2019 елның 9 февралендәге 327 санлы карарына 9 кушымта Төзелешкә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты

Татарстан Републикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 9 февралендәге 327 санлы карарына 9 кушымта

 

 

Төзелешкә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең

административ регламенты

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең әлеге административ регламенты (алга таба – регламент) төзелешкә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү (алга таба –муниципаль хезмәт) стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Муниципаль хезмәттән файдаланучылар: физик затлар (алга таба – гариза бирүче).

1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы  Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.

Муниципаль хезмәтне үтәүче – Башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге (алга таба – бүлек).

1.3.1. Башкарма комитетның урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Бүлекнеӊ урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Башкарма комитетның эш графигы:

дүшәмбе – җомга: 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

шимбә, якшәмбе: ял көннәре.

Ял һәм аш вакыты эчке эш тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.

Белешмә өчен телефон: 8(8552)70-15-68.

Керү шәхесне таныклаучы документлар буенча.

1.3.2. Муниципаль районныӊ «Интернет»  мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – «Интернет» челтәре) рәсми сайт адресы: http:// www.tukay.tatar.ru.

1.3.3. Муниципаль хезмәт турында мәгълүматны түбәндәгечә алырга мөмкин:

1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен, Башкарма комитет бүлмәләрендә урнашкан муниципаль хезмәт турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары ярдәмендә. Мәгълүмат стендларында әлеге регламентныӊ 1.1, 1.3.1, 2.3, 2.5, 2.8, 2.10, 2.11, 5.1 пунктларындагы (пунктчаларындагы) муниципаль хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат урнаштырылган.

2) «Интернет» челтәрендә муниципаль районныӊ рәсми сайты аша (http:// www. tukay.tatar.ru.);

3) Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (http://uslugi. tatar.ru/);

4) Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы аша (http:// www.gosuslugi.ru/);

5) Башкарма комитетта (бүлектә):

телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;

язмача (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать иткәндә – почта аша кәгазьдә, электрон почта аша электрон рәвештә. Адрес официального сайта муниципального района в информационно-телекоммуникационной сети «Интернет» (далее – сеть «Интернет»): (http:// www.tukay.tatarstan.ru).

1.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бүлек белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм гариза бирүчеләр белән эшләү өчен Башкарма комитет бүлмәләрендәге мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

2004 елныӊ 29 декабрендәге 190-ФЗ санлы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы (алга таба – РФ ШтК) (РФ Законнар җыентыгы, 03.02.2005, № 1 (1 өлеш), 16 м.);

2001 елныӊ 25 октябрендәге 136-ФЗ санлы Россия Федерациясе Җир кодексы (алга таба – РФ ҖК) (РФ Законнар җыентыгы, 29.10.2001, № 44, 4147 м.);

1995 елның 17 ноябрендәге «Россия Федерациясендә архитектура эшчәнлеге турында» 169-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 169-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 20.11.1995, 4473 м.);

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 131-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 06.10.2003, № 40, 3822 м.);

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 210-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 02.08.2010, № 31, 4179 м.);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елныӊ 19 февралендәге «Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт формасы һәм төзелешкә рөхсәт формасы турында», 117/пр санлы приказы (алга таба – 117/пр санлы карар) (Хокукый мәгълүматныӊ рәсми интернет-порталы http://www.pravo.gov.ru, 13.04.2015);

«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ санлы ТР Законы (алга таба – 45-ТРЗ санлы ТР Законы) (Татарстан Республикасы, №155-156, 03.08.2004);

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2012 елныӊ 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы (алга таба – устав);

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2005 елныӊ 22 декабрендәге 4/14 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – БК турында нигезләмә);

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2011 елныӊ 1 мартындагы 8 санлы боерыгы белән расланган бүлек турында нигезләмә (алга таба – бүлек турында нигезләмә);

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2008 елныӊ 17 мартындагы 343 санлы боерыгы белән расланган Башкарма комитетныӊ эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре  (алга таба – кагыйдәләр).

1.5. Әлеге регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

- мөрәҗәгать итүче – идарәгә телдән, язма яки электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән физик яисә юридик затлар яисә аларныӊ вәкаләтле вәкилләре (дәүләт органнарыннан һәм аларның территориаль органнарыннан, бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнарыннан һәм аларның территориаль органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан тыш); 

- төзүче – аның карамагында булган җир участогында капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау эшләрен алып баручы, шулай ук инженерлык эзләнүләрен башкаручы, әлеге объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау өчен проект документларын әзерләүче физик яки юридик зат.

техник заказчы – төзүче тарафыннан вәкаләтләр бирелгән профессиональ нигездә эш йөртүче физик зат яки юридик зат, алар төзүче исеменнән инженерлык эзләнүләрен башкару,  проект документларын әзерләү, төзелеш, реконструкция, капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау турында килешүләр төзиләр, әлеге эш төрләрен башкару өчен биремнәр әзерлиләр, кирәкле документлар белән тәэмин итәләр, проект документациясен раслыйлар, капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен кирәкле документларны имзалыйлар,  әлеге кодекста каралган башка функцияләрне гамәлгә ашыралар. Төзүче техник заказчы функцияләрен мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырырга хокуклы;

төзелешкә рөхсәт капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты белән каралган бөтен срокка бирелә, мондый рөхсәт төзелеш, реконструкция эшләренең аерым этапларына бирелә торган очраклардан тыш. Шәхси торак төзелешенә рөхсәт ун елга бирелә.

