2019 елның 9 февралендәге 327 санлы карарына 15 кушымта Агачлар һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга яки утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты

Татарстан Републикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 9 февралендәге 327 санлы карарына 15 кушымта

 

 

Агачлар һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга яки утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең әлеге административ регламенты (алга  таба – регламент ) агач һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга һәм утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең (алга таба – муниципаль хезмәт) стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Муниципаль хезмәттән  кулланучылар: физик һәм юридик затлар (алга таба – мөрәҗәгать итүчеләр).

1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы  Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.

Муниципаль хезмәтне үтәүче – Башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге (алга таба – бүлек).

1.3.1. Башкарма комитетның урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Бүлекнеӊ урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Башкарма комитетның эш графигы:

дүшәмбе – җомга: 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

шимбә, якшәмбе: ял көннәре.

Ял һәм аш вакыты эчке эш тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.

Белешмә өчен телефон:  (8552) 70-15-13.

Керү шәхесне таныклаучы документлар буенча.

1.3.2. Муниципаль районныӊ «Интернет»  мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – «Интернет» челтәре) рәсми сайт адресы: http:// www.tukay.tatar.ru.

1.3.3. Муниципаль хезмәт турында мәгълүматны түбәндәгечә алырга мөмкин:

1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен, Башкарма комитет бүлмәләрендә урнашкан муниципаль хезмәт турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары ярдәмендә;

2) «Интернет» челтәрендә муниципаль районныӊ рәсми сайты аша (http:// www. tukay.tatar.ru.);

3) Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (http://uslugi. tatar.ru/);

4) Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы аша (http:// www.gosuslugi.ru/);

5) Башкарма комитетта (бүлектә):

телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;

язмача (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать иткәндә – почта аша кәгазьдә, электрон почта аша электрон рәвештә.

1.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бүлек белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм гариза бирүчеләр белән эшләү өчен Башкарма комитет бүлмәләрендәге мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

2001 елның 25 октябрендәге 136-ФЗ санлы Россия Федерациясе Җир кодексы белән (алга таба – РФ ҖК) (РФ законнары җыентыгы, 29.10.2001, № 44, 4147 маддә);

2004 елның 29 декабрендәге  190-ФЗ санлы Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы белән (алга таба – РФ ШтК) (РФ законнары җыентыгы, 03.01.2005, №1 (1 өлеш), 16 маддә);

2006 елның 4 декабрендәге 200-ФЗ  санлы Россия Федерациясе Урман кодексы (алга таба – РФ УК) (РФ законнары җыентыгы, 11.12.2006, № 50, 5278 маддә)

2002  елның 10 январендәге «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ  санлы Федераль закон (алга таба – 7-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ законнары җыентыгы, 14.01.2002, №2, 133 маддә);

2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ санлы Федераль закон; (алга таба – 131-ФЗ санлы Федераль закон) (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 06.10.2003, №40, 3822 маддә);

2010 елның 27 июлендәге «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында»  210-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 210-ФЗ санлы Федераль закон) (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 02.08.2010, № 31, 4179 маддә);

2004  елның 28 июлендәге «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында  45-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законы (алга таба – 45-ТРЗ  санлы Татарстан Республикасы Законы) (Татарстан Республикасы, №155-156, 03.08.2004);

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2012 елныӊ 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы (алга таба – устав);

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2005 елныӊ 22 декабрендәге 4/14 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – БК турында нигезләмә);

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2011 елныӊ 1 мартындагы 8 санлы боерыгы белән расланган бүлек турында нигезләмә (алга таба – бүлек турында нигезләмә);

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2008 елныӊ 17 мартындагы 343 санлы боерыгы белән расланган Башкарма комитетныӊ эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре  (алга таба – кагыйдәләр).

1.5. Әлеге регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

агачларны кисү – тиешле җирләрдә яки җир кишәрлекләрендә агач һәм куакларның бер өлеше киселә торган агачлар кисү;

Әлеге регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба - гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтүне сорау аңлашыла (210-ФЗ санлы Федераль законның 2 маддәсе 2 пункты, 27.07.2010 ел). Гариза Башкарма комитет карары белән расланган үрнәк яки стандарт бланкта ирекле формада тутырыла.

 

2. Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү стандартына таләп исеме

Стандартка таләпләр эчтәлеге

Хезмәт күрсәтүне яки таләпне билгеләүче норматив акт

2.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү исеме

Агачларны һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга һәм утыртуга рөхсәт бирү

РФ ШтК;

РФ ҖК

2.2. Муниципаль хезмәтне турыдан-туры күрсәтүче башкарма хакимият органы исеме

Башкарма комитет

БК турында нигезләмә

2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау

Агачларны һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга һәм утыртуга рөхсәт.

