« 07 » март 2019 ел Яр Чаллы №819
Тукай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия һәм эшче төркем төзү турында
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Профилактик эш үткәрү турында» күрсәтмәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенеӊ 2019 елныӊ 4 февралендәге «Халыкныӊ һәм Татарстан Республикасы территорияләренеӊ янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» 01-19 санлы карары һәм янгын очракларыныӊ артып китүе һәм аларда кешеләрнеӊ һәлак белән бәйле рәвештә,
КАРАР БИРӘ:
1. Тукай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия составын расларга (1 кушымта).
2. Тукай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия нигезләмәсен расларга (2 кушымта).
3. Дәүләт янгынга каршы хезмәте, җирле үзидарә органнары, социаль өлкә хезмәткәрләре, газ хезмәте һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре катнашында Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең, күп балалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтүендә булган гражданнарныӊ йорт хуҗалыкларында газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгын тикшерү буенча эшче төркем составын расларга (3 кушымта).
4. 2019 елда эшче төркемгә торак фондының янгын куркынычсызлыгын һәм өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның, күп балалы гаиләләрнең һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалы гаиләләрнеӊ яшәү шартларын тикшерүне оештырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Юныс кызы Шакировага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ __________________ карарына 1 кушымта
Тукай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия составы
Комиссия составы:
|
Рәис: Авзалов Ленар Гаяз улы – Башкарма комитет Җитәкчесе. Рәис урынбасары: Шакирова Гузәл Юныс кызы - Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Җаваплы секретарь: Ахунова Эльмира Нурмөхәмәт кызы – Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы. Комиссия әгъзалары:.
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ __________________ карарына 2 кушымта
I. Гомуми нигезләмәләр
1. Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең, күп балалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтүендә булган гражданнарныӊ йорт хуҗалыкларында газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгын тикшерү буенча эшче төркем (алга таба – Эшче төркем) үз эшчәнлегендә федераль һәм республика норматив хокукый актларына, шулай ук Тукай муниципаль районы норматив хокукый актларына һәм әлеге нигезләмәгә таяна.
2. Эшче төркем составы, аӊа үзгәрешләр кертү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән раслана.
II. Эшче төркем бурычлары
Эшче төркемнеӊ төп бурычлары:
- гражданнар белән профилактик чаралар үткәрү, аларда торак сектор биналары һәм корылмалары өчен янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре аңлатыла;
- халыкның аз керемле катламына (күп балалы гаиләләргә, социаль куркыныч хәлдә булган балалы гаиләләргә, ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарга) мич җылыткычларын һәм электр үткәргечләрне ремонтлауда адреслы социаль ярдәм күрсәтү;
- коммуналь хезмәтләр буенча бурычлы, балигъ булмаган балалары булган гаиләләр яшәгән торак йортларны газ, су, электр белән тәэмин итүне туктатмауны контрольдә тоту;
- энергоресурсларга тоташтыру буенча проблемалы мәсьәләләрне ачыклау һәм хәл итү буенча һәм янгын куркынычы барлыкка килүгә китерә торган сәбәпләрне бетерү максатында, торак йортларны 100 процент йөреп чыгуга ирешү;
- янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау, янгын турында автоном белдерү җайланмаларын урнаштыру һәм күп балалы гаиләләрнеӊ, социаль куркыныч хәлдә булган балалы гаиләләрнеӊ торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләү өчен финанс средстволарын эзләү.
III. Эшче төркем вәкаләтләре
1. Эшче төркем хокуклы:
- эшче төркем алдында куелган бурычларны хәл итү өчен, җирле үзидарә органнары структур бүлекчәләреннән, тармак оешмалары һәм предприятиеләрдән билгеләнгән тәртиптә кирәкле мәгълүматларны һәм материалларны соратып алырга;
- эшче төркем әгъзаларына аның эшчәнлеге өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирергә;
- кирәк булган очракта, торак-коммуналь хезмәтләр алдында бурычларны киметү мәсьәләләрен хәл итү өчен, билгеләнгән тәртиптә оешма, предприятиеләрне (алар белән килешү буенча) җәлеп итәргә.
IV. Эшче төркем эшчәнлеге тәртибе
1. Эше төркем эшчәнлеге юнәлешләре буенча проблемаларны өйрәнү һәм фикер алышу, шулай ук Тукай муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым мәсьәләләрне карау.
2. Тукай муниципаль районы территориясендә эшче төркем эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча программаларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр эшләү.
3. Эшче төркем алдында куелган бурычларны үтәү кирәк булганда, эшче төркем утырышларын чакыру һәм үткәрү.
4. Эшче төркем утырышын уздыру датасы һәм урыны турында мәгълүмат, утырыш көн тәртибе һәм эшче төркем утырышында карала торган мәсьәләләр буенча материаллар эшче төркемнең барлык әгъзаларына, шулай ук утырышка чакырылган башка затларга утырыш үткәрү датасына ике көннән дә соӊга калмыйча җибәрелә.
5. Эшче төркем утырышы, әгәр анда аның әгъзаларының яртысыннан артыгы катнашса, хокуклы санала.
6. Эшче төркем әгъзасы:
- шәхсән (алмаштыру хокукыннан башка) эшче төркем утырышларында катнаша;
- кирәк булганда, эшче төркемнең җаваплы секретаренә эшче төркем утырышларының көн тәртибе мәсьәләләре буенча үз фикерен язмача юллый;
- эшче төркем җитәкчесе йөкләмәләрен үти.
7. Эшче төркем әгъзасының утырышта шәхсән катнашырга мөмкинлеге булмаган очракта, ул утырышта карала торган мәсьәләләрнең асылы буенча үзенең язма тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җибәрергә хокуклы.
8. Эшче төркем карарлары ачык тавыш бирү юлы белән утырышта катнашучыларның гади күпчелек тавышы белән кабул ителә. Тавыш тигез булган очракта, эшче төркем җитәкчесе тавышы хәлиткеч булып тора.
9. Эшче төркем карарлары эшче төркемнең җаваплы секретаре тарафыннан хәзерләнә һәм эшче төркем җитәкчесе (ә ул булмаганда - эшче төркем җитәкчесе күрсәтмәсе буенча билгеләнгән зат) кул куя торган беркетмәләр белән рәсмиләштерелә.
10. Эшче төркемнең җаваплы секретаре эшче төркем утырышларын үткәрүне оештыра, эшче төркем утырышы көн тәртибе проектларын хәзерләүне тәэмин итә, эшче төркем әгъзаларына утырышларны үткәрү датасы һәм урыны турында хәбәр итә, карарлар хәзерли һәм аларның үтәлешен контрольдә тота, эшче төркем утырышларының беркетмәләрен алып бара һәм саклый.
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ __________________ карарына 3 кушымта
Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең, күп балалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтүендә булган гражданнарныӊ йорт хуҗалыкларында газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгын тикшерү буенча эшче төркем составы
Эшче төркем составы:
1. Хафизова Флера Фәгыйть кызы (килешү буенча) – «Татарстан» торак милекчеләре ширкәте рәисе
2. Вафин Рамил Шамил улы (килешү буенча) – «Нефтебаза» торак милекчеләре ширкәте рәисе