Төзелешкә рөхсәт бирү түбәндәге очракта таләп ителми:

1) физик затка эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган максатлар өчен бирелгән җир кишәрлегендә гараж төзегәндә яки бакчачылык, дача хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән җир кишәрлегендә төзелеш алып баруга;

2) капиталь төзелеш объектлары булмаган объектларны төзүгә, реконструкцияләүгә (киосклар һ.б.);

3) җир кишәрлегендә ярдәмче корылмалар төзегәндә;

4) капиталь төзелеш объектларының һәм (яки) аларның өлешләренең үзгәрешләре, әгәр мондый үзгәрешләр аларның ышанычлылыгы һәм иминлегенең конструктив һәм башка характеристикаларына кагылмый һәм шәһәр төзелеше регламентында билгеләнгән рөхсәт ителгән төзелешнең, реконструкциянең чик параметрларыннан артмый икән;

 4.1) капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау;

5) шәһәр төзелеше кодексы, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә башка очракларда.

Төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу срогы төзүче гаризасы буенча, мондый рөхсәтнең гамәлдә булу срогы чыкканчыга кадәр ун көннән дә ким булмаган вакыт эчендә озайтылырга мөмкин. Капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү мондый гариза бирү вакыты чыкканчы башланмаган очракта, төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озынайтудан баш тарталар.

дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенең читтән торып эш урыны – муниципаль районнарның авыл җирлекләрендә документлар кабул итү һәм бирү, гариза бирүчеләргә консультация бирү; 

техник хата – муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан җибәрелгән,  муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документларга кертелгән мәгълүматларныӊ документлардагы мәгълүматларга туры килмәгән хата (ялгыш язу, грамматик яки арифметик хата).

Әлеге регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба - гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтүне сорау аңлашыла (210-ФЗ санлы Федераль законның 2 маддәсе 2 пункты, 27.07.2010 ел). Гариза Башкарма комитет карары белән расланган үрнәк яки стандарт бланкта ирекле формада тутырыла.

 

 

 

2. Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү стандартына таләп исеме

Стандартка таләпләр эчтәлеге

Хезмәт күрсәтүне яки таләпне билгеләүче норматив акт

2.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү исеме

Төзелешкә рөхсәт бирү

РФ ШтК 51 м. 1 өл.;

131-ФЗ санлы Федераль законныӊ 14 45-ЗРТ ТР Законыныӊ 15 м, 20 п.

2.2. Муниципаль хезмәтне турыдан-туры күрсәтүче башкарма хакимият органы исеме

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау

1. Төзелешкә рөхсәт бирү.

2. Төзелешкә гамәлдә булу срогы озайтылган рөхсәт бирү.

3. Төзелешкә кертелгән үзгәрешләр белән рөхсәт бирү.

4. Төзелешкә рөхсәтнеӊ икенче экземплярын (дубликатын) бирү.

5.Хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат.

РФ ШтК 51 м. 1, 20, 21.14 өл.;

 

2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы

Төзелешкә рөхсәт бирү - гариза бирү көнен дә кертеп, җиде көн.

Төзелешкә рөхсәт бирү срогын озайту - биш көн.

Төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү - җиде көн.

Төзелешкә рөхсәт дубликатын бирү - җиде көн.

Муниципаль хезмәт күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган.

РФ ШтК 51 м. 11, , 21.14 өл.;

 

2.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен законнар һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

Капиталь төзелеш объектын төзегәндә, үзгәртеп корганда:

1) гариза;

2)  җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документлар, шул исәптән сервитут урнаштыру турында килешү, ачык сервитут урнаштыру турында карар;

3) җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы;

4) проект документларында булган материаллар:

а) аңлатма язуы;

б)  җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планында күрсәтелгән мәгълүмат нигезендә эшләнгән планлаштыру схемасы, капиталь төзелеш объектын, подъездларны һәм аңа керү урыннарын, ачык сервитутлар чикләрен, археологик мирас объектларын урнаштыру урыннарын билгеләү белән;

в) линия объектының территорияне планлаштыру буенча документлар составында расланган линия объектларына карата кызыл линия чикләрендә урнашуын раслый торган җир кишәрлеген планлаштыру схемасы;

г)  архитектура документлары;

д) инженерлык җиһазлары турында мәгълүмат, инженер-техник тәэмин итү челтәрләренең, проектлана торган капиталь төзелеш объектын инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) урыннарын билгеләп, җыелма планы;                

е) капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты;

ж) капиталь төзелеш объектларын, аларның өлешләрен сүтү яки демонтажлау эшләрен оештыру проекты;

з) күрсәтелгән объектларны төзү, реконструкцияләү очрагында, күрсәтелгән объектларның проект документларына экспертиза РФ ШтК 49 маддәсе нигезендә үткәрелмәгән шартларда, инвалидларның сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, ял, спорт һ.б. социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш  объектларына, транспорт, сәүдә, җәмәгать туклануы, эшлекле, административ, финанс, дини, торак фонды объектларына,  барып җитүен тәэмин итү буенча чаралар исемлеге;

5) капиталь төзелеш объектының проект документларына экспертизаның уңай бәяләмәсе (төзелешнең аерым этапларына карата РФ ШтК 48 маддәсе 12.1 өлешендә каралган очракта), әгәр мондый проект документлары РФ ШтК 49 маддәсе нигезендә экспертиз узарга тиеш булса, РФ ШтК 49 маддәсе 3.4 өлешендә каралган очракларда проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе, РФ ШтК 49 маддәсе 6 өлешендә каралган очракларда проект документларына дәүләт экологик экспертизасының уңай бәяләмәсе;

