«__03_ » ____04__ 2019 ел Яр Чаллы № 1258
«Яңа дулкын-2019» популяр музыканы яшь башкаручылар район фестивален үткәрүне раслау турында»
КАРАР БИРӘ:
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына 1 кушымта
|
КИЛЕШТЕРЕЛГӘН: «Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры
___________ Ф.Ә. Шәрипова
|
КИЛЕШТЕРЕЛГӘН: Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ мәдәният бүлеге башлыгы
_______Э.М. Әхмәтҗанова |
РАСЛАНГАН: Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе
______________ Л.Г. Авзалов |
|
|
|
|
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган һәм «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында үткәрелүче «Яңа дулкын - 2019» популяр музыканы яшь башкаручылар район конкурс-фестивале нигезләмәсе
1.1. 2. «Яңа дулкын-2019» популяр музыканы яшь башкаручыларның район фестивале, Татарстан Республикасының танылган артистлары җәлеп итеп, балаларны, районның яшь буынын иҗади һәм рухи яктан үстерү өчен уңай шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. Гала-концерттан кергән акчалар Тукай районында яшәүче сәламәтлекләре чикләнгән балаларга хәйрия ярдәме булачак.
1.2. Бурычлар:
2.1. «Яңа дулкын - 2019» популяр музыканы яшь башкаручыларның район фестивален оештыручы – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, Тукай муниципаль районы мәдәният бүлеге, «Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ.
2.2. Район фестивален «Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ оештыра һәм үткәрә.
3.1. Фестивальнең зона, сайлап алу турын үткәрү координаторлары һәм оештыручылары – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге, «Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ.
3.2. Фестивальнең сайлап алу турлары Тукай районы зоналары буенча узачак:
- 2019 елныӊ 9 апрелендә 14.30 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр «Афәрин» Комсомол авылы мәдәният йортында;
- 2019 елныӊ 9 апрелендә 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Яшьлек» Круглое Поле күпфункцияле үзәгендә.
3.3. Гала-концерт «Яшьлек» Круглое Поле күпфункцияле үзәгендә 2019 елныӊ 18 маенда 18.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәреннән һәм Тукай районыннан җырчылар катнашында уздырылачак .
«Эстрада вокалы»;
«Халык вокалы»;
«Академик вокал».
6. Катнашучыларга шартлар һәм таләпләр
6.1. «Яңа дулкын-2019» популяр музыканы яшь башкаручыларның район фестивалендә катнашучыларга 2019 елныӊ 6 апреленә кадәр электрон почтага катнашу турында гариза (1 кушымта) җибәрергә кирәк: Kultura.Tuk@tatar.ru.
Белешмә өчен телефон: 8(8552)70-13-42
6.2. Сайлап алу турында катнашучылар өч жанрдан (эстрада, халык, академик җырлау) үзләре сайлап бер музыкаль әсәр башкаралар. Башкаручы җырны фонограммада (минус) яки музыка уен кораллары белән яисә акапелла тәкъдим итә. Музыкаль әсәрләр дөньяның төрле телләрендә башкарылырга мөмкин. Фестивальдә катнашучылар фонограмманы минуста флеш-туплаучыда тәкъдим итәләр.
6.3. Зона турының сайлап алынган катнашучылары «Яңа дулкын-2019» Гала-концертының финалына уза һәм жюридан башкаручы репертуары, җыр стиле, имиджы, хореографиясе буенча тәкъдимнәр ала.
6.4. Гала-концертка узган фестивальдә катнашучыларның профессиональ вокалчылар белән уртак репетицияләре финал чыгышына 15 көн кала башлана. Репетицияләр җыелышының төгәл датасы фестивальдә катнашучыларга оештыручылар тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә.
6.5. Катнашучыларның чыгышларын Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Тукай муниципаль районының һәм Яр Чаллы шәһәренең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бәяли.
6.6. Жюри әгъзаларының карары беркетмә белән раслана һәм рәсмиләштерелә. Жюри карары ахыргы нәтиҗә булып тора һәм яңадан карап тикшерелергә тиеш түгел.
6.7. «Яңа дулкын - 2019» Гала-концерты III өлештән тора:
I өлеш – Фестивальне тантаналы ачу тантанасы.
II өлеш – Катнашучыларныӊ вокалчылар белән дуэтта чыгышы.
III өлеш – Җиңүчене һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы. Барлык башкаручыларның финал җыры.
7.1. Район фестивалендә Тукай муниципаль районында яшәүче мәктәп укучылары, студентлар, музыка уку йортларында укучылар катнаша.
7.2. Катнашучыларныӊ яше: 6 яшьтән 18 яшькә кадәр.
8.1. «Яңа дулкын-2019» конкурс-фестивале нәтиҗәләре буенча башкаручылар яшьләренә бәйсез рәвештә I,II,III дәрәҗә дипломнар, истәлекле статуэткалар белән бүләкләнә. Фестивальнең калган катнашучылары катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Җиӊүчегә кубок һәм диплом рәвешендә Гран-при бирелә.
«Яңа дулкын - 2019» популяр музыканы яшь башкаручыларның район фестивале нигезләмәсенә 1 кушымта
«Яңа дулкын-2019» эстрада вокалын башкаручылар
район фестивалендә катнашу өчен гариза
Авыл җирлеге исеме______________________________________________
Юнәлтүче оешма исеме________________________________________
Башкаручыныӊ фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме ____________________________________________________________
Туган елы_________________________________________________________________
Җитәкченеӊ фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме ___________________________________________________________
Репертуар (әсәрнеӊ авторын, яӊгырау вакытын күрсәтеп)
_____________________________________________________________________________________
Телефон ______________________________________________________________________
Юнәлтүче оешма җитәкчесе _________________________________________
Гаризада сайлап алу турында катнашу өчен башкаручы киләчәк торак пунктны (сайлап алып) күрсәтергә кирәк, ул:
- 2019 елныӊ 9 апрелендә 14.30 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр «Афәрин» Комсомол авылы мәдәният йорты;
- 2019 елныӊ 9 апрелендә 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Яшьлек» Круглое Поле күпфункцияле үзәге.
«___» ________________2019 ел
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына 2 кушымта
«Яңа дулкын-2019» популяр музыканы яшь башкаручылар
район фестивален үткәрү буенча смета
|
№ |
Товар исеме |
Саны |
Берәмлек |
Бәясе |
Суммасы, сумнарда |
|
1 |
«Нота» фигурасы |
2 |
шт. |
100,00 |
200,00 |
|
2 |
«Скрипка ачкычы» фигурасы |
2 |
шт. |
120,00 |
240,00 |
|
3 |
Музыка фигурасы |
2 |
шт. |
210,00 |
420,00 |
|
4 |
«Йолдыз» фигурасы 15,5 см |
2 |
шт. |
225,00 |
450,00 |
|
5 |
«Музыка» фигурасы |
2 |
шт. |
130,00 |
260,00 |
|
6 |
Ак цоколь 5,5*2 |
10 |
шт. |
65,00 |
650,00 |
|
7 |
А4 рамкасы кара агач багет |
40 |
шт. |
90,00 |
3600,00 |
|
8 |
Чәчәкләр |
20 |
шт. |
350,00 |
7000,00 |
|
Барлыгы: |
12820,00 |
||||
Итого: 12820,00 (унике меӊ сигез йөз егерме сум 00 тиен)
«Тукай муниципаль районының мәдәният
һәм ял үзәге» МБУ директоры Ф.Ә. Шәрипова
Баш бухгалтер С.Г.Чернова