дәүләт хакимияте органнары инициативаларын берләштерү максатында, һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыныӊ 2019 елныӊ 25 мартындагы  2562/13 санлы хаты нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2019 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр Тукай муниципаль районы территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы (алга таба – икеайлык) кысаларында «ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсын үткәрергә.
  2. «ЭкоЯз» район конкурсы нигезләмәсен расларга (1 кушымтага нигезләнеп).
  3. Район конкурсыныӊ  жюри составын расларга (2 кушымтага нигезләнеп).
  4. Авыл җирлеге Башлыкларына «ЭкоЯз» конкурсын авыл җирлеге территорияләрендә үткәрергә тәкъдим итәргә.
  5. Мәгариф идарәсенә  «ЭкоЯз» конкурсын район белем бирү учреждениеләрендә үткәрергә тәкъдим итәргә. 
  6. Район  халкына, предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә конкурста актив катнашырга тәкъдим итәргә.
  7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында һәм муниципаль берәмлекнеӊ рәсми сайтында урнаштырырга.    
  8. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары И.Х. Абзаловага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    Л.Г. Авзалов

                                                                                                                                                                                                                                           

                                                                                  

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына                           1 кушымта

 

«ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсы турында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1. «ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсы экологик культура формалаштыру Тукай муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитенә сак караш тәрбияләү; хезмәт һәм экологик культура тәрбияләү эшендә гореф-гадәтләрне торгызу; яшәү урыннарында чисталык өчен укучыларда социаль җаваплылык тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә гражданнар, оешмалар һәм дәүләт хакимияте органнары инициативаларын берләштерү максатында уздырыла.

2. Конкурсныӊ бурычлары:

- туган як табигатен саклау мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән халык эшчәнлеген, мәгариф оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген активлаштыру;

- коммуналь-көнкүреш калдыкларын аерым җыю системасын популярлаштыру;

- халыкның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм чистарту, табигый ресурслардан һәм калдыклардан рациональ файдалану, энергияне саклау турында хәбәрдарлыгын арттыру.

 

2. Конкурсны оештыру һәм үткәрү

 

1. Конкурсны оештыручы: Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет).

2. Конкурс 2019 елныӊ 1 апреленнән 13 маена кадәр үткәрелә.

3. Тукай муниципаль районыныӊ санитар-экологик конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

 -«Иӊ яхшы балалар бакчасы»

-« Иӊ яхшы мәктәп»

-« Иӊ яхшы гаилә»

-« Иӊ яхшы предприятие»

-« Иӊ яхшы муниципаль берәмлек»

3.1. Акцияне уздыру кысаларында үткәрелергә мөмкин чаралар:

- «Иӊ яхшы балалар бакчасы»: сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, флэшмоблар, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- «Иӊ яхшы мәктәп»: сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, флэшмоблар, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, агач утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- «Иӊ яхшы гаилә»: сыерчык оялары ясау, флэшмоблар, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агач утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- «Иӊ яхшы предприятие»: территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агач утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак караш, энергия саклау һәм табигать саклау технологияләрен гамәлгә кертүгә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- «Иӊ яхшы муниципаль берәмлек»: муниципаль берәмлекнең күзәтчелек эшчәнлеге, экологик-агарту һәм экологик-практик эшчәнлеге.

3.2. Катнашучыларның эшләре һәм проектлары бастырып чыгарылган һәм рәсмиләштерелгән рәвештә дә, шулай ук электрон формада да кабул ителә (фото/видео материаллар, массакүләм мәгълүмат чараларында публикацияләр, башка раслаучы документлар).

4. Конкурста  районның барлык халкы, милек формасына бәйсез рәвештә, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар катнаша ала.  

5. Гаризаларны бәяләү критерийлары:

5.1. «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп» «Иң яхшы гаилә» һәм «Иң яхшы предприятие» номинацияләрендә акциядә катнашучыларның эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:

- чараны үткәрүнеӊ актуальлеге (яӊалыгы, максат һәм бурычларга туры килүе, нәтиҗә, масштаб);

- үткәрелгән чараларның төрлелеге һәм әһәмияте;

- чараларныӊ практик әһәмияте;

- чараларның экологик хәлне яхшыртуга йогынты дәрәҗәсе;

- экологик өйрәтү программалары булу/булмау (балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен);

- региональ экологик конкурсларда, чараларда һәм акцияләрдә катнашу (сертификатлар, җиӊүчеләр һәм  лауреатлар дипломнары);

- катнашучылар саны, активлыгы, инициативалары;

- җәмәгатьчелекне җәлеп итү;

- чараны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту.