6) рөхсәт ителгән төзелешнең, үзгәртеп коруның чик параметрларыннан читкә тайпылуга рөхсәт (әгәр дә төзүчегә РФ ШтК 40 маддәсе нигезендә мондый рөхсәт бирелгән булса);

7) мондый объект реконструкцияләнгән очракта капиталь төзелеш объектының хокук ияләренең ризалыгы, 6.2 пунктында күрсәтелгән күпфатирлы йортны реконструкцияләү очракларыннан тыш;

8) дәүләт (муниципаль) заказчысы тарафыннан реконструкция үткәрелгән очракта, мондый реконструкция үткәрү турында килешү, шул исәптән реконструкция барышында күрсәтелгән объектка китерелгән зыянны каплау шартларын һәм тәртибен билгеләүче;

9) күп фатирлы йортны реконструкцияләгән очракта күпфатирлы йортта торак һәм машина кую урыны милекчеләренең гомуми җыелышы карары яки мондый реконструкция нәтиҗәсендә күпфатирлы йортта гомуми милек күләме кимесә, барлык милекчеләрнең ризалыгы;

10) әгәр проект документларына дәүләти булмаган экспертиза бәяләмәсе тәкъдим ителгән булса, проект документларына дәүләти булмаган экспертиза буенча уңай бәяләмә биргән юридик затныӊ аккредитацияләү турында таныклык күчермәсе;

11)  мәдәни мирас объектлары турында Россия Федерациясе законнары белән каралган документлар, мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкарганда мондый объектның конструктив һәм башка ышанычлылык һәм куркынычсызлык характеристикаларына кагылган очракта;

12) капиталь төзелеш объекты төзелгән очракта, территориянең аерым файдалану шартлары булган зонаны билгеләү яки үзгәртү турында карар күчермәсе;

 

Рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайтканда гариза бирүче тапшыра:

1) рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза (төзелеш өчен рөхсәтнең гамәлдә булу вакыты чыкканчы 10 эш көне эчендә бирелә);

2) җир кишәрлегенә хокук бирүче документ;

3) капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты, төзелешнең календарь вакытын үзгәртү турында өстәмә белән;

Төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр керткәндә гариза бирүче җибәрә:

1) төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү турында гариза;

2) РФ ШтК 51 маддәсенең 7 өлешендә каралган документлар.

Муниципаль хезмәт алу өчен гариза бланкын гариза бирүче район Башкарма комитетына шәхси мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы район Башкарма комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза һәм кушымта итеп бирелә торган документлар гариза бирүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин: шәхси (мөрәҗәгать итүче исеменнән ышаныч кәгазе нигезендә эшләүче зат), почта аша.

Гариза һәм документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре аша, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша да тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

РФ ШтК 51 м. 7, 9, 20, 21.10 – 21.13 өл.

2.6 Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган һәм гариза бирүче тәкъдим итәргә хокуклы муниципаль хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алына:

шәхси торак төзелеше объектлары булмаган объектларга төзелешкә рөхсәт бирелгән очракта:

1) күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматларны үз эченә алган);

2) җир кишәрлегенең төзелешкә рөхсәт алу өчен гариза бирелгән көнгә кадәр өч ел алдан бирелгән шәһәр төзелеше планы, яки линия объекты төзелешенә рөхсәт бирелгән очракта, территорияне планлаштыру проекты һәм территорияне межалау проекты реквизитлары;

3) рөхсәт ителгән төзелешнең, үзгәртеп коруның чик параметрларыннан читкә тайпылуга рөхсәт (әгәр төзүчегә РФ Шәһәр төзелеше кодексының 40 маддәсе нигезендә мондый рөхсәт бирелгән булса);

4) ярашлылык сертификатларының бердәм реестрыннан белешмәләр;

5) проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе.

Индивидуаль торак төзелеше объектын төзү, реконструкцияләү очрагында:

1) күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматларны үз эченә алган);

2) җир кишәрлегенең төзелешкә рөхсәт алу өчен гариза бирелгән көнгә кадәр өч ел алдан бирелгән шәһәр төзелеше планы.

Төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертелгән очракта (кертелә торган үзгәрешләргә бәйле рәвештә):

1) күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматларны үз эченә алган);

2) РФ ШтК 21.6 һәм 21.7 өлешләрендә каралган очракларда җир кишәрлекләрен төзү турында карар, әгәр җир законнары нигезендә җир кишәрлеген төзү турындагы карарны дәүләт хакимиятенең башкарма органы яки җирле үзидарә органы кабул итсә;

3) бүлгәндә, яңадан бүлгәндә, бүлеп биргәндә төзелгән җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы.

4) җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү турында карарлар һәм РФ ШтК 51 маддәсе 21.9 өлешендә каралган очракта җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында карарлар.

Гариза бирүче тәкъдим итәргә хокуклы документларны алу ысуллары һәм тапшыру тәртибе әлеге регламентның 2.5 пункты белән билгеләнгән.

Мөрәҗәгать итүчедән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган югарыда аталган документларны таләп итү тыела.

Мөрәҗәгать итүченеӊ югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны үз эченә алган документларны тапшырмавы гариза бирүчегә хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булып тормый

РФ ШтК 51 м. 7.1, 7.2, 9.1, 9.2, 21.12,  21.13 өл.

2.7. Муниципаль хезмәт күрсәтүче башкарма хакимият органы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, норматив хокукый актларда каралган очракларда алар белән килештерү таләп ителгән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның структур бүлекчәләре  исемлеге

Килештерү таләп ителми

 

2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

1) документларны тиешле затныӊ тапшырмавы;

2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә туры килмәве;

3) гаризада һәм гаризага теркәлә торган документларда төзәтүләр, аларның эчтәлеген төрлечә аӊларга мөмкинлек бирә торган җитди хаталар булу;

4) башка органга документлар тапшыру

 

2.9. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Хезмәт күрсәтүне туктату өчен нигез каралмаган.

