КАРАР «22» апрель 2019 ел № 1471 «Бергә без күбрәк булдырабыз!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты район фестивален үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«22»  апрель 2019 ел                        Яр Чаллы                                         № 1471           

 

 

«Бергә без күбрәк булдырабыз!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты район фестивален үткәрү турында

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елныӊ 12 январендәге  71 санлы карары белән кабул ителгән «2018-2020 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, алкогольле продукция, сыра һәм тәмәке куллануны киметү» район программасын тормышка ашыру кысаларында, инвалид балаларны һәрьяклап үстерүне стимуллаштыру максатыннан,

 

 

КАРАР БИРӘ:

        

  1. 2019 елның 4 маенда «Бергә без күбрәк булдырабыз!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты район фестивален  үткәрергә.
  2. «Бергә без күбрәк булдырабыз!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты район фестивален үткәрү турында нигезләмәне расларга (1 кушымта).
  3. «Тукай муниципаль районы яшүсмерләр клубы» МБУ хисабына чыгымнар сметасын расларга (2 кушымта).
  4. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
  5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ю. Шакировага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                          Л.Г. Авзалов

 

 

                                                                  

 

 

        

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына 1кушымта

 

 

«Бергә без күбрәк булдырабыз!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты район фестивален үткәрү турында нигезләмә  

 

Район фестивале «Өмет җилкәне» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатының IV төбәк фестиваленең сайлап алу туры булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты район фестивале мәдәният бүлеге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге тарафыннан, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте белән берлектә оештырыла һәм уздырыла.

  1. Фестивальнеӊ максаты:

- инвалид балаларны тернәкләндерү һәм социаль адаптация чаралары буларак һәрьяклап үстерүне стимуллаштыру, талантлы инвалид балаларны ачыклау һәм аларга сәнгать иҗаты һәм спорт белән шөгыльләнүдә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, шулай ук һөнәри эшчәнлектә ориентлашуда ярдәм итү.

1.1. Фестивальнеӊ бурычлары:

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны районның мәдәни тормышында актив катнашырга җәлеп итү;

- халык традицияләрен саклау;

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль-мәдәни адаптацияләү проблемаларын хәл итүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итү;

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга иҗади һәм методик ярдәм күрсәтү буенча белгечләрне җәлеп итү;

- хәзерге заман шартларында гаиләнең актив социаль позициясен формалаштыру.

  1. 2.   Фестивальне әзерләү һәм үткәрү буенча кулланма.

        2.1. Район фестивален әзерләү һәм үткәрү әлеге нигезләмә белән расланган оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның район фестивален әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составы:

Шакирова Г.Ю. – район Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

Ахунова Э.Н. – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы (килешү буенча);

Шәрипова Ф.Ә. – «Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры;

Зарипов Г.С. – инвалидлар җәмгыяте рәисе (килешү буенча);

Йосыпова Р.М. – «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире (килешү буенча).

       2.2. Фестивальдә катнашучылар – 6 яшьтән 18 яшькә кадәр, мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирү учреждениеләренә йөрүче, шулай ук өйдә укытылучы балалар, инвалид балаларныӊ иҗади һәм спорт коллективлары.

             Фестиваль өч яшь категориясендә үткәрелә:

             - 7 яшьтән 11 яшькә кадәр балалар;

             - 12 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар;

             - 16 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар.

             Фестивальдә катнашу бушлай. Фестивальдә катнашучыларны фестивальгә алып килү – катнашучы як хисабына.

          2.3. Чыгыш ясау өчен:

а) инвалид балалар укытучылар һәм ата-аналар арасыннан берәрсе белән кертелә;

б) психик авырулары кискенләшкән чорда инвалид балалар кертелми.

Фестиваль үткәрү тәртибе:

Үткәрү датасы – 2019 елныӊ 4 мае. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2019 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә.

Үткәрү урыны – Круглое поле поселогы, «Яшьлек» күп функцияле үзәге. Башлана 11.00 сәгатьтә.

Әлеге фестивальдә җиӊүчеләр 2019 елныӊ 15 маенда Әлмәт шәһәрендә узачак фестивальнең финал турында катнашалар. 

2019 елныӊ 22 маенда Әлмәт шәһәрендә җиңүчеләр катнашында Гала-концерт, бүләкләү тантанасы үткәрелә.

         2.4. Жюри оештыру комитеты әгъзалары тарафыннан тәкъдим ителә.

         2.5. Катнашучыларның сәнгать номерлары түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:

Декоратив-гамәли иҗат: сәйлән белән чигү; оригами; флористика; корама техникасы; чигү; йомшак уенчык; макраме; агачтан, балчыктан, тиредән, камырдан, керамикадан нәфис эшләнмәләр.

Бәяләү критерийлары:

- авторның иҗади индивидуальлеге;

- төсләр куллану;

- эш башкарылган техниканы куллану;

- милли һөнәрчелек үзенчәлекләрен белү һәм күрсәтү;

- оригинальлек.

Әлеге номинациядә декоратив-гамәли сәнгать эшләре күргәзмәсе үткәрелә. Бер катнашучыдан 3 тән артык эш кабул ителми. Һәрбер эш күргәзмәгә кую өчен имзаланырга һәм рәсмиләштерелергә тиеш: эшнеӊ исеме (темасы), авторныӊ исеме, фамилиясе, атасыныӊ исеме, яше, педагогныӊ исеме, фамилиясе, атасыныӊ исеме, учреждение, торак пункт.  Призлы урын алган эшләр кире кайтарылмый.

Сәнгать иҗаты: бирелгән төрле темаларга төсләр белән яки график рәвештә башкарылган композицияләр (акварель, гуашь, май, тушь, карандашлар, акбур һ.б.)

Темалар:

«Дөнья изгелектән һәм яктылыктан ясалган»

«Илебезнеӊ сәнгать һәм мультипликация фильмнарыныӊ яраткан геройлары»

 

«Туган як»

Эшләрне рәсмиләштерүгә мәҗбүри таләпләр:   

1) А3 форматы;

2) кәгазь паспарту (рамкадан һәм багеттан башка);

3) уң якта астагы почмакта имза: эшнеӊ исеме (темасы), авторныӊ исеме, фамилиясе, атасыныӊ исеме, яше, педагогныӊ исеме, фамилиясе, атасыныӊ исеме, учреждение, торак пункт.

Бәяләү критерийлары:

- авторның иҗади индивидуальлеге;

- төсләр куллану;

- эш башкарылган техниканы куллану;

- оригинальлек.

Әлеге номинациядә сәнгать иҗаты эшләре күргәзмәсе үткәрелә. Призлы урын алган эшләр кире кайтарылмый.

Башкару осталыгы:

Вокал (халык, эстрада, автор җыры).

Вокаль ансамбльләр: катнашучылар конкурска фонограммада яки «тере тавыш»та бер әсәр тәкъдим итәләр.

Мәҗбүри таләпләр:

  1. Башкарыла торган әсәрнең конкурсант яшенә туры килүе.
  2. Берничә тупланмада «минус» фонограммасы (CD, USB, flash,Disk).
  3. Номерның дәвамлылыгы 3-4 минут.
  4. Башкарылган әсәр жанрына һәм катнашучының яшенә туры килгән тиешле концерт костюмы булу.

Тәкъдимнәр:  

  1. Россия Федерациясе халыклары телләрендә башкару хуплана.
  2. Җыр чит телдә башкарылган очракта, жюри әгъзалары өчен басма вариантта рус телендәге тәрҗемә текстын тәкъдим итәргә кирәк (1 экземпляр).
  3. «Балачак», «Дуслык», «Туган як» темаларына һәм Бөек Ватан сугышына багышланган темаларга, шулай ук үзебезнең фильмнардан җырлар хуплана.
  4. Башкарылучы номерга сценография һәм  театральләштерү хуплана.

Бәяләү критерийлары:

        - музыка һәм хореография материалын сайлау;

        - сәхнә мөлаемлылыгы һәм артистлык;

        - оригинальлек һәм югары башкару дәрәҗәсе;

        - иҗади индивидуальлек;

        - микрофон белән эшләү.

Фестивальдә катнашучылар чыгышы вакытында «Вокал» номинациясендә «+» фонограммасын куллану тыела.

Хореография (заманча, эстрада, халык биюе).

Мәҗбүри таләпләр:

        1. Берничә тупланмада фонограмма (CD, USB, flash,Disk)

        2. Чыгышныӊ дәвамлылыгы 5-6 минут.

         3. Барлык катнашучылар өчен, шул исәптән конкурсантлар, педагогларны да кертеп, алмаш аяк киеме.

