2019 елның 8 февралендәге 327 санлы карарына 1 кушымта Татарстан Республикасында «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алуга (төзүгә) исәпкә кую һәм социаль түләүләрне алу хокукы турында таныклык тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты

Татарстан Републикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 8 февралендәге 327 санлы карарына 1 кушымта

 

Татарстан Республикасында «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алуга (төзүгә) исәпкә кую һәм социаль түләүләрне алу хокукы турында таныклык тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламенты (алга таба - регламент) «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алуга (төзүгә) исәпкә кую һәм социаль түләүләрне алу хокукы турында таныклык тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Муниципаль хезмәттән файдаланучылар: физик затлар (алга таба – гариза бирүче).

1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы  Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.

Муниципаль хезмәтне үтәүче – Башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге (алга таба – бүлек).

1.3.1. Башкарма комитетның урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

1.3.2. Бүлекнеӊ урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Башкарма комитетның эш графигы:

дүшәмбе – җомга: 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

шимбә, якшәмбе: ял көннәре.

Ял һәм аш вакыты эчке эш тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.

Белешмә өчен телефон: (8552) 71-42-83.   

Керү шәхесне таныклаучы документлар буенча. 

1.3.3. Муниципаль хезмәт турында мәгълүматны түбәндәгечә алырга мөмкин:

1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен, Башкарма комитет бүлмәләрендә урнашкан муниципаль хезмәт турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары ярдәмендә;

2) «Интернет» челтәрендә муниципаль районныӊ рәсми сайты аша (http:// www. tukay.tatar.ru.);

3) Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (http://uslugi. tatar.ru/);

4) Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы аша (http:// www.gosuslugi.ru/);

5) Башкарма комитетта (бүлектә):

телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;

язмача (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать иткәндә – почта аша кәгазьдә, электрон почта аша электрон рәвештә.

1.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бүлек белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм гариза бирүчеләр белән эшләү өчен Башкарма комитет бүлмәләрендәге мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

2004 елныӊ 29 декабрендәге 188-ФЗ санлы Россия Федерациясе Торак кодексы (алга таба – РФ ТК) (РФ Законнар җыентыгы, 03.01.2005, № 1 (1 өлеш), 14 м.);

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 131-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 06.10.2003, № 40, 3822 м.);

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 210-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 02.08.2010, № 31, 4179 м.);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2010 елныӊ 17 декабрендәге «2011-2015 елларга «Торак» федераль максатчан программасы турында» 1050 санлы карары  (алга таба – «Торак» ФМП) (РФ Законнар җыентыгы, 31.01.2011, № 5, 739 м.);

1999 елныӊ 21 октябрендәге «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» 2443 санлы Татарстан Республиксы Законы (алга таба – 2443 санлы ТР Законы)  (Татарстан Республикасы, № 239, 27.11.1999);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елныӊ 10 сентябрендәге «2008-2010 елларга «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләрен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елныӊ 20 июлендәге «2008-2010 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасы» хакында 315 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында» 655 санлы карары (алга таба – ТР МК 655 санлы карары) (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре һәм башкарма хакимиятнеӊ республика органнары норматив актлары җыентыгы, 17.09.2008, № 35, 1480 м.);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елныӊ 24 сентябрендәге «2012-2015 елларга «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» озак вакытлы максатчан программасы турында» 789 санлы  карары (алга таба – Программа) (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре һәм башкарма хакимиятнеӊ республика органнары норматив актлары җыентыгы, 02.11.2011, № 41, 2109 м.);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елныӊ 27 февралендәге «2012-2015 елларга «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» озак вакытлы максатчан программасына үзгәрешләр кертү турында» 133 санлы карары;

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2012 елныӊ 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы (алга таба – устав);

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2005 елныӊ 22 декабрендәге 4/14 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – БК турында нигезләмә);

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2011 елныӊ 1 мартындагы 8 санлы боерыгы белән расланган бүлек турында нигезләмә (алга таба – бүлек турында нигезләмә);

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2008 елныӊ 17 мартындагы 343 санлы боерыгы белән расланган Башкарма комитетныӊ эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре  (алга таба – кагыйдәләр).