Баш тарту өчен нигезләр:

1) РФ ШтК 51 маддәсенең 7 өлешендә каралган документларның булмавы;

2) документлар тулы күләмдә түгел, йә тапшырылган гаризада һәм (яки) документларда тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүмат бар;

3) тапшырылган документларның төзелеш, капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү таләпләренә туры килмәве;

4) линия объекты төзелешенә рөхсәт бирелгән очракта;

5) тиешле документ мөрәҗәгать итүче тарафыннан үз инициативасы буенча тапшырылмаган очракта, ведомствоара запроска дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының яисә дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы ведомство карамагындагы оешманың муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында җавабы килү;

6) мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә вәкаләтле вәкилдән капиталь төзелеш объектының проект документларыныӊ тарихи җирлекне саклау предметына  һәм федераль яисә региональ әһәмияттәге тарихи җирлек территориясе чикләрендә урнашкан территориаль зонага карата шәһәр төзелеше регламенты белән билгеләнгән капиталь төзелеш объектларының архитектур документы таләпләренә туры килмәү турында бәяләмә керү.

Төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу вакыты озайтылган очракта баш тарту нигезләре:

1) гариза бирү срогы тәмамланганчы, капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау башланмаган (төзүче гаризасы төзелеш өчен рөхсәтнең гамәлдә булу вакыты чыкканчы 10 эш көне эчендә бирелергә тиеш).

Төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертелгән очракта баш тарту нигезләре:

1) хәбәрнамәдә җир кишәрлегенә хокук күчү, җир кишәрлеген төзү, РФ ШтК 51 маддәсе 21.10 өлеше 1-4 пунктларында каралган документларныӊ реквизитлары турында мәгълүмат булмау яки РФ ШтК 51 маддәсе 21.13 өлешендә күрсәтелгән очракта җир кишәрлегенә хокук билгеләү документының булмавы яки РФ ШтК 51 маддәсе 7 өлешендә каралган документлар булмау;

2) җир кишәрлегенә хокукларның күчүе, җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы, җир кишәрлеген төзү турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән белешмәләрнең дөрес булмавы;

3) РФ ШтК 51 маддәсе 21.7 өлешендә каралган очракта планлаштырылган капиталь төзелеш объектыныӊ төзелгән җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү датасына билгеләнгән капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору таләпләренә туры килмәве. Шул ук вакытта җир участогының шәһәр төзелеше планы хәбәрнамә җибәргән көнгә кадәр өч елдан да иртәрәк бирелергә тиеш түгел;  

4) төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү турында гариза кергән очракта, планлаштырылган капиталь төзелеш объектыныӊ җир участогының шәһәр төзелеше планы бирелгән датага капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору таләпләренә туры килмәве. Мондый шәһәр төзелеше планы төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү турында гариза җибәргәнче өч елдан да иртәрәк бирелергә тиеш түгел;

5) РФ ШтК 51 маддәсе 21.7 өлешендә каралган очракта яки төзүченең рөхсәткә үзгәрешләр кертү турындагы гаризасы кергән очракта, планлаштырылган капиталь төзелеш объектының җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалануга һәм (яки) Россия Федерациясенең Җир һәм башка законнары нигезендә билгеләнгән чикләүләргә туры килмәве;

6) төзүченең рөхсәткә үзгәрешләр кертү турында гаризасы кергән очракта, планлаштырылган капиталь төзелеш объектын урнаштыру рөхсәт ителгән төзелешнең, реконструкцияләүнең чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәттә билгеләнгән таләпләргә туры килмәве;

7) төзелешкә рөхсәт бирүгә вәкаләтле вәкилләрнең рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү турында гариза биргән көнгә төзелеш, реконструкция буенча башланган эшләр булмау турында мәгълүмат яки дәүләт төзелеш күзәтчелеге органыныӊ эш башлау турында хәбәрнамә булмау (әгәр мондый хәбәр җибәрү РФ ШтК 52 маддәсе 5 өлеше таләпләренә туры китереп мәҗбүри булып торса) турында мәгълүмат  булуы;

8) төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү турында, төзелешкә рөхсәт вакыты чыкканчы, кимендә ун эш көне эчендә гариза бирү

 

2.10. Муниципаль хезмәт күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Муниципаль хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә

 

2.11. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәт күрсәтүләр өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре, шул исәптән мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп 

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәт күрсәтү таләп ителми

 

2.12. Муниципаль хезмәт күрсәтүне сораганда һәм мондый хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен алганда чиратның максималь вакыты

Чират булганда муниципаль хезмәт алуга гариза бирү 15 минуттан да артмаска тиеш.

Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алган очракта, чиратта көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш 

 

2.13. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакыты

Гариза кергән вакыттан бер көн эчендә.

Ял (бәйрәм) көнендә электрон формада кергән запрос ял (бәйрәм) көненнән соӊ килүче эш көнендә теркәлә

 

2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган биналарга таләпләр

Муниципаль хезмәт күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган, документларны рәсмиләштерү өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмати стендлар булган биналарда башкарыла.