Агач һәм куаклар кисүгә, утыртуга рөхсәт итүдән баш тарту турында хәбәрнамә

Тәртип

2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы

Агачларны һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга һәм утыртуга рөхсәт гариза кергән көнне кертеп 15 көн эчендә бирелә

Тәртип

2.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен законнар һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

1) гариза;

2) шәхесне раслаучы документлар;

3) вәкил вәкаләтләрен раслаучы документ (әгәр мөрәҗәгать итүче исеменнән вәкил эшли икән);

     4) кишәрлекнең якындагы корылмаларга яки киселергә тиешле яшел утыртмалар төшерелгән башка юнәлешләргә кадәр схемасы;

     5) әгәр җир кишәрлеге күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса, җир кишәрлегенә хокук билгеләүче һәм хокук раслаучы документлар күчермәләре;

      6) биналар һәм корылмалар төзегәндә габаритларга эләгә торган яшел утыртмалар киселгән очракта, расланган проект документлары;

       7) территорияләренә кагылучы хуҗалар белән агачлар кисү һәм аларны күчереп утырту шартларын килештерү;

       8) утыртмаларны утыртканда яки күчереп утыртканда җир эшләрен үткәрүгә ордер ачу белән инженерлык челтәрләре вәкилләре белән килештерү

Тәртип

2.6 Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган һәм гариза бирүче тәкъдим итәргә хокуклы муниципаль хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алына:

күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана ала торган мәгълүматларны үз эченә алган);

 

 

2.7. Муниципаль хезмәт күрсәтүче башкарма хакимият органы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, норматив хокукый актларда каралган очракларда алар белән килештерү таләп ителгән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның структур бүлекчәләре  исемлеге

Килештерү таләп ителми

 

 

2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

1) документларны тиешле затныӊ тапшырмавы;

2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә туры килмәве;

3) гаризада һәм гаризага теркәлә торган документларда төзәтүләр, аларның эчтәлеген төрлечә аӊларга мөмкинлек бирә торган җитди хаталар булу;

4) башка органга документлар тапшыру

 

 

2.9. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Хезмәт күрсәтүне туктату өчен нигез каралмаган.

Баш тарту өчен нигезләр:

1) мөрәҗәгать итүче тарафыннан документлар тулы күләмдә түгел, йә тапшырылган гаризада һәм (яки) документларда тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүмат бар;

2) тиешле документ мөрәҗәгать итүче тарафыннан үз инициативасы буенча тапшырылмаган очракта, ведомствоара запроска дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының яисә дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы ведомство карамагындагы оешманың муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында җавабы килү;

3) күрше җир биләмәләреннән файдаланучылар арасында агач кисү, куаклар утырту мәсьәләсе буенча бәхәс булу

Тәртип

 

2.10. Муниципаль хезмәт күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Муниципаль хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә

 

 

2.11. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәт күрсәтүләр өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре, шул исәптән мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп 

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәт күрсәтү таләп ителми

 

 

2.12. Муниципаль хезмәт күрсәтүне сораганда һәм мондый хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен алганда чиратның максималь вакыты

Чират булганда муниципаль хезмәт алуга гариза бирү 15 минуттан да артмаска тиеш.

Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алган очракта, чиратта көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш

 

 

2.13. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакыты

Гариза кергән вакыттан бер көн эчендә

 

 

2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган биналарга таләпләр

Кәгазьдә гариза бүлеккә тапшырыла.

Әлеге урын өстәл һәм урындыклар, муниципаль хезмәт алу өчен кирәкле документларны, гариза тутыру үрнәкләрен үз эченә алган мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган

 

 

2.15. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфат күрсәткечләре

Муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең һәркем өчен мөмкин булуы күрсәткечләре булып тора:

бинаныӊ җәмәгать транспорты йөри торган урында урнашуы;

кирәкле санда белгечләр, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган биналар булу;

мәгълүмати стендларда, «Интернет» челтәрендә мәгълүмат ресурсларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу.

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәгеләр булмау белән характерлана:

мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан документлар кабул иткәндә һәм тапшырганда чиратлар;

муниципаль хезмәт күрсәтү срокларын бозу;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаять;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гариза бирүчеләргә карата әдәпсез, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (алга таба – КФҮ) муниципаль хезмәт күрсәткәндә консультация, документлар кабул итү һәм бирүне КФҮ белгече башкара

 

 

2.16. Электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре

Муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне Интернет кабул итү бүлмәсе аша яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин.

Әгәр закон нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны электрон формада бирү каралган булса, гариза Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (http://uslugi.tatar.ru/) яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы аша (http:/ www.gosuslugi.ru/ бирелә

 

 

 

 

3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм башкару вакыты, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре, шулай ук административ процедураларны дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыннарында башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр тәртибен тасвирлау

3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

1) гариза бирүчеләргә консультация бирү;

2) гариза кабул итү һәм теркәү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм җибәрү;

4) комиссия актын төзү;

5) муниципаль хезмәт нәтиҗәсен әзерләү;

6) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү.

