01.04.2019ел  №1205/1 санлы Карар. «Габдулла Тукайның туган көненә багышланган район чарасын әзерләү һәм үткәрү турында »

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«01» 04.    2019 ел                          Яр Чаллы                                         №1205/1

 

 

 

«Габдулла Тукайның туган көненә багышланган район чарасын әзерләү һәм үткәрү турында »

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2019 елныӊ 24 апрелендә Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган район чарасын оештырырга һәм үткәрергә.
  2. Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тау башына салынгандыр безнең авыл» район рәсем конкурсы турында нигезләмәне расларга                              (1 кушымта).
  3. Тукай муниципаль районының авыл китапханәчеләре өчен Г. Тукай көненә багышланган «Шигърият чишмәсе ул – матурлык» чарасына иң яхшы сценарий район конкурсын уздыру турында нигезләмәне расларга                                  (2 кушымта).
  4. Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Елның һәр көне шигырь булырга мөмкин» район шигъри марафонын үткәрү турында нигезләмәне расларга (3 кушымта).
  5. Чараныӊ чыгымнар сметасын расларга (4 кушымта).
  6. Әлеге карарны муниципаль районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
  7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Г.Ю. Шакировага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                          Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы

Башкарма комитетыныӊ

2019 елныӊ ___ _____________  _____ санлы карарына  4 кушымта

 

 

Г.Тукайның туган көненә багышланган район чарасын үткәрү  буенча чыгымнар сметасы

 

Товар исеме

Саны

Берәмлек

Бәясе

Суммасы, сумнарда

Финанслау чыганаклары

1

Сувенир продукциясе

50

данә

300,00

15000,00

«Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы» МБУ  

2

Китаплар

50

данә

150,00

7500,00

«Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы» МБУ

3

Фирма билгесе белән пакетлар

100

данә

30,00

3000,00

«Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы» МБУ

4

Диплом өчен рамкалар

50

данә

100,00

5000,00

«Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы» МБУ

5

Мәгълүмати стенд

2

данә

15000,00

30000,00

«Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы» МБУ

6

Чәчәкләр

5

данә

500,00

2500,00

«Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы» МБУ

ИТОГО:

63000,00

 

 

 

Барлыгы: 63000,00 (алтыш өч меӊ сум 00 тиен)

 

 

Тукай муниципаль районы

үзәкләштерелгән китапханәләр

системасы» МБУ директоры                                                                                 Л.И. Йосыпова

 

Баш бухгалтер                                                                                                          С.Г. Чернова

pdf
Скачать текст
PDF, 2.60 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International