Инвалидларның муниципаль хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз керү мөмкинлеге тәэмин ителә (уңайлы керү- чыгу һәм хәрәкәт итү). Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текст һәм мультимедиа мәгълүматы гариза бирүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикләнгән мөмкинлекләрен исәпкә алып урнаштырыла

Кагыйдәләр

2.15. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфат күрсәткечләре

Муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең һәркем өчен мөмкин булуы күрсәткечләре булып тора:

бинаныӊ җәмәгать транспорты йөри торган урында урнашуы;

кирәкле санда белгечләр, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган биналар булу;

мәгълүмати стендларда, «Интернет» челтәрендә мәгълүмат ресурсларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу.

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәгеләр булмау белән характерлана:

мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан документлар кабул иткәндә һәм тапшырганда чиратлар;

муниципаль хезмәт күрсәтү срокларын бозу;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаять;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гариза бирүчеләргә карата әдәпсез, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (алга таба – КФҮ) муниципаль хезмәт күрсәткәндә консультация, документлар кабул итү һәм бирүне КФҮ белгече башкара

 

2.16. Электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре

Муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне Интернет кабул итү бүлмәсе аша яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин.

Әгәр закон нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны электрон формада бирү каралган булса, гариза Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (http://uslugi.tatar.ru/) яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы аша (http:/ www.gosuslugi.ru/ бирелә

 

 

3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм башкару вакыты, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре, шулай ук административ процедураларны дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыннарында башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр тәртибен тасвирлау

3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;

2) гариза кабул итү һәм теркәү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юнәлтү;

4) муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен әзерләү;

5) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен җибәрү.

 3.2. Гариза бирүчегә консультация бирү

3.2.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен бүлеккә шәхсән, телефоны буенча һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә консультация бирә, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документлар формасы һәм башка мәсьәләләр буенча, кирәк булганда гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар мөрәҗәгать итү көнендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документлар составы, формасы һәм рөхсәт алуга башка мәсьәләләр буенча консультацияләр.

Төзелешкә рөхсәт бирү

3.3. Гариза кабул итү һәм теркәү

3.3.1. Мөрәҗәгать итүче үзе яки ышанычлы зат аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм әлеге регламентныӊ 2.5 пункты нигезендә бүлеккә документлар тапшыра.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формадагы гариза электрон почта яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша бүлеккә җибәрелә. Электрон формада кергән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

3.3.2. Гаризалар кабул итүче бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

- мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләү;

- мөрәҗәгать итүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышаныч кәгазе буенча эш иткән очракта);

- әлеге регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булу-булмавын тикшерү;

- тәкъдим ителгән документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә рәсмиләштерү, документларда сызылган сүзләр, төзәтүләр булмау).

Кимчелекләр булмаган очракта бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

- махсус журналда гариза кабул итү һәм теркәү;

- мөрәҗәгать итүчегә, документларны кабул итү датасы, керү номеры, муниципаль хезмәт күрсәтүне үтәү датасы һәм вакытын күрсәтеп, тапшырылган документлар исемлеге күчермәсен тапшыру;

- гаризаны Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә җибәрү.

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булу турында хәбәр итә һәм ачыкланган нигезләрне язма рәвештә аӊлатып, документларны кире кайтара. 

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:

гаризаны һәм документларны 15 минут эчендә кабул итү;

гаризаны гариза кергән вакыттан бер көн эчендә теркәү;

Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә юнәлтелгән яки документлар гариза бирүчегә кире кайтарылган.

3.3.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм документларны бүлеккә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза

3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара сораулар формалаштыру һәм юнәлтү

3.4.1. Бүлек белгече ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша электрон формада түбәндәгеләрне сората:

1) күчемсез милекнеӊ бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана алырлык белешмәләр булган);

2) җир кишәрлегенеӊ шәһәр төзелеше планы;

3) рөхсәт ителгән төзелешнең, үзгәртеп коруның чик параметрларыннан читкә тайпылуга рөхсәт (әгәр төзүчегә РФ Шәһәр төзелеше кодексының 40 маддәсе нигезендә мондый рөхсәт бирелгән булса);

4) ярашлылык сертификатларының бердәм реестрыннан белешмәләр;

5) проект документларына дәүләт экспертизасы уңай бәяләмәләре.

Шәхси торак төзелеше объектына рөхсәт бирелгән очракта:

1) күчемсез милекнеӊ бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана алырлык белешмәләр булган);

2) төзелешкә рөхсәт алу өчен гариза бирелгән көнгә кадәр өч ел алдан бирелгән җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза кергән вакыттан алып бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: хакимият органнарына җибәрелгән запрослар.

3.4.2. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән запрос нигезендә мәгълүмат белән тәэмин итүче белгечләр соратып алына торган документларны (мәгълүматны) тапшыралар яисә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында хәбәрнамәләр җибәрәләр (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә).

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар документлар (белешмәләр) бирү турында запрос кергән вакыттан өч эш көне эчендә гамәлгә ашырыла).

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән документлар (мәгълүматлар) яки баш тарту турында хәбәрнамә.

3.5. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсен әзерләү

3.5.1. Бүлек белгече әзерли:

рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында карар кабул итә;

рөхсәт проектын яки рөхсәт бирүдән баш тарту сәбәбен күрсәтеп хат проектын әзерли;

рөхсәт проектын (рөхсәт бирү турында карар кабул ителгән очракта) яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында хат проектын (рөхсәт бирүдән баш тарту турында карар кабул ителгән очракта) рәсмиләштерә;

әзерләнгән документ проектын билгеләнгән тәртиптә килештерү процедурасын гамәлгә ашыра;

документ проектын Башкарма комитет Җитәкчесенә (вәкаләтле затка) кул куюга җибәрә.

Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитет Җитәкчесенә (вәкаләтле затка) имза салуга юнәлдерелгән документ проекты.

3.5.2. Башкарма комитет Җитәкчесе (вәкаләтле зат) рөхсәтне раслый, аңа имза куя, Башкарма комитет мөһере белән раслый яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында хатка кул куя. Кул куелган документлар бүлек белгеченә җибәрелә.

3.5.1- 3.5.2 пунктчалары белән билгеләнә торган процедуралар запросларга җаваплар кергән мизгелдән бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: рөхсәт яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында имзаланган хат.

3.6. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү

3.6.1. Бүлек белгече:

теркәү журналында рөхсәт бирү (рөхсәт бирүдән баш тарту) турында карарны терки;

мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре, рәсмиләштерелгән рөхсәт яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында хат бирү датасын һәм вакытын гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын файдаланып хәбәр итә.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар документларга Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан кул куелган көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) хәбәр итү.

3.6.2. Бүлек белгече гариза бирүчегә (аның вәкиленә), кул куйдырып, рәсмиләштерелгән рөхсәтне яки, баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, рөхсәт бирүдән баш тарту турында хат бирә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:

рөхсәт яки баш тарту турында хат бирү - 15 минут эчендә, мөрәҗәгать итүче килгән көнне, чират тәртибендә;

баш тарту турында хатны почта аша җибәрү -  әлеге регламентныӊ 3.5.2 пунктчасында каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә.

Процедураларның нәтиҗәсе: бирелгән рөхсәт яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында хат.

3.7. Төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайту

3.7.1. Мөрәҗәгать итүче үзе яки ышанычлы зат аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм әлеге регламентныӊ 2.5 пункты нигезендә бүлеккә документлар тапшыра.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формадагы гариза электрон почта яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша бүлеккә җибәрелә. Электрон формада кергән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

3.3.2. Гаризалар кабул итүче бүлек белгече әлеге регламентның 3.2.2 пунктчасында каралган процедураларны гамәлгә ашыра.

Әлеге пунктчада билгеләнгән процедуралар гамәлгә ашырыла:

гаризалар һәм документлар кабул итү 15 минут эчендә;

гаризаны теркәү гариза кергән вакыттан бер көн эчендә.

Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитет Җитәкчесенә карауга юнәлдерелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза яки гариза бирүчегә кире кайтарылган документлар.

3.7.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм гаризаны бүлеккә җибәрә.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.

3.7.4. Бүлек белгече алынган документлар нигезендә:

рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайту яки рөхсәтнең срогын озайтудан баш тарту турында карар кабул итә;

рөхсәт бланкына кирәкле үзгәрешләр кертә яки баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп срокны озайтудан баш тарту турында хат проектын әзерли;

әзерләнгән документ проектын билгеләнгән тәртиптә килештерү процедурасын гамәлгә ашыра;

документ проектын Башкарма комитет Җитәкчесенә (вәкаләтле затка) кул куюга җибәрә.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура документлар кергән вакыттан алып ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитет Җитәкчесенә (вәкаләтле затка) имза куюга юнәлдерелгән документ проекты.

3.7.5. Башкарма комитет Җитәкчесе (вәкаләтле зат) рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайтуны раслый, аӊа кул куя, Башкарма комитет мөһере белән раслый яки вакытын озайтудан баш тарту турында хатка кул куя. Кул куелган документлар бүлек белгеченә җибәрелә.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура документлар кергән вакыттан алып бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: рөхсәт яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында имзаланган хат.

3.7.6. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсе бирү

Мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсе бирү әлеге регламентның 3.6.1-3.6.2 пунктчалары нигезендә гамәлгә ашырыла

3.8. Төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү

3.8.1. Мөрәҗәгать итүче үзе яки ышанычлы зат аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм әлеге регламентныӊ 2.5 пункты нигезендә бүлеккә документлар тапшыра.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формадагы гариза электрон почта яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша бүлеккә җибәрелә. Электрон формада кергән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

3.8.2. Гаризалар кабул итүче бүлек белгече әлеге регламентның 3.2.2 пунктчасында каралган процедураларны гамәлгә ашыра.

Әлеге пунктчада билгеләнгән процедуралар гамәлгә ашырыла:

гаризалар һәм документлар кабул итү 15 минут эчендә;

гаризаны теркәү гариза кергән вакыттан бер көн эчендә.

Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитет Җитәкчесенә карауга юнәлдерелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза яки гариза бирүчегә кире кайтарылган документлар.

3.8.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм гаризаны бүлеккә җибәрә.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.

3.8.4. Бүлек белгече документларны тикшерә һәм кирәк булганда электрон формада ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша түбәндәгеләрне соратып запрослар җибәрә:

1) мондый җир кишәрлекләренә хокук билгеләүче документлар;

2) җир кишәрлекләрен төзү турында карарлар, әгәр Җир законнары нигезендә җир кишәрлеген төзү турында карарны дәүләт хакимиятенең башкарма органы яки җирле үзидарә органы кабул итсә;

3) капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү планлаштырыла торган җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы;

4) җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү һәм җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында карар.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза кергән вакыттан алып бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: хакимият органнарына җибәрелгән запрослар.

3.8.5. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән мөрәҗәгатьләр нигезендә мәгълүматлар белән тәэмин итүче белгечләр соралган документларны (мәгълүмат) тапшыралар яисә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында хәбәрнамәләр җибәрәләр (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә).

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар документлар (белешмәләр) бирү турында запрос кергән вакыттан өч эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән документлар (мәгълүматлар) яки баш тарту турында белдерү.