5.2 «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясендә акциядә катнашучыларның эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:

- муниципаль район территориясендә табигатьне саклау законнарын бозу очраклары саны, 1 балл;

- муниципаль район территориясендә ачыкланган табигатьне саклау законнарын бозу очракларыннан бетерелгән бозулар саны, 3 балл;

- муниципаль районнарныӊ төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча төзелгән беркетмәләр саны (административ хокук бозулар турында ТР кодексы, 3.6 м.), 1 балл;

- муниципаль район территориясендә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннары (мәйданы 30 кв. метрга кадәр) («Экологик карта» мәгълүматлары буенча), 1 балл;

- муниципаль район территориясендә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын (мәйданы 30 кв. метрга кадәр) бетерү саны, 2 балл («Экологик карта» мәгълүматлары буенча);

- муниципаль район территориясендә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннары (мәйданы 30 кв. метрдан артыграк) («Экологик карта» мәгълүматлары буенча), 1 балл;

- муниципаль район территориясендә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын (мәйданы 30 кв. метрдан артыграк) бетерү саны, 5 балл («Экологик карта» мәгълүматлары буенча);

- муниципаль район территориясендә үткәрелгән һәм муниципаль район сайтында яктыртылган экологик агарту чаралары саны (экологик дәресләр, күргәзмәләр, фәнни конференцияләр, олимпиадалар һ.б.), 5 балл;

- муниципаль район территориясендә үткәрелгән һәм муниципаль район сайтында яктыртылган табигать саклау чаралары саны (өмәләр, экологик марафоннар, территорияләрне, чишмәләрне төзекләндерү һ.б.), 5 балл;

- муниципаль районнар территорияләрен тикшерү барышында ачыкланган рөхсәтсез чүплекләр саны, 5 балл;

- райондагы халыкның гомуми саныннан табигать саклау чараларын үткәрүдә катнашкан гражданнар саны, 3 балл.

6. Район этабында катнашу өчен эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан  Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, Яр Чаллы ш., М. Җәлил пр., 46 йорт, 112 каб.

7. Гаризада күрсәтелә:

физик затлар өчен:

- конкурсныӊ исеме;

- катнашучыныӊ фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме, эш яки уку урыны;

- каинашучыныӊ элемтә өчен телефоны.

юридик затлар өчен:

- конкурсныӊ исеме, номинация;

- оешма, учреждение, предприятиенеӊ рәсми исеме, урнашу урыны;

- җитәкченеӊ һәм җаваплы затныӊ фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме. Җаваплы затныӊ элемтә өчен телефоны.

8. Гаризага конкурс материаллары теркәлә, алар үз эченә текст, график (иллюстрацияләнгән) һәм фотоматериалларны (электрон чыганакта) ала.

9. Текст материалларына керә:

- тәкъдим ителгән материаллар исемлеге;

- конкурста катнашучы объект, чара турында мәгълүматны үз эченә алган аңлатма язуы;

- оешма эшчәнлеге турында кыскачы белешмә – юридик затлар өчен.

10. Гариза белән бергә Башкарма комитет (җаваплы зат) адресына раслаучы документлар (үткәрелгән чара турында ирекле формада язылган хисап, фотолар, массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларына сылтамалар) җибәрелә.

 

3. Нәтиҗәләр ясау

 

11. 2019 елның 13 маена кадәр жюри әгъзалары конкурска йомгак ясый. 2019 елның 31 маена кадәр җиңүчеләр турында мәгълүмат һәм аларның гаризалары ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелә.

12. Конкурска тәкъдим ителгән материаллар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына                             2 кушымта

 

 «ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсы жюри составы

 

  1. Авзалов Л.Г. – рәис, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе

 

Рәис урынбасарлары:

  1. Яббаров И.Н. – икътисад буенча Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары;
  2. Абзалова И. Х. – төзелеш буенча Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары;

Комиссия әгъзалары:

  1. Бузина Н.К. – Тукай муниципаль районы Советы Аппаратыныӊ юридик бүлеге башлыгы;
  2. Нәдершин А.Н. – Тукай муниципаль районы баш архитекторы;
  3. Мөхәммәтҗанова А. Х. – Тукай муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;
  4. Хәсәнов Р.Ф.  – Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы;
  5. Мадярова Д. Ә. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге баш белгече.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.80 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International