1.5. Әлеге регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

яшь гаиләләр – түбәндәге таләпләргә туры килгән яшь гаиләләр, шул исәптән бер яшь ата-анадан һәм бер яки берничә баладан торган тулы булмаган яшь гаилә:

а) Программаныӊ дәүләт заказчысы тарафыннан яшь гаиләне – Программада катнашучыны  планлаштырылган елда социаль түләү алуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертү турында карар кабул ителгән көнгә  ир белән хатынның яки тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың яше 35 тән артмый;

б) Программаны гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану;

в) торак бәясен (уртача бәя) түләү өчен, социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә, гаиләнең керемнәре яисә башка акча средстволары  булу.  

Субсидия –  гражданнарга күрсәтелә торган социаль хезмәтләр өчен максатчан билгеләнеше булган тулы яки өлешчә түләү.

Әлеге регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба - гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтүне сорау аңлашыла (210-ФЗ санлы Федераль законның 2 маддәсе 2 пункты, 27.07.2010 ел). Гариза Башкарма комитет карары белән расланган үрнәк яки стандарт бланкта ирекле формада тутырыла.

 

 

 

2. Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү стандартына таләп исеме

Стандартка таләпләр эчтәлеге

Хезмәт күрсәтүне яки таләпне билгеләүче норматив акт

2.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү исеме

Исәпкә кую һәм «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алу (төзү) өчен социаль түләү алу хокукы турында таныклык бирү

РФ ТК 2 маддәсе, 2 п.;

2443 санлы ТР Законынын 1 маддәсе;

 

2.2. Муниципаль хезмәтне турыдан-туры күрсәтүче башкарма хакимият органы исеме

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Башкарма комитет турында нигезләмә

2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау

Яшь гаиләгә торак сатып алу яки төзү өчен субсидия бирү

Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында карар

 

2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы

Субсидия алу өчен чиратка кую - гариза биргән көннән 23 көн эчендә.

Чират җитүне көтү вакыты муниципаль хезмәт күрсәтү вакытына керми.

Чират тәртибендә субсидия алуга таныклык рәсмиләштерү - ТР бюджетыннан акча кергәннән соң 10 көн эчендә.

 

2.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен, законнар һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

1) гариза ике нөсхәдә (бер нөсхә гариза теркәү датасын һәм аңа теркәлгән документларны күрсәтеп, мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарыла) (яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану турында документы булмаган очракта);

2) гаиләнең һәр әгъзасының шәхесен раслаучы документлар;

3) вәкил вәкаләтләрен раслаучы документ (әгәр мөрәҗәгать итүче исеменнән вәкил эшли икән);

4) никахлашу турында таныклык (тулы булмаган гаиләгә кагылмый);

5) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуны һәм түләү сәләтен раслау өчен кирәкле документлар теркәлгән ике нөсхәдә гариза (гаризаның бер нөсхәсе гариза кабул итү датасын һәм аңа теркәлгән документларны күрсәтеп мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарыла);

6) җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, башкарма хакимият федераль органнарының территориаль органнары тарафыннан «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 9 маддәсе нигезендә яшь гаилә әгъзалары турында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә яшь гаиләнең балигъ булган әгъзаларының язма ризалыгы;

7) яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ яки кредит килешүе (займ килешүе) төзегән мизгелгә яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документлар, әмма 2006 елның 1 январеннән да иртәрәк түгел;

8) яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ яки ипотека торак кредиты (займ) акчаларыннан файдаланып сатып алынган (төзелгән) торак урынына милек хокукын дәүләт теркәве турында таныклык һәм тиешле кредит килешүе төзегән вакытта яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документлар (займ килешүе);

9) күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән күчемсез милек объектларына хокук билгеләүче документлар.

Программада катнашу өчен, 2011 елның 1 январенә кадәр алынган торак кредитлары буенча төп бурыч суммасын түләү, шул исәптән торак урыны сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен ипотека, яки торак займнары буенча процентларны түләү максатында (әлеге кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш): 

1) 2011-2015 елларга «Торак» федераль максатчан программасының «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын һәм 2012-2015 елларга «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» озак вакытлы максатчан программасын гамәлгә ашыруда катнашу мөмкинлеге өчен, җирле үзидарә органы тарафыннан торак законнарында каралган нигезләрдә яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану турында ике нөсхәдә гариза (бер нөсхә гариза теркәү датасын һәм теркәлгән документларны күрсәтеп мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарыла) (яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану турында документы булмаган очракта);

2) гаиләнең һәр әгъзасының шәхесен раслаучы документлар;

3) вәкил вәкаләтләрен раслаучы документ (әгәр мөрәҗәгать итүче исеменнән вәкил эшли икән);

4) никахлашу турында таныклык (тулы булмаган гаиләгә кагылмый);

5) ипотека торак кредиты (займ) акчаларын файдаланып сатып алынган (төзелгән) торак урыны төзелешенә 2012-2015 елларга «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» озак сроклы максатчан программасының дәүләт заказчысы тарафыннан расланган документлар (индивидуаль торак йорт төзелеп бетмәгән очракта);

6) 2006 елның 1 январеннән 2010 елның 31 декабренә кадәр төзелгән кредит килешүе (займ килешүе) күчермәсе;

7) яшь гаилә торак урынына мохтаҗ дип табуны раслаучы документ;

8) кредитордан (бурычка бирүчедән) төп бурыч калдыгы суммасы һәм ипотека торак кредитыннан (займнан) файдаланган өчен процент түләү буенча бурыч суммасы турында белешмә;

9) күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән күчемсез милек объектларына хокук билгеләүче документлар

1050 санлы РФ карары белән расланган кагыйдәләрнеӊ 15 п.; 655 санлы ТР МК карары белән расланган кагыйдәләрнеӊ 14 п. 

2.6 Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган һәм гариза бирүче тәкъдим итәргә хокуклы муниципаль хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алына:

1) ипотека торак кредиты (займ) акчаларыннан файдаланып сатып алынган (төзелгән) торак урынына күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана ала алырлык белешмәләрне үз эченә алган);

2) 2-НДФЛ формасы буенча белешмә;

3) шәхси эшмәкәр булып торучы затның 3-НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр;

4) социаль түләүләр алу турында мәгълүматлар;

5) торак урынның гомуми мәйданы һәм бирү датасы күрсәтелгән финанс-шәхси счеты;

6) йорт кенәгәсеннән өземтә.

Программада катнашу өчен, 2011 елның 1 январенә кадәр алынган торак кредитлары буенча төп бурыч суммасын түләү, шул исәптән торак урыны сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен ипотека, яки торак займнары буенча процентларны түләү максатында (алга таба – кредитлар буенча бурычны түләү) (әлеге кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш): 

1) ипотека торак кредиты (займ) акчаларыннан файдаланып сатып алынган (төзелгән) торак урынына күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана ала алырлык белешмәләрне үз эченә алган)

 

2.7. Муниципаль хезмәт күрсәтүче башкарма хакимият органы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, норматив хокукый актларда каралган очракларда алар белән килештерү таләп ителгән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның структур бүлекчәләре  исемлеге

Килештерү таләп ителми 

 

2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

1) документларны тиешле затныӊ тапшырмавы;

2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә туры килмәве;

3) гаризада һәм гаризага теркәлә торган документларда төзәтүләр, аларның эчтәлеген төрлечә аӊларга мөмкинлек бирә торган җитди хаталар булу;

4) башка органга документлар тапшыру

 

2.9. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Хезмәт күрсәтүне туктату өчен нигез каралмаган.

Баш тарту өчен нигезләр:

а) яшь гаиләнең әлеге регламентныӊ 1.5 пункты таләпләренә туры килмәве;

б) мөрәҗәгать итүче тарафыннан документлар тулы күләмдә тапшырылмаган яисә тапшырылган гаризада һәм (яки) документларда тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүмат бар;

в) социаль түләүне яисә федераль бюджет акчалары исәбеннән дәүләт ярдәменең башка рәвешләрен кулланып торак шартларын яхшыртуга элек гамәлгә ашырылган хокук;

г) торак шартларын начарайтуга китергән гамәлләр кылган көннән вакыт (биш ел) үтмәгән;

д) тапшырылган документларда мәгълүматларның дөрес булмавы

РФ ТК 53 маддәсе;

655 санлы ТР МК карары белән расланган кагыйдәләрнеӊ 17 п. 

2.10. Муниципаль хезмәт күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Муниципаль хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә

 

 

2.11. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәт күрсәтүләр өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре, шул исәптән мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп 

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәт күрсәтү таләп ителми 

 

2.12. Муниципаль хезмәт күрсәтүне сораганда һәм мондый хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен алганда чиратның максималь вакыты

Чират булганда муниципаль хезмәт алуга гариза бирү 15 минуттан да артмаска тиеш.

Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алган очракта, чиратта көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш

 

2.13. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакыты

Гариза кергән вакыттан бер көн эчендә

 

 

2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган биналарга таләпләр

 

Кәгазьдә гариза бүлеккә тапшырыла.

Әлеге урын өстәл һәм урындыклар, муниципаль хезмәт алу өчен кирәкле документларны, гариза тутыру үрнәкләрен үз эченә алган мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган

 

2.15. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфат күрсәткечләре

Муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең һәркем өчен мөмкин булуы күрсәткечләре булып тора:

бинаныӊ җәмәгать транспорты йөри торган урында урнашуы;

кирәкле санда белгечләр, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган биналар булу;

мәгълүмати стендларда, «Интернет» челтәрендә мәгълүмат ресурсларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу.

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәгеләр булмау белән характерлана:

мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан документлар кабул иткәндә һәм тапшырганда чиратлар;

муниципаль хезмәт күрсәтү срокларын бозу;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаять;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гариза бирүчеләргә карата әдәпсез, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (алга таба – КФҮ) муниципаль хезмәт күрсәткәндә консультация, документлар кабул итү һәм бирүне КФҮ белгече башкара

 

2.16. Электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре

Муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне Интернет кабул итү бүлмәсе аша яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша алырга мөмкин.

Әгәр закон нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны электрон формада бирү каралган булса, гариза Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (http://uslugi.tatar.ru/) яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы аша (http:/ www.gosuslugi.ru/ бирелә

 

 

3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм башкару вакыты, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре, шулай ук административ процедураларны дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыннарында башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр тәртибен тасвирлау

3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;

2) гариза кабул итү һәм теркәү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юнәлтү;

4) комисия тарафыннан торак шартларын тикшерү;

5) муниципаль хезмәт нәтиҗәсен әзерләү;

6) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү.

3.2. Гариза бирүчегә консультация бирү

3.2.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен бүлеккә шәхсән, телефоны буенча һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә консультация бирә, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документлар формасы һәм башка мәсьәләләр буенча, кирәк булганда гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар мөрәҗәгать итү көнендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документлар составы, формасы һәм рөхсәт алуга башка мәсьәләләр буенча консультацияләр.

         3.3. Гариза кабул итү һәм теркәү

 3.3.1. Мөрәҗәгать итүче үзе яки ышанычлы зат аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм әлеге регламентныӊ 2.5 пункты нигезендә бүлеккә документлар тапшыра.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формадагы гариза электрон почта яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша бүлеккә җибәрелә. Электрон формада кергән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

3.3.2. Гаризалар кабул итүче бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

- мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләү;

- мөрәҗәгать итүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышаныч кәгазе буенча эш иткән очракта);

- әлеге регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булу-булмавын тикшерү;

- тәкъдим ителгән документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә рәсмиләштерү, документларда сызылган сүзләр, төзәтүләр булмау).

Кимчелекләр булмаган очракта бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

- махсус журналда гариза кабул итү һәм теркәү;

- мөрәҗәгать итүчегә, документларны кабул итү датасы, керү номеры, муниципаль хезмәт күрсәтүне үтәү датасы һәм вакытын күрсәтеп, тапшырылган документлар исемлеге күчермәсен тапшыру;

- гаризаны Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә җибәрү.

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, документларны кабул итүче бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булу турында хәбәр итә һәм документларны кабул итмәү өчен ачыкланган нигезләрне язмача аӊлатып документларны кире кайтара.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:

гаризаны һәм документларны 15 минут эчендә кабул итү;

гаризаны гариза кергән вакыттан бер көн эчендә теркәү;

Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә юнәлтелгән яки документлар гариза бирүчегә кире кайтарылган.

3.3.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм документларны бүлеккә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.

3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юнәлтү

3.4.1. Бүлек белгече ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша электрон формада түбәндәгеләрне сората:

1) күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана алырлык белешмәләр булган) ипотека торак кредиты (займ) акчаларыннан файдаланып сатып алынган (төзелгән) торак урынына өземтә;

2) 2-НДФЛ формасы буенча белешмәләр;

3) шәхси эшмәкәр булган затныӊ керемнәре турында 3-НДФЛ формасы буенча белешмә;

4) социаль түләүләр алу турында мәгълүмат.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза кергән вакыттан алып бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: юнәлдерелгән запрос.

3.4.2. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән запрос нигезендә мәгълүмат белән тәэмин итүче белгечләр соратып алына торган документларны (мәгълүматны) тапшыралар яисә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында хәбәрнамәләр җибәрәләр (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә).

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар органга яки оешмага ведомствоара запрос кергән көннән биш көн эчендә гамәлгә ашырыла, әгәр ведомствоара сорауга җавап әзерләүнең һәм җибәрүнең башка сроклары федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хокукый актлары һәм федераль законнар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән билгеләнмәгән булса.

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән документлар (мәгълүматлар) яки баш тарту турында хәбәрнамә.

3.5. Торак комиссиясе тарафыннан торак шартларын тикшерү

3.5.1.Бүлек белгече гамәлгә ашыра:                                               

тапшырылган документлардагы мәгълүматларныӊ дөреслеген тикшерү;

хисап эшен рәсмиләштерү (барлык документларны аерым папкага туплау);

муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен әлеге регламентның 2.9 пунктында каралган нигезләрнең булу-булмавын тикшерү. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, бүлек белгече муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында бәяләмә әзерли. Бәяләмә хисап эшенә теркәлә;

гаиләнең хисап эше торак комиссиясе каравына юнәлтелә (алга таба – комиссия).

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар запросларга җаваплар кергән вакыттан бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: комиссиягә җибәрелгән исәпкә алу эше.

3.5.2. Комиссия секретаре яшь гаиләнең торак шартларын тикшерү буенча эшне оештыра. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелә, ул тикшерү уздырган затларның имзалары белән раслана. Хисап эшен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча субсидия алу хокукына ия затлар исемлегенә кертү һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итә. Комиссия карары беркетмәдән өземтә рәвешендә рәсмиләштерелә һәм бүлек белгеченә җибәрелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар хисап эше кергән вакыттан алып җиде көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: тикшерү акты.

3.6.  Муниципаль хезмәт нәтиҗәсен әзерләү

3.6.1. Бүлек белгече комиссия карары һәм тикшерү акты нигезендә мөрәҗәгать итүчене субсидия алуга чиратта торучылар исемлегенә кертә яки муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат әзерли.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан соң биш көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: раслау өчен юнәлдерелгән документ проекты.

3.6.2. Башкарма комитет Җитәкчесе исемлекләрне раслый яки баш тарту турында хатка кул куя һәм бүлеккә җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: расланган документ.

3.6.3. Бүлек белгече расланган исемлек алгач, гариза бирүченең мәгълүматларын сертификат бирүгә вәкаләтле республика башкарма органына җибәрә. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта, кул куелган хатны гариза бирүчегә почта аша җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүченең җибәрелгән мәгълүматлары яки баш тарту турында хат.

3.7. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү

3.7.1. Бүлек белгече кергән мәгълүматлар нигезендә субсидия алуга дәгъва итүче яшь гаиләләрнең исемлеге белән билгеләнгән чират тәртибендә субсидия алуга таныклык рәсмиләштерә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен билгеләнгән акчалар кергәннән соң ун көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: субсидия алуга таныклык бирү.

3.7.2. Яшь гаиләнең бирелгән таныклыкны алыштыруны таләп иткән хәле барлыкка килгәндә, яшь гаилә таныклык биргән органга, аны алыштыруны таләп иткән шартларны күрсәтеп, алыштыру турында гариза һәм әлеге шартларны раслаучы документларны тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар 3.1-3.6 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла. 

Процедураларның нәтиҗәсе: яңа таныклык бирү.

3.8. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү

3.8.1.  Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу өчен КФҮкә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

3.8.2. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү билгеләнгән тәртиптә расланган КФҮ эш регламенты нигезендә гамәлгә ашырыла.

3.8.3. КФҮтән муниципаль хезмәт алуга документлар кергәндә процедуралар әлеге Регламентның 3.3-3.6 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе КФҮкә җибәрелә.

 

4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары

 

4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерү, җирле үзидарә органы вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карарлар әзерләүне үз эченә ала.

Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып тора:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документлар проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;

2) билгеләнгән тәртиптә эш кәгазьләрен алып баруны тикшерү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен билгеләнгән тәртиптә тикшереп тору.