3.8.6. Бүлек белгече алынган документлар нигезендә:

төзелешкә рөхсәт бирүгә үзгәрешләр кертү яки баш тарту турында карар кабул итә;

рөхсәт бланкына кирәкле үзгәрешләр кертә яки рөхсәтне үзгәртүдән баш тарту сәбәбен күрсәтеп хат проектын әзерли;

әзерләнгән документ проектын билгеләнгән тәртиптә килештерү процедурасын гамәлгә ашыра;

документ проектын Башкарма комитет Җитәкчесенә (вәкаләтле затка) кул куюга җибәрә.

Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитет Җитәкчесенә (вәкаләтле затка) имза куюга юнәлдерелгән документ проекты.

3.8.7. Башкарма комитет Җитәкчесе (вәкаләтле зат) үзгәрешләрне раслый яки баш тарту турында хатка кул куя. Кул куелган документлар бүлек белгеченә җибәрелә.

3.8.6-3.8.7 пунктчалары белән билгеләнә торган процедуралар запросларга җаваплар кергән мизгелдән бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: рөхсәт яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында хат.

3.8.8. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү

Мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсе бирү әлеге регламентның 3.6.1-3.6.2 пунктчалары нигезендә гамәлгә ашырыла.

3.9. Төзелешкә рөхсәт дубликатын бирү

3.9.1. Төзелешкә рөхсәтне югалткан (бозган) очракта, гариза бирүче бүлеккә рөхсәт дубликатын бирү турында гариза тапшыра.

Рхсәт дубликатын бирү турында гариза мөрәҗәгать итүче (вәкаләтле вәкиле) тарафыннан шәхсән бирелә яки почта (шул исәптән электрон почта) аша яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша тапшырыла.   

3.9.2. Документлар кабул итү өчен җаваплы белгеч дубликат бирү турында гариза кабул итә, гаризаны терки һәм теркәлгән  документлар белән бүлеккә тапшыра.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: бүлек белгеченә карауга юнәлдерелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.

3.9.3. Бүлек белгече документларны карый һәм нигез булганда җирле үзидарә органы архивындагы икенче нөсхә нигезендә дубликат әзерли. Дубликатның өске уӊ почмагына «Дубликат»  штампы куела. Баш тарткан очракта баш тарту турында хат проектын әзерли. Әзерләнгән документ проектын билгеләнгән тәртиптә килештерә.  Мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын файдаланып  муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында, рәсмиләштерелгән рөхсәт яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында хат бирү датасын һәм вакытын хәбәр итә.

Әлеге пунктчада билгеләнә торган процедуралар документларга Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан кул куелган көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчегә (аның вәкиленә) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында хәбәр итү.

3.9.4. Бүлек белгече гариза бирүчегә (аның вәкиленә) рәсмиләштерелгән рөхсәтне яки баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп рөхсәт бирүдән баш тарту турында хатны кул куйдырып бирә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:

рөхсәт яки баш тарту турында хат бирү – чират тәртибендә, 15 минут эчендә, мөрәҗәгать итүче килгән көнне;

баш тарту турында почта аша хат җибәрү – әлеге регламентныӊ  3.9.3 пунктчасында каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә.  

Процедураның нәтиҗәсе: рөхсәт яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында хат.

3.10. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү

3.10.1.  Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу өчен КФҮкә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

3.10.2. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү билгеләнгән тәртиптә расланган КФҮ эш регламенты нигезендә гамәлгә ашырыла.

3.10.3. КФҮтән муниципаль хезмәт алуга документлар кергәндә процедуралар әлеге регламентның 3.3-3.5 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе КФҮкә җибәрелә.

3.11. Техник хаталарны төзәтү

3.11.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булып торган документта техник хаталар ачыкланган очракта, гариза бирүче бүлеккә тапшыра:

техник хаталарны төзәтү турында гариза;

гариза бирүчегә техник хата булган муниципаль хезмәт нәтиҗәсе буларак бирелгән документ;

техник хаталар булуны раслаучы юридик көчкә ия документлар.

Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта күрсәтелгән мәгълүматларда техник хаталарны төзәтү турында гариза мөрәҗәгать итүче (вәкаләтле вәкил) тарафыннан шәхсән, яисә почта аша (шул исәптән электрон почта аша), яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталы яисә күпфункцияле үзәк аша бирелә.

3.11.2. Документлар кабул итү өчен җаваплы белгеч техник хаталарны төзәтү турында гариза кабул итә, документлар белән гаризаны терки һәм аларны бүлеккә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: бүлек белгеченә карауга юнәлдерелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.

3.11.3. Бүлек белгече документларны карый һәм муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документка төзәтмәләр кертү максатында, әлеге регламентның 3.5 пунктында каралган процедураларны гамәлгә ашыра һәм мөрәҗәгать итүчегә (вәкаләтле вәкилгә) төзәтелгән документны, мөрәҗәгать итүчедән (вәкаләтле вәкилдән) техник хата булган документның оригиналын алып, кул куйдырып бирә яки мөрәҗәгать итүчегә, бүлеккә техник хата булган документ оригиналын тәкъдим иткәндә, почта аша (электрон почта аша) документ алу мөмкинлеге турында хат җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура, техник хаталар ачыкланганнан яки теләсә кайсы кызыксынган заттан хата турында гариза алганнан соң, өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) документ

 

4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары

 

4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерү, җирле үзидарә органы вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карарлар әзерләүне үз эченә ала.

Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып тора:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документлар проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;

2) билгеләнгән тәртиптә эш кәгазьләрен алып баруны тикшерү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен билгеләнгән тәртиптә тикшереп тору.

Контроль тикшерүләр план нигезендә (җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ярты еллык яки еллык планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык мәсьәләләр (комплекслы тикшерүләр) яисә мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча сорау каралырга мөмкин.

Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр кылуны контрольдә тоту һәм карарлар кабул итү максатында, Башкарма комитет Җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.

4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедураларда билгеләнгән гамәлләр үтәлешен агымдагы контрольдә тоту Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы инфраструктура үсеше буенча урынбасары һәм  инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан башкарыла.

4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очраклары ачыкланганда, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризаларын вакытында карап тикшермәгән өчен җаваплылыкка ия.

Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (урынбасары) әлеге регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрнең вакытында һәм (яки) тиешенчә башкарылмавы өчен җаваплы.

Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә торган (гамәлгә ашырыла торган) карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җаваплы.

4.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан тикшереп тору муниципаль хезмәт күрсәткәндә эшчәнлекнең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.

 

5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органнарның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләрнең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе

 

5.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Башкарма комитет хезмәткәрләре гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр тәртиптә Башкарма комитетка, муниципаль берәмлек Советына шикаять бирергә хокуклы.

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән шул исәптән түбәндәге очракларда да мөрәҗәгать итә ала:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакытын бозу;

2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу;

3) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралмаган документларны таләп итү;

4) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

5) Федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасыныӊ, Тукай муниципаль районыныӊ башка норматив хокукый актлары белән каралмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;

6) мөрәҗәгать итүчедән, муниципаль хезмәт күрсәткәндә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы муниципаль  норматив хокукый актларында каралмаган түләү алу; 

7) Башкарма комитетның, Башкарма комитет вазыйфаи затыныӊ муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозу.

5.2. Шикаять язма рәвештә кәгазьдә яки электрон формада бирелә.

Шикаять почта, КФҮ аша, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайты, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (http://uslugi.tatar.ru/), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (функцияләре) (http://www.gosuslugi.ru/) аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси кабул итү вакытында кабул ителергә мөмкин.

5.3. Шикаятьне карау срогы – теркәлгән көннән алып унбиш эш көне эчендә. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының мөрәҗәгать итүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тартуына яисә мондый төзәтмәләрнеӊ билгеләнгән срогын бозуга шикаять биргән очракта – аны теркәгән көннән соң биш эш көне эчендә.

5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмау) шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең исеме;

2) мөрәҗәгать итүченең – физик затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә мөрәҗәгать итүченең – юридик затныӊ исеме, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (булган очракта) һәм җавап бирү өчен почта адресы;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмау) турында мәгълүматлар;

4) мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмау) белән килешмәгәнне раслаучы дәлилләр.

5.5. Шикаятькә шикаятьтә бәян ителгән хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре теркәлергә мөмкин. Бу очракта шикаятькә теркәлеп бирелә торган документлар исемлеге китерелә.

5.6. Шикаять муниципаль хезмәт алучы тарафыннан имзалана.

5.7. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе (муниципаль район Башлыгы) түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

1) шикаятьне канәгатьләндерә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән ялгышлык һәм хаталарны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән каралмаган акчаларны кире кайтару һ.б. рәвешләрдә;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.

5.8. Әлеге пунктта күрсәтелгән карар, кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм мөрәҗәгать итүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап җибәрелә.

5.8.1. Шикаять тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүченеӊ  әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында, дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатында, дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, күпфункцияле үзәк яки әлеге Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм алга таба гамәлләр турында (аларны мөрәҗәгать итүчегә дәүләт яки муниципаль хезмәт күрсәтүне алу максатында кылырга кирәк) мәгълүмат күрсәтелә.

5.8.2. Шикаять мөрәҗәгать итүченеӊ  әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.

5.9. Шикаятьне карау барышында яки нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы билгеләре яки җинаять билгеләре ачыкланса, шикаятьләр карау буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.

 

Ерактан торып эш урыннары исемлеге һәм документлар кабул итү графигы 

Урнашу урыны

Хезмәт күрсәтелүче торак пунктлар

Документлар кабул итү графигы

Тукай районы, Яӊа п., Үзәк ур., 3 й.

Яӊа п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Бәтке авылы, Гагарин ур., 1 й.

Бәтке авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Биклән авылы, Чкалов ур., 30а й.

Биклән авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Калмаш авылы, Зөфәр Галиев ур., 15 й.

Калмаш авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, «Татарстан» совхозы п., Совет ур., 3 й.

«Татарстан» совхозы п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Круглое Поле п., Мәктәп ур., 8 й.

Круглое Поле п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Күзкәй авылы, Әхмәтшин ур., 20 й.

Күзкәй авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Кече Шилнә авылы, Үзәк ур., 4 й.

Кече Шилнә авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Мәләкәс авылы, Яшьләр урамы, 20 й.

Мәләкәс авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Түбән Суыксу авылы, Мәктәп урамы, 16 й.

Түбән Суыксу авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Яӊа Троицкий авылы, Ленин ур., 16 й.

Яӊа Троицкий авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Теләнче-Тамак авылы, Татарстан ур., 20 й.

Теләнче-Тамак авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Шилнәбаш авылы, Мәктәп ур., 33 й.

Шилнәбаш авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

 

(белешмә өчен)

 

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы вазыйфаи затлар реквизитлары,

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Башкарма комитет Җитәкчесе

70-00-76

tukay@tatar.ru

Бүлек башлыгы

70-15-13

gulnazishakova@mail.ru

Бүлек белгече

70-15-68

tykcontrol@mail.ru

doc
Скачать текст
DOC, 216.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International