«__29__»04.2019 ел Яр Чаллы №1586
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милке турында мәгълүматны ачу хакында нигезләмәне раслау турында
Муниципаль милекне нәтиҗәле һәм рациональ файдалану максатында, 2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ санлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турындагы нигезләмәгә таянып
КАРАР БИРӘ:
3. Тукай муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милкендә булган мөлкәт объектлары турында мәгълүматны Тукай муниципаль районы сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Р.М. Шәймөхәммәтовка йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милке турында мәгълүматны ачу хакында нигезләмә
1. Гомуми нигезләмәләр
Мәгълүмат тарату массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару һәм «Интернет» челтәрендә сайтта урнаштыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Мәгълүмат бирү кызыксынган затларның язма мөрәҗәгатьләре буенча, шул исәптән аерым милек объектлары буенча да гамәлгә ашырыла.
2.1. «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән таратыла торган муниципаль милек турында мәгълүмат түбәндәге мәгълүматлар исемлеге белән билгеләнә (мондый мәгълүматлар закон белән чикләнгән мәгълүматны үз эченә алган очраклардан тыш):
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль учреждениеләре исемлеге (исеме, урнашу урыны);
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль унитар предприятиеләре исемлеге (исеме, урнашу урыны);
устав капиталы өлешләре (акция пакетлары) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милкендә булган хуҗалык җәмгыятьләре исемлеге (хуҗалык җәмгыятенең исеме, урыны, устав капиталында Тукай муниципаль районы өлеше);
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милкендә булган күчемсез мөлкәт (биналар, бүлмәләр) исемлеге (исеме, урнашу урыны, мәйданы, максатчан билгеләнеше, куллануны чикләү, өченче затларның хокукларын йөкләү);
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы);
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) үтәлеше турында хисап.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милке турында күрсәтелгән мәгълүмат шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгарга мөмкин.
3. Кызыксынган затларга мәгълүмат бирү
исәпкә алу объектлары хокук ияләренә яки аларның законлы вәкилләренә;
исәпкә алу объекты хокук иясеннән яки аның законлы вәкиленнән ышанычнамә алган физик һәм юридик затларга;
Россия Федерациясе Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Тукай муниципаль районы Контроль-хисап палатасына;
җирле үзидарә органнарына һәм Татарстан Республикасыныӊ, Россия Федерациясенеӊ башка субъектлары дәүләт хакимияте органнарына;
дәүләт хакимиятенең федераль органнарына, шул исәптән:
күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнарга;
салым органнарына;
судларга, хокук саклау органнарына, исәпкә алу объектлары һәм (яки) аларның хокуклары белән бәйле эшләре булган суд приставларына-башкаручыларга;
федераль монополиягә каршы органга һәм Татарстан Республикасында аның территориаль органына.
3.5. Соратып алынган мәгълүматны бирүдән баш тарту (язма формада бирелә) нигезләнергә тиеш.
Соратып алынган мәгълүматны бирүдән баш тарту өчен нигез булып түбәндәге сәбәпләр тора:
мөрәҗәгатьтә законнар белән чикләнгән мәгълүматны үз эченә алган мәгълүматлар сорала;
мөрәҗәгатьнең эчтәлеге объектны билгеләргә мөмкинлек бирми;
мөрәҗәгатьтә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милке реестрында мәгълүматлар булмаган мөлкәт объекты күрсәтелгән.