Контроль тикшерүләр план нигезендә (җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ярты еллык яки еллык планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык мәсьәләләр (комплекслы тикшерүләр) яисә мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча сорау каралырга мөмкин.

Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр кылуны контрольдә тоту һәм карарлар кабул итү максатында, Башкарма комитет Җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.

4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедураларда билгеләнгән гамәлләр үтәлешен агымдагы контрольдә тоту Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы инфраструктура үсеше буенча урынбасары һәм  инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан башкарыла.

4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очраклары ачыкланганда, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризаларын вакытында карап тикшермәгән өчен җаваплылыкка ия.

Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (урынбасары) әлеге регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрнең вакытында һәм (яки) тиешенчә башкарылмавы өчен җаваплы.

Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә торган (гамәлгә ашырыла торган) карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җаваплы.

4.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан тикшереп тору муниципаль хезмәт күрсәткәндә эшчәнлекнең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.

 

5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органнарның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләрнең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе

5.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Башкарма комитет хезмәткәрләре гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр тәртиптә Башкарма комитетка, муниципаль берәмлек Советына шикаять бирергә хокуклы.

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән шул исәптән түбәндәге очракларда да мөрәҗәгать итә ала:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакытын бозу;

2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу;

3) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралмаган документларны таләп итү;

4) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

5) Федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасыныӊ, Тукай муниципаль районыныӊ башка норматив хокукый актлары белән каралмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;

6) мөрәҗәгать итүчедән, муниципаль хезмәт күрсәткәндә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы муниципаль  норматив хокукый актларында каралмаган түләү алу;  

7) Башкарма комитетның, Башкарма комитет вазыйфаи затыныӊ муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозу.

5.2. Шикаять язма рәвештә кәгазьдә яки электрон формада бирелә.

Шикаять почта, КФҮ аша, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре, Тукай муниципаль районының рәсми сайты, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (http://uslugi.tatar.ru/), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (функцияләре) (http://www.gosuslugi.ru/) аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси кабул итү вакытында кабул ителергә мөмкин.

5.3. Шикаятьне карау срогы – теркәлгән көннән алып унбиш эш көне эчендә. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының мөрәҗәгать итүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тартуына яисә мондый төзәтмәләрнеӊ билгеләнгән срогын бозуга шикаять биргән очракта – аны теркәгән көннән соң биш эш көне эчендә.

5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмау) шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең исеме;

2) мөрәҗәгать итүченең – физик затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә мөрәҗәгать итүченең – юридик затныӊ исеме, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (булган очракта) һәм җавап бирү өчен почта адресы;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәренең шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмау) турында мәгълүматлар;

4) мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмау) белән килешмәгәнне раслаучы дәлилләр.

5.5. Шикаятькә шикаятьтә бәян ителгән хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре теркәлергә мөмкин. Бу очракта шикаятькә теркәлеп бирелә торган документлар исемлеге китерелә.

5.6. Шикаять муниципаль хезмәт алучы тарафыннан имзалана.

5.7. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе (муниципаль район Башлыгы) түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

1) шикаятьне канәгатьләндерә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән ялгышлык һәм хаталарны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән каралмаган акчаларны кире кайтару һ.б. рәвешләрдә;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.

5.8. Әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм мөрәҗәгать итүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап җибәрелә.

5.8.1. Шикаять тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүченеӊ  әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында, дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатында, дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, күпфункцияле үзәк яки әлеге Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм алга таба гамәлләр турында (аларны мөрәҗәгать итүчегә дәүләт яки муниципаль хезмәт күрсәтүне алу максатында кылырга кирәк) мәгълүмат күрсәтелә.

5.8.2. Шикаять мөрәҗәгать итүченеӊ  әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.

5.9. Шикаятьне карау барышында яки нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы билгеләре яки җинаять билгеләре ачыкланса, шикаятьләр карау буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.

 

 

 

 

Кушымта

(белешмә өчен)

 

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы вазыйфаи затлар реквизитлары,

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Башкарма комитет Җитәкчесе

70-00-76

tukay@tatar.ru

Бүлек башлыгы

70-15-13

gulnazishakova@mail.ru

Бүлек белгече

71-42-83

tykcontrol@mail.ru

       

 

 

 

 

doc
Скачать текст
DOC, 176.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International