3.2. Гариза бирүчегә консультация бирү

3.2.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен бүлеккә шәхсән, телефоны буенча һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә консультация бирә, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документлар формасы һәм башка мәсьәләләр буенча, кирәк булганда гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар мөрәҗәгать итү көнендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документлар составы, формасы һәм рөхсәт алуга башка мәсьәләләр буенча консультацияләр.

3.3. Гариза кабул итү һәм теркәү

3.3.1. Мөрәҗәгать итүче үзе яки ышанычлы зат аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм әлеге регламентныӊ 2.5 пункты нигезендә бүлеккә документлар тапшыра.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формадагы гариза электрон почта яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша бүлеккә җибәрелә. Электрон формада кергән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

3.3.2. Гаризалар кабул итүче бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

- мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләү;

- мөрәҗәгать итүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышаныч кәгазе буенча эш иткән очракта);

- әлеге регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булу-булмавын тикшерү;

- тәкъдим ителгән документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә рәсмиләштерү, документларда сызылган сүзләр, төзәтүләр булмау).

Кимчелекләр булмаган очракта бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

- махсус журналда гариза кабул итү һәм теркәү;

- мөрәҗәгать итүчегә, документларны кабул итү датасы, керү номеры, муниципаль хезмәт күрсәтүне үтәү датасы һәм вакытын күрсәтеп, тапшырылган документлар исемлеге күчермәсен тапшыру;

- гаризаны Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә җибәрү.

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булу турында хәбәр итә һәм ачыкланган нигезләрне язма рәвештә аӊлатып, документларны кире кайтара.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:

гаризаны һәм документларны 15 минут эчендә кабул итү;

гаризаны гариза кергән вакыттан бер көн эчендә теркәү;

Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә юнәлтелгән яки документлар гариза бирүчегә кире кайтарылган.  

3.3.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм документларны бүлеккә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.

3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм җибәрү

3.4.1. Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары электрон формада ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә бирү турында запрос җибәрә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана алырлык белешмәләр булган):

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза кергән вакыттан алып бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: җибәрелгән запрос.

3.4.2. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән запрос нигезендә мәгълүмат белән тәэмин итүче белгечләр соратып алына торган документларны (мәгълүматны) тапшыралар яисә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында хәбәрнамәләр җибәрәләр (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә).

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар документ һәм мәгълүмат бирә торган органга яисә оешмага ведомствоара запрос кергән көннән алып өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән документлар (мәгълүматлар) яки баш тарту турында хәбәрнамә.

3.5. Комиссия актын төзү

3.5.1. Бүлек белгече гамәлгә ашыра:

тапшырылган документларда булган мәгълүматларның дөреслеген тикшерү;

хисап эшләрен рәсмиләштерү (барлык документларны аерым папкага туплау);

хисап эшен акт төзү өчен комиссия каравына җибәрү.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар запросларга җаваплар кергән вакыттан алып бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: комиссиясгә юнәлдерелгән хисап эше.

3.5.2. Комиссия секретаре гамәлгә ашыра:

кабул ителгән документларны өйрәнү;

агач һәм куакларны кисү, ябалдашларын кыскарту һәм утырту урынын карау датасын яки утырту урынын карауны билгеләү;

комиссия әгъзаларына һәм мөрәҗәгать итүчегә карау датасы турында хәбәр итү.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар документлар кергән вакыттан алып ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: комиссия әгъзаларына һәм мөрәҗәгать итүчегә карау датасы турында хәбәр итү.

3.5.3. Билгеләнгән көнне комиссия урынга чыга һәм мөрәҗәгать итүче катнашында киселергә тиешле агачларны карауны гамәлгә ашыра. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү акты төзелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар карау көнендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлек белгеченә җибәрелгән тикшерү акты.

3.6. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсен әзерләү

3.6.1. Комиссия тапшырган тикшерү акты нигезендә бүлек белгече агач кисүгә рөхсәт проектын (алга таба – рөхсәт) яки муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хәбәрнамә проектын әзерли (алга таба – хәбәрнамә) һәм Башкарма комитет Җитәкчесенә килештерүгә җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура тикшерү акты кергән көннән алып ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.  

Процедураның нәтиҗәсе: кул куярга юнәлтелгән рөхсәт проекты (хәбәрнамә).

3.6.2. Башкарма комитет Җитәкчесе рөхсәтне (хәбәрнамәне) имзалый һәм гариза бирүчегә бирү өчен белгечкә җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: белгечкә җибәрелгән кул куелган рөхсәт (хәбәрнамә).

3.7. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү

3.7.1. Бүлек белгече рөхсәтне (хәбәрнамәне) терки һәм гариза бирүчегә бирә яки почта аша җибәрә.

 Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар  түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:

мөрәҗәгать итүченең шәхси килүе очрагында - 15 минут эчендә;

җавап почта аша җибәрелгән  очракта,  алдагы процедуралар тәмамланганнан соң бер көн эчендә.

Процедураның нәтиҗәсе: бирелгән (җибәрелгән) хәбәрнамә.

3.6. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү

3.6.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу өчен КФҮ, КФҮнең ерактан урнