Татарстан Републикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 8 февралендәге 327 санлы карарына 3 кушымта
Торак урыннарына мохтаҗ гражданнарның аерым категорияләрен исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты
1.1. Әлеге муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламенты (алга таба - регламент) торак урыннарына мохтаҗ гражданнарның аерым категорияләрен исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтү стандартын һәм тәртибен билгели (алга таба – муниципаль хезмәт).
1.2. Муниципаль хезмәттән файдаланучылар: торак урыннарына мохтаҗ физик затлар (алга таба – гариза бирүче).
1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.
Муниципаль хезмәтне үтәүче – Башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге (алга таба – бүлек).
1.3.1. Башкарма комитетның урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.
Эш графигы:
дүшәмбе – җомга: 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе: ял көннәре.
Ял һәм аш вакыты эчке эш тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.
Белешмә өчен телефон: (8552)71-42-83.
Җәмәгать транспорты белән «Культура Паркы», «Энергетик» мәдәният йорты» тукталышларына кадәр барырга:
- 1, 2, 6, 7, 8, 10, 16, 22, 43, 203, 205, 211, 305 нче автобуслар;
- 1, 4, 6, 8 нче трамвайлар.
Керү шәхесне таныклаучы документлар буенча.
1.3.2. Муниципаль районныӊ «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – «Интернет» челтәре) рәсми сайт адресы – http:// www.tukay.tatar.ru.
1.3.3. Муниципаль хезмәт турында мәгълүматны түбәндәгечә алырга мөмкин:
1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен, Башкарма комитет бүлмәләрендә урнашкан муниципаль хезмәт турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары ярдәмендә;
2) «Интернет» челтәрендә муниципаль районныӊ рәсми сайты аша (http:// www. tukay.tatar.ru.);
3) Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (http://uslugi. tatar.ru/);
4) Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы аша (http:// www.gosuslugi.ru/);
5) Башкарма комитетта (бүлектә):
телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;
язмача (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать иткәндә – почта аша кәгазьдә, электрон почта аша электрон рәвештә.
1.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бүлек белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм гариза бирүчеләр белән эшләү өчен Башкарма комитет бүлмәләрендәге мәгълүмат стендларында урнаштырыла.
1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:
2004 елныӊ 29 декабрендәге 188-ФЗ санлы Россия Федерациясе Торак кодексы (алга таба – РФ ТК) (РФ Законнар җыентыгы, 03.01.2005, № 1 (1 өлеш), 14 м.);
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 210-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 02.08.2010, № 31, 4179 м.);
«Ветераннар турында» 1995 елныӊ 12 январендәге 5-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 5-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 16.01.1995, № 3, 168 м.);
«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елныӊ 24 ноябрендәге 181-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 181-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 27.11.1995, № 48, 4563 м.);
«Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында» 1996 елныӊ 21 декабрендәге 159-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 159-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 23.12.1995, № 52, 5880 м.);
Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2010 елныӊ 17 декабрендәге «2011-2015 елларга «Торак» федераль максатчан программасы турында» 1050 санлы карары (алга таба – «Торак» ФМП) (РФ Законнар җыентыгы, 31.01.2011, № 5, 739 м.);
«Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме һәм дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү турында» 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 69-ТРЗ санлы ТР законы) (Татарстан Республикасы, № 259-260, 31.12.2004);
«Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль найм шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елныӊ 13 июлендәге 31- ТРЗ санлы Татарсан Республикасы Законы (Татарсан Республикасы, № 144, 20.07.2007)
«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ (алга таба – 45-ТРЗ санлы ТР Законы) (Татарстан Республикасы, №155-156, 03.08.2004);
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан үзләренә беркетелгән торак урыны булмаган затларны торак белән тәэмин итү чаралары турында» ТР Министрлар Кабинетыныӊ 2007 елныӊ 18 декабрендәге 732 санлы карары (алга таба – ТР Министрлар Кабинетыныӊ 2007 елныӊ 18 декабрендәге 732 санлы карары) (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимияте органнары норматив актлары җыентыгы, 11.06.2008, № 22, 865 м.);
Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2012 елныӊ 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы (алга таба – устав);
Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2005 елныӊ 22 декабрендәге 4/14 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – БК турында нигезләмә);
Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2010 елныӊ 1 мартындагы 12 санлы боерыгы белән расланган бүлек турында нигезләмә (алга таба – бүлек турында нигезләмә);
Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2008 елныӊ 17 мартындагы 343 санлы боерыгы белән расланган Башкарма комитетныӊ эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре (алга таба – кагыйдәләр).
1.5. Әлеге регламентта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ Россия Федерациясе гражданнарының аерым категорияләрен исәпкә кую дигәндә исемлеге федераль норматив хокукый актлар һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән гражданнарны торак белән тәэмин итү аӊлашыла.
Торак хокукы объектлары – торак биналар:
торак йорт, торак йорт өлеше – бүлмәләрдән, шулай ук гражданнарның мондый бинада яшәүләре белән бәйле көнкүреш һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән ярдәмче куллану бүлмәләреннән торган шәхси билгеләнгән бина;
фатир, фатир өлеше – күпфатирлы йортта мондый йортта гомуми файдалану бүлмәләренә турыдан туры керү мөмкинлеген тәэмин итүче һәм бер яки берничә бүлмәдән, шулай ук гражданнарның мондый бинада яшәүләре белән бәйле көнкүреш һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән ярдәмче куллану бүлмәләреннән торган структур-аерымланган бина
бүлмә – гражданнарның торак йорт яки фатирда турыдан-туры яшәү урыны сыйфатында файдалану өчен билгеләнгән торак йорт яки фатир өлеше.
Әлеге регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба - гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтүне сорау аңлашыла (210-ФЗ санлы Федераль законның 2 маддәсе 2 пункты, 27.07.2010 ел). Гариза Башкарма комитет карары белән расланган үрнәк яки стандарт бланкта ирекле формада тутырыла.
2. Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты
|
Муниципаль хезмәт күрсәтү стандартына таләп исеме |
Стандартка таләпләр эчтәлеге |
Хезмәт күрсәтүне яки таләпне билгеләүче норматив акт |
|
2.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү исеме |
Торак урыннарына мохтаҗ гражданнарның аерым категорияләрен исәпкә кую
|
РФ ТК 51 м.; 5-ФЗ санлы Федераль закон; ТР Министрлар Кабинетыныӊ 732 санлы карары, 18.12.2007 |
|
2.2. Муниципаль хезмәтне турыдан-туры күрсәтүче башкарма хакимият органы исеме |
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
|
2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау |
Чиратта торучылар исемлегенә кертү турында карар Хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат
|
РФ ТК 51 м.; 5-ФЗ санлы Федераль закон; ТР Министрлар Кабинетыныӊ 732 санлы карары, 18.12.2007 |
|
2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы |
Торак комиссиясе каравына материаллар әзерләү - 25 көн. «Татарстан Республикасы буенча гражданнарның җыелма исемлегенә гаилә әгъзалары белән яңа гариза бирүчеләрне теркәү турында» карар чыгару - 8 көн. Мөрәҗәгать итүчегә Татарстан Республикасы буенча гаиләләр реестрына кертү турында мәгълүмат бирү - карар кергән вакыттан алып, ике көн эчендә. Комиссиянең чираттагы утырышын көтү срогы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коммерциясез оешмасы тарафыннан административ процедураларны үтәү срогы хезмәт күрсәтү вакытына керми. Комиссия утырышлары айга бер тапкыр уздырыла |
|
|
2.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен законнар һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге |
1) гариза; 2) шәхесне раслаучы документлар; 3) вәкил вәкаләтләрен раслаучы документ (әгәр мөрәҗәгать итүче исеменнән вәкил эшли икән); 4) анкета; 5) мөрәҗәгать итүчене һәм аның гаиләсен торак шартларын яхшырту өчен исәпкә алу турында мәсьәләне карау өчен кирәкле документлар
|
|
|
2.6 Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган һәм гариза бирүче тәкъдим итәргә хокуклы муниципаль хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге |
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алына: 1) хәрби хезмәт үтү, шулай ук 1993 елның 12 февралендәге 4468-1 санлы Россия Федерациясе Законы белән каралган аңа тиң булган башка хезмәт чорлары турында белешмәләр (хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар өчен); 2) йорт кенәгәсеннән өземтә (документ җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән очракта); 3) торак һәм торак урынның гомуми мәйданы һәм бирү датасы күрсәтелгән финанс-шәхси счеты (документ җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән очракта); 4) Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органыннан ерак Себер районнарында һәм аларга тиңләштерелгән урыннарда эшләү чорлары турында белешмә, (аларны исәпкә алып, тиешле нигез буенча пенсия хокукы билгеләнгән һәм (яки) пенсия күләме исәпләнгән (ерак Себер районнарыннан чыккан гражданнар өчен); 5) гражданинның даими яшәү урыны буенча халык мәшгульлеге хезмәте органнарының гражданинны билгеләнгән тәртиптә эшсез дип тану (датасын күрсәтеп) турында белешмә (ерак Себер районнарыннан килгән гражданнар өчен); 6) күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан аерым затныӊ булган күчемсез милек объектларына хокуклары турында өземтә (ата - аналар белән бергә яшәүче һәм үз гаиләләрен кормаган күп балалы гаиләләр өчен) (ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен); 7) даими яшәү өчен торак урыны, торак төзелешенә (сатып алуга) ссудалар яки субсидияләр алу (алмау) яки мәҗбүри күченүчеләр (мәҗбүри күченүчеләр дип танылган гражданнар өчен) тарафыннан югалткан торак өчен компенсация алу (алмау) турында белешмә. |
|
|
2.7. Муниципаль хезмәт күрсәтүче башкарма хакимият органы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, норматив хокукый актларда каралган очракларда алар белән килештерү таләп ителгән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның структур бүлекчәләре исемлеге |
Чиратта торучылар исемлеге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (алга таба – Дәүләт торак фонды) белән килештерелә |
|
|
2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге |
1) документларны тиешле затныӊ тапшырмавы; 2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә туры килмәве; 3) гаризада һәм гаризага теркәлә торган документларда төзәтүләр, аларның эчтәлеген төрлечә аӊларга мөмкинлек бирә торган җитди хаталар булу; 4) башка органга документлар тапшыру |
|
|
2.9. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге |
Хезмәт күрсәтүне туктату өчен нигез каралмаган. Баш тарту өчен нигезләр: 1) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую хокукын расламый торган документлар тапшыру; 2) мөрәҗәгать итүче тарафыннан документлар тулы күләмдә тапшырылмаган яисә тапшырылган гаризада һәм (яки) документларда тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүмат бар; 3) торак шартларын начарайтуга китергән гамәлләр кылган көннән вакыт (биш ел) үтмәгән; 4) тиешле документ мөрәҗәгать итүче тарафыннан үз инициативасы буенча тапшырылмаган очракта, ведомствоара запроска дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының яисә дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы ведомство карамагындагы оешманың муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында җавабы килү |
ст. 53 ЖК РФ
|
|
2.10. Муниципаль хезмәт күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре |
Муниципаль хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә |
|
|
2.11. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәт күрсәтүләр өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре, шул исәптән мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп |
Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәт күрсәтү таләп ителми |
|
|
2.12. Муниципаль хезмәт күрсәтүне сораганда һәм мондый хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен алганда чиратның максималь вакыты |
Чират булганда муниципаль хезмәт алуга гариза бирү 15 минуттан да артмаска тиеш. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алган очракта, чиратта көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш |
|
|
2.13. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакыты |
Гариза кергән вакыттан бер көн эчендә
|
|
|
2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган биналарга таләпләр |
Кәгазьдә гариза бүлеккә тапшырыла Әлеге урын өстәл һәм урындыклар, муниципаль хезмәт алу өчен кирәкле документларны, гариза тутыру үрнәкләрен үз эченә алган мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган |
|
|
2.15. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфат күрсәткечләре |
Муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең һәркем өчен мөмкин булуы күрсәткечләре булып тора: бинаныӊ җәмәгать транспорты йөри торган урында урнашуы; кирәкле санда белгечләр, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган биналар булу; мәгълүмати стендларда, «Интернет» челтәрендә мәгълүмат ресурсларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәгеләр булмау белән характерлана: мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан документлар кабул иткәндә һәм тапшырганда чиратлар; муниципаль хезмәт күрсәтү срокларын бозу; муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаять; муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гариза бирүчеләргә карата әдәпсез, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (алга таба – КФҮ) муниципаль хезмәт күрсәткәндә консультация, документлар кабул итү һәм бирүне КФҮ белгече башкара |
|
|
2.16. Электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре |
Муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне Интернет кабул итү бүлмәсе аша яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин. Әгәр закон нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны электрон формада бирү каралган булса, гариза Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (http://uslugi.tatar.ru/) яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы аша (http:/ www.gosuslugi.ru/ бирелә |
|
3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм башкару вакыты, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре, шулай ук административ процедураларны дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыннарында башкару үзенчәлекләре
3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр тәртибен тасвирлау
3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:
1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;
2) гариза кабул итү һәм теркәү;
3) торак шартларын тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану;
4) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара мөрәҗәгатьләр формалаштыру һәм җибәрү;
5) документларны торак комиссиясе каравына җибәрү;
6) комиссия тарафыннан материалларны карау;
7) чиратта торучылар исемлегенә кертү турында карар проектын әзерләү, исемлекне формалаштыру;
8) мөрәҗәгать итүчегә кабул ителгән карар турында хәбәр итү.
3.2. Гариза бирүчегә консультация бирү
3.2.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен бүлеккә шәхсән, телефоны буенча һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә консультация бирә, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документлар формасы һәм башка мәсьәләләр буенча, кирәк булганда гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.
Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар мөрәҗәгать итү көнендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документлар составы, формасы һәм рөхсәт алуга башка мәсьәләләр буенча консультацияләр.
3.3. Гариза кабул итү һәм теркәү
3.3.1. Мөрәҗәгать итүче үзе яки ышанычлы зат аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм әлеге регламентныӊ 2.5 пункты нигезендә бүлеккә документлар тапшыра.
муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формадагы гариза электрон почта яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша бүлеккә җибәрелә. Электрон формада кергән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.
3.3.2. Гаризалар кабул итүче бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:
- мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләү;
- мөрәҗәгать итүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышаныч кәгазе буенча эш иткән очракта);
- әлеге регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булу-булмавын тикшерү;
- тәкъдим ителгән документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә рәсмиләштерү, документларда сызылган сүзләр, төзәтүләр булмау).
Кимчелекләр булмаган очракта, бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:
- махсус журналда гариза кабул итү һәм теркәү;
- мөрәҗәгать итүчегә, документларны кабул итү датасы, керү номеры, муниципаль хезмәт күрсәтүне үтәү датасы һәм вакытын күрсәтеп, тапшырылган документлар исемлеге күчермәсен тапшыру;
- гаризаны Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә җибәрү.
Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, документларны кабул итүче бүлек белгече, мөрәҗәгать итүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булу турында хәбәр итә һәм документларны кабул итмәү өчен ачыкланган нигезләрне язмача аӊлатып документларны кире кайтара.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:
гаризаны һәм документларны 15 минут эчендә кабул итү;
гаризаны гариза кергән вакыттан бер көн эчендә теркәү;
Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә юнәлтелгән яки документлар гариза бирүчегә кире кайтарылган.
3.3.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм документларны бүлеккә җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла. Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.
4.4. Гражданны торак шартларын тикшерү нәтиҗәләре буенча мохтаҗ дип тану
4.4.1. Бүлек җитәкчесе кергән гаризаларны карый һәм документларны бүлек белгеченә җибәрү яки торак шартларын тикшерү турында карар кабул итә.
Торак шартларын тикшерү турында карар кабул ителгән очракта, Башкарма комитет Җитәкчесе комиссия составын раслау турында карар проектын әзерли.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза кергән көнне гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: бүлек белгеченә җибәрелгән документлар яки комиссия составын раслау турында карар проекты.
4.4.2. Башкарма комитет Җитәкчесе комиссия составын раслый һәм комиссия рәисенә карарны җибәрә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар карар проекты кергән көнне гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: комиссия рәисенә җибәрелгән карар.
4.4.3. Комиссия рәисе гражданинның һәм аның гаилә әгъзаларының торак шартларын комиссия тарафыннан тикшерүне оештыра. Торак шартларын тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән формада торак шартларын тикшерү акты төзелә, исәпкә кую (исәпкә куюдан баш тарту) турында бәяләмә белән бергә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар карар кабул ителгәннән соң биш көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән тикшерү акты.
3.4.4. Бүлек белгече гражданны торак урынына мохтаҗ буларак исәпкә алу (алудан баш тарту) турында комиссия бәяләмәсе нигезендә:
әгәр гражданин мохтаҗ дип табылса, исәпкә алу эшен формалаштыра;
әгәр гражданин мохтаҗ түгел дип табылса, хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хатны, Башкарма комитет Җитәкчесеннән кул куйдырып, тикшерү акты һәм бәяләмә белән җибәрә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар тикшерү үткәргәннән соң өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: формалашкан эш яки баш тарту турында хат.
3.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юнәлтү
3.5.1. Бүлек белгече ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша электрон формада түбәндәгеләрне сората:
1) хәрби хезмәт, шулай ук Россия Федерациясенеӊ 12.02.1993 ел, 4468-1 санлы Законы белән каралган, аңа тиң булган башка хезмәт үтү чорлары турында белешмәләр (хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар өчен):
2) йорт кенәгәсеннән өземтә (документ җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелә торган очракта);
3) торак урынның торак һәм гомуми мәйданы һәм бирү датасы күрсәтелгән финанс шәхси счеты (документ җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән очракта).
4) Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органыннан ерак Себер районнарында һәм аларга тиңләштерелгән урыннарда эшләү чорларының дәвамлылыгы турында белешмәләр (аларны исәпкә алып тиешле нигез буенча пенсия хокукы билгеләнгән һәм (яисә) пенсия күләме исәпләнгән (ерак Себер районнарыннан чыккан гражданнар өчен);
5) эшсезләр өчен – гражданинның даими яшәү урыны буенча халык мәшгульлеге хезмәте органнарының гражданинны билгеләнгән тәртиптә эшсез дип тану турында, андый дип тану датасын күрсәтеп, белешмә (ерак Себер районнарыннан чыккан гражданнар өчен);
6) күчемсез мөлкәткә хокукларның һәм аныӊ белән алыш-бирешләрнеӊ бердәм дәүләт реестрыннан аерым затныӊ булган күчемсез милек объектлары хоуклары турында өземтә (ата-анасы белән бергә яшәүче һәм үз гаиләләрен кормаган биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр өчен) (ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен);
7) даими яшәү өчен торак урыны, торак төзүгә (сатып алуга) ссудалар яки субсидия алу яки мәҗбүри күченүчеләргә (мәҗбүри күченүчеләр дип танылган гражданнарга) югалган торак өчен өчен компенсация алу (алмау) турында белешмә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза кергән вакыттан алып бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: мәгълүмат тапшыру турында запрослар.
3.5.2. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән запрос нигезендә мәгълүмат белән тәэмин итүче белгечләр соратып алына торган документларны (мәгълүматны) тапшыралар яисә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында хәбәрнамәләр җибәрәләр (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә).
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар органга яки оешмага ведомствоара запрос кергән көннән биш көн эчендә гамәлгә ашырыла, әгәр ведомствоара сорауга җавап әзерләүнең һәм җибәрүнең башка сроклары федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хокукый актлары һәм федераль законнар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән билгеләнмәгән булса.
Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән соратып алына торган мәгълүматлар яки баш тарту турында хәбәрнамә.
3.6. Документларны торак комиссиясе каравына җибәрү
3.6.1. Бүлек белгече гамәлгә ашыра:
тапшырылган документлардагы мәгълүматларныӊ дөреслеген тикшерү;
хисап эшен рәсмиләштерү (барлык документларны аерым папкага туплау);
муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен әлеге регламентның 2.9 пунктында каралган нигезләрнең булу-булмавын тикшерү. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, бүлек белгече муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында бәяләмә әзерли. Бәяләмә хисап эшенә теркәлә;
гаиләнең хисап эше торак комиссиясе каравына юнәлтелә (алга таба – комиссия).
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар сорауларга җаваплар кергән вакыттан бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: гаиләнеӊ исәпкә алу эшен иҗтимагый торак комиссиясенә (алга таба – комиссия) җибәрү.
3.7. Комиссия тарафыннан материалларны карау
3.7.1. Комиссия секретаре түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:
кергән документларны өйрәнә;
комиссия утырышы көнен билгели;
комиссия әгъзаларына комиссия утырышы көне турында хәбәр итә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар документлар кергән вакыттан алып ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: утырыш турында комиссия әгъзаларына хәбәр итү.
3.7.2. Комиссия үз утырышында исәпкә алу эшен карый һәм социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую чиратына кертү яки куюдан баш тарту турында карар кабул итә.
Процедураның нәтиҗәсе: чиратка кую яки куюдан баш тарту турында карар.
Комиссия үз утырышында исәпкә алу эшен карый һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарның аерым категорияләрен исәпкә кую яки исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул итә. Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура комиссия утырышы көнендә гамәлгә ашырыла.
Процедуралар комиссия утырышы көнендә гамәлгә ашырыла.
Процедураның нәтиҗәсе: исәпкә кую яки куюдан баш тарту турында карар.
3.7.3. Комиссия секретаре комиссия карарын беркетмә рәвешендә рәсмиләштерә (ике нөсхә) һәм комиссия әгъзаларына имза куярга бирә.
Процедуралар комиссия утырышы көнендә гамәлгә ашырыла.
Процедураның нәтиҗәсе: имза куярга бирелгән бәяләмә.
3.7.4. Комиссия әгъзалары беркетмәгә кул куялар һәм комиссия секретаренә тапшыралар.
Процедуралар комиссия утырышы көнендә гамәлгә ашырыла.
Процедураның нәтиҗәсе: комиссия әгъзалары кул куйган бәяләмә.
3.7.5. Комиссия секретаре комиссия беркетмәсен бүлек белгеченә гаиләнеӊ исәпкә алу эше белән бергә җибәрә.
Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура карар кабул ителгән мизгелдән бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураның нәтиҗәсе: комиссия беркетмәсе һәм бүлек белгеченә юнәлтелгән исәпкә алу эше.
3.8. Чиратта торучылар исемлегенә кертү турында карар проектын әзерләү, исемлекне формалаштыру
3.8.1. Бүлек белгече комиссия тарафыннан исәпкә кую турында карар кабул ителгән очракта:
1) Татарстан Республикасы буенча гражданнарның җыелма исемлегенә мөрәҗәгать итүченеӊ (никахта булмаган мөрәҗәгать итүченең) гаиләсе турында мәгълүматлар кертә («Исәпкә алу эшен эшен теркәү» картасын төзи, гариза бирүчегә хисап номерын бирә);
2) «Татарстан Республикасы буенча гражданнарның җыелма исемлегенә гаилә әгъзалары белән яңа гариза бирүчеләрне теркәү турында» карар проектын әзерли (алга таба – карар).
Комиссия исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул иткән очракта, бүлек белгече исәпкә куюдан баш тарту турында хат проектын әзерли (алга таба – хат) һәм килештерүгә җибәрә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар беркетмә һәм гаиләнеӊ исәпкә кую эше кергән мизгелдән өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: бүлек башлыгына килештерүгә юнәлдерелгән боерык (хат) проекты.
3.8.2. Бүлек җитәкчесе карар (хат) проектын килештерә һәм муниципаль район Башлыгына имза кую өчен җибәрә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көннән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: район башлыгына кул куюга юнәлдерелгән килештерелгән карар (хат) проекты.
3.8.3. Район башлыгы карарга (хатка) кул куя һәм бүлеккә җибәрә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көннән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән кул куелган карар (хат).
3.8.4. Бүлек белгече боерыкны алгач, документлар туплый һәм Дәүләт торак фондына җибәрә.
Исәпкә куюдан баш тарткан очракта, имзаланган хат комиссия карары белән гариза бирүчегә почта аша җибәрелә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан соң өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: юнәлтелгән документлар яки баш тарту турында хат.
3.8.5. Дәүләт торак фонды документлар кабул итә һәм гамәлгә ашыра:
торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме, җирләрнең дәүләт резервын формалаштыру һәм куллану тәртибе өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында төзелгән килешүләр нигезендә аларны анализлау һәм гомумиләштерү;
шәһәр һәм районнар буенча аерып, исәпкә куелган гаилә реестрын формалаштыру (шулай ук никахта булмаган гариза бирүчеләрне);
исәпкә куелган яки исәпкә куюдан баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп гаиләләр реестрын бүлеккә кире кайтару.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар Дәүләт торак фонды регламентында билгеләнгән вакытта гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: исәпкә кую яки сәбәпләрен күрсәтеп, исәпкә куюдан баш тарту турында карар.
3.9. Гариза бирүчегә кабул ителгән карар турында хәбәр итү
3.9.1. Дәүләт торак фондыннан документлар алганнан соң, бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую чиратына һәм Дәүләт торак фонды реестрына кертү яки исәпкә куюдан баш тарту турында хәбәр итә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар карар кергән көннән алып ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә исәпкә кую яки куюдан баш тарту турында хәбәр итү.
3.10. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү
3.10.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу өчен КФҮкә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
3.10.2. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү билгеләнгән тәртиптә расланган КФҮ эш регламенты нигезендә гамәлгә ашырыла.
3.10.3. КФҮтән муниципаль хезмәт алуга документлар кергәндә процедуралар әлеге регламентның 3.3-3.8 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе КФҮкә җибәрелә.
4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары
4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерү, җирле үзидарә органы вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карарлар әзерләүне үз эченә ала.
Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып тора:
1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документлар проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;
2) билгеләнгән тәртиптә эш кәгазьләрен алып баруны тикшерү;
3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен билгеләнгән тәртиптә тикшереп тору.
Контроль тикшерүләр план нигезендә (җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ярты еллык яки еллык планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык мәсьәләләр (комплекслы тикшерүләр) яисә мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча сорау каралырга мөмкин.
Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр кылуны контрольдә тоту һәм карарлар кабул итү максатында, Башкарма комитет Җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.
4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедураларда билгеләнгән гамәлләр үтәлешен агымдагы контрольдә тоту Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы инфраструктура үсеше буенча урынбасары һәм инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан башкарыла.
4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очраклары ачыкланганда, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.
4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризаларын вакытында карап тикшермәгән өчен җаваплылыкка ия.
Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (урынбасары) әлеге регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрнең вакытында һәм (яки) тиешенчә башкарылмавы өчен җаваплы.
Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә торган (гамәлгә ашырыла торган) карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җаваплы.
4.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан тикшереп тору муниципаль хезмәт күрсәткәндә эшчәнлекнең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.
5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органнарның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләрнең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе
5.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Башкарма комитет хезмәткәрләре гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр тәртиптә Башкарма комитетка, муниципаль берәмлек Советына шикаять бирергә хокуклы.
Мөрәҗәгать итүче шикаять белән шул исәптән түбәндәге очракларда да мөрәҗәгать итә ала:
1) муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакытын бозу;
2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу;
3) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралмаган документларны таләп итү;
4) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;
5) Федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасыныӊ, Тукай муниципаль районыныӊ башка норматив хокукый актлары белән каралмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;
6) мөрәҗәгать итүчедән, муниципаль хезмәт күрсәткәндә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы муниципаль норматив хокукый актларында каралмаган түләү алу;
7) Башкарма комитетның, Башкарма комитет вазыйфаи затыныӊ муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозу.
5.2. Шикаять язма рәвештә кәгазьдә яки электрон формада бирелә.
Шикаять почта, КФҮ аша, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре, Тукай муниципаль районының рәсми сайты, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (http://uslugi.tatar.ru/), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (функцияләре) (http://www.gosuslugi.ru/) аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси кабул итү вакытында кабул ителергә мөмкин.
5.3. Шикаятьне карау срогы – теркәлгән көннән алып унбиш эш көне эчендә. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының мөрәҗәгать итүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тартуына яисә мондый төзәтмәләрнеӊ билгеләнгән срогын бозуга шикаять биргән очракта – аны теркәгән көннән соң биш эш көне эчендә.
5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмау) шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең исеме;
2) мөрәҗәгать итүченең – физик затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә мөрәҗәгать итүченең – юридик затныӊ исеме, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (булган очракта) һәм җавап бирү өчен почта адресы;
3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмау) турында мәгълүматлар;
4) мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмау) белән килешмәгәнне раслаучы дәлилләр.
5.5. Шикаятькә шикаятьтә бәян ителгән хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре теркәлергә мөмкин. Бу очракта шикаятькә теркәлеп бирелә торган документлар исемлеге китерелә.
5.6. Шикаять муниципаль хезмәт алучы тарафыннан имзалана.
5.7. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе (муниципаль район Башлыгы) түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
1) шикаятьне канәгатьләндерә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән ялгышлык һәм хаталарны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән каралмаган акчаларны кире кайтару һ.б. рәвешләрдә;
2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.
5.8. Әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм мөрәҗәгать итүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап җибәрелә.
5.8.1. Шикаять тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүченеӊ әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында, дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатында, дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, күпфункцияле үзәк яки әлеге Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм алга таба гамәлләр турында (аларны мөрәҗәгать итүчегә дәүләт яки муниципаль хезмәт күрсәтүне алу максатында кылырга кирәк) мәгълүмат күрсәтелә.
5.8.2. Шикаять мөрәҗәгать итүченеӊ әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.
5.9. Шикаятьне карау барышында яки нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы билгеләре яки җинаять билгеләре ачыкланса, шикаятьләр карау буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарның аерым категорияләрен исәпкә кую турында мәсьәләне карау өчен кирәкле документлар исемлеге *
1. Хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар өчен:
хәрби комиссариаттан хәрби хезмәтнең (хезмәтнең) дәвамлылыгы турында белешмә;
хәрби хезмәттән (хезмәттән) азат итү турында, нигезләрен күрсәтеп, приказдан өземтә;