Бәяләү критерийлары:

         - башкару осталыгы дәрәҗәсе (техника, сәнгатьлелек, эмоциональлек);

         - бию композициясе (драматургия, сюжет, хореография рәсеме, фольклор материалны файдалану);

        - сәхнә образын тудыру (грим, костюм, музыкаль материал);

        - сәхнә культурасы.

Сәнгатьле уку: бәйгедә катнашучылар танылган һәм хәзерге заман авторларының проза яки поэзия жанрында рус яки татар телендә бер әсәрен тәкъдим итәләр.  

Мәҗбүри таләпләр:

  1. Конкурс әсәренеӊ дәвамлылыгы:

Проза – 0,5-1,5 бит,

Поэзия – 20-35 юл.

Әсәрнең бер өлешен башкару өчен сайлап алганда, өзек логик тәмамланган булырга тиеш.

  1. Текстны аӊлау.
  2. Башкарылган әсәр жанрына һәм характерына туры килгән тиешле сәхнә костюмы булу.

4.        Башкарылучы әсәрнең тексты басма форматта бирелә (1 экземпляр).

- конкурсантныӊ фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме;

- әсәрнеӊ исеме;

- автор, әдәби чыганак;

- Times Roman шрифты, гади;

- шрифт размеры – 14

- юллар арасы – 1, кырыйлары – 1,5 см.

Туган як, Бөек Ватан сугышы белән бәйле темалар, прозаик әсәрләрне сайлау хуплана.

Әсәрләрне мәктәп программасыннан сайлау хупланмый.

Бәяләү критерийлары:

- индивидуальлек;

- артистлык һәм эмоциональлек;

- сәнгать образын ачу;

- сөйләм культурасы һәм дикция.

Музыка коралларында уйнау: катнашучылар 1 әсәрне тәкъдим итәләр.

Мәҗбүри таләпләр:

Чыгышныӊ дәвамлылыгы 6-7 минут.     

Бәяләү критерийлары:

- башкару техникасы дәрәҗәсе;

- конкурсантныӊ музыкальлеге, эмоциональлеге;

- репертуарныӊ туры килүе, сәхнә образын тудыру (костюм, үз-үзеңне тоту культурасы һ.б.)

 

«Бергә без күбрәк булдырабыз!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты район фестивалендә катнашу өчен гаризаларны 2019 елныӊ 30 апреленә кадәр Kultura.Tuk@tatar.ru  электрон почтага түбәндәге форма буенча җибәрергә кирәк:

 

1 форма

 

Катнашучыныӊ тулы исеме, фамилиясе, атасыныӊ исеме

Туган елы

Адрес

Номинация

Номер исеме

Әсәрнеӊ авторы

Сәнгать җитәкчесе, телефон

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы ______ урта гомуми белем мәктәбе (мәктәпкәчә белем учреждениесе) балаларыныӊ декоратив-гамәли иҗат эшләре исемлеге

    

2 форма

 

Баланыӊ тулы исеме, фамилиясе, атасыныӊ исеме

Туган елы

Адрес

Эшне башкару техникасы

Эшнеӊ исеме

  Сәнгать җитәкчесе, телефон

 

 

 

 

 

 

 

                                             

                                                                  

Белешмә өчен телефон: 8(8552)70-13-42

                                                     

                                                                                

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына 2 кушымта

 

«Бергә без күбрәк булдырабыз!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты район фестивален үткәрү буенча чыгымнар сметасы

 

Товар исеме

Саны

Берәмлек

Бәясе

Суммасы, сумнарда

 

Иҗат итү өчен җыелма

10

данә

180,00

1800,00

 

Туп

20

данә

50,00

1000,00

 

Йомшак уенчык

5

данә

350,00

1750,00

 

Әвәләү өчен камыр

5

данә

180,00

900,00

 

Төсле ком

10

данә

280,00

2800,00

 

Пазллар

10

данә

200,00

2000,00

 

Өстәл уены

10

данә

270,00

2700,00

 

Өстәл уены

10

данә

250,00

2500,00

 

Такта белән шашкалар

20

данә

150,00

3000,00

 

Манара

2

данә

400,00

800,00

 

Эльф өчен кием

4

данә

180,00

720,00

 

Сәйлән

5

данә

270,00

1350,00

 

Тәҗрибәләр

10

данә

300,00

3000,00

 

DOOBL өстәл уены

10

данә

300,00

3000,00

Барлыгы:

27320,00

 

 

Барлыгы: 27320,00 (егерме җиде меӊ өч йөз егерме сум 00 тиен)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.64 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International