йорт кенәгәсеннән өземтә һәм финанс шәхси счет күчермәсе;
торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә кую (торак урыннары алу) турында торакны исәпкә алу һәм бүлү органы карарыннан өземтә;
торак урынның өстәмә мәйданына хокукны раслаучы документ күчермәсе (мондый хокук Россия Федерациясе законнары белән бирелгән очракларда);
2. Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтендә булган гражданнар өчен:
гражданинның федераль бюджет акчалары исәбеннән торак белән тәэмин итү хокукын раслый торган документ;
йорт кенәгәсеннән өземтә һәм финанс шәхси счет күчермәсе;
торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую һәм аларны бүлү буенча орган карарыннан өземтә;
торак урынның өстәмә мәйданына хокукны раслаучы документ күчермәсе (мондый хокук Россия Федерациясе законнары белән бирелгән очракларда);
3. Мәҗбүри күченүчеләр дип танылган гражданнар өчен:
гаиләнең балигъ булган һәр әгъзасына мәҗбүри күченүче таныклыгы күчермәсе;
Федераль миграция хезмәте территориаль органыныӊ даими яшәү өчен торак урыны, яки торак төзүгә (сатып алуга) ссудалар алу яисә социаль түләү алу яки югалган торак өчен компенсация алу турында белешмәсе;
(РФ Хөкүмәтенеӊ 10.04.2008, 257 санлы карары редакциясендә)
йорт кенәгәсеннән өземтә һәм финанс шәхси счет күчермәсе;
торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую (торак урыннары алу) турында торакны исәпкә алу һәм бүлү органы карарыннан өземтә;
торак урынның өстәмә мәйданына хокукны раслаучы документ күчермәсе (мондый хокук Россия Федерациясе законнары белән бирелгән очракларда);
(абзац РФ Хөкүмәтенеӊ 15.10.2007, 681 санлы карары белән кертелгән)
4. Ерак Себер районнарыннан кайткан гражданнар өчен:
йорт кенәгәсеннән өземтә һәм финанс шәхси счет күчермәсе;
ерак Себер районнарына яки аларга тиңләштерелгән җирлеккә килү фактын раслаучы документлар 1992 елның 1 январенә кадәр;
ерак Себер районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән җирләрдән күчүгә бәйле рәвештә торак субсидияләре алу хокукына ия гражданнарны исәпкә алу буенча орган карарыннан өземтә;
ерак Себер районнарында һәм аларга тиңләштерелгән урыннарда хезмәт стажын раслаучы документлар күчермәләре;
пенсия таныклыгы күчермәсе - пенсионерлар өчен;
инвалидлык турында - I һәм II группа инвалидлар өчен, шулай ук балачактан инвалидлар өчен медик-социаль экспертиза дәүләт хезмәте органнары белешмәсе;
эшсезләр өчен – гражданинның даими яшәү урыны буенча халык мәшгульлеге хезмәте органнары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә эшсез дип тану турында, гражданинны эшсез дип тану датасын күрсәтеп, белешмә;
торак урынның өстәмә мәйданына хокукны раслаучы документ күчермәсе (мондый хокук Россия Федерациясе законнары белән бирелгән очракларда).
Ата-аналар белән бергә яшәүче һәм үз гаиләләрен кормаган биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр категориясе буенча торак урынына мохтаҗлар буларак исәпкә кую турында мәсьәләне карау өчен кирәкле документлар исемлеге*
1.Тукай муниципаль районы Башлыгы исеменә гариза
2. Күп балалы ана таныклыгы
3. Гаиләнең һәр әгъзасы шәхесен раслаучы документ күчермәләре (паспорт, туу турында таныклык, барлык битләр)
4. Никахлашу турында таныклык (тулы булмаган гаиләгә кагылмый);
5. Йорт кенәгәсеннән өземтә
6. Финанс шәхси счет күчермәсе
7. Ир белән хатынның күчемсез милек объектларына хокукны теркәү турында белешмәләрнең булмавы турында Бердәм дәүләт хокук реестрыннан өземтә.
8.Техник инвентаризация бюросыннан ир белән хатынга теркәү урыны буенча торак булу яки булмау турында белешмә
1. Тукай муниципаль районы Башлыгы исеменә торак урынына мохтаҗ буларак исәпкә кую турында гариза
2. Паспорт күчермәсе (барлык битләр)
3. Юридик статусны раслаучы документ күчермәләре (ата-ана үлү турында таныклык күчермәләре, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында суд карарының күчермәләре, ата-ананы эзләү турында Эчке эшләр бүлегеннән белешмә, ата-аналарны эшкә яраксыз дип тану турында суд карары, ата-ана булмавын раслаучы башка документлар)
4. Теркәлү урыны буенча йорт кенәгәсеннән өземтә
6. Теркәлү урыны буенча финанс шәхси счет күчермәсе
7. Теркәү палатасыннан теркәлү урыны буенча торак булмау турында белешмә
8. Техник инвентаризация бюросыннан милектә теркәү урыны буенча торак булмавы турында белешмә.
Искәрмә
* Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган документларны гариза бирүче мөстәкыйль рәвештә тапшырырга хокуклы
|
Кушымта
(белешмә өчен)
Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы вазыйфаи затлар реквизитлары,
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
|
Вазыйфа |
Телефон |
Электрон адрес |
|
|
Башкарма комитет Җитәкчесе |
70-00-76 |
tukay@tatar.ru |
|
|
Бүлек башлыгы |
70-15-13 |
gulnazishakova@mail.ru |
|
|
Бүлек белгече |
71-42-83 |
tykcontrol@mail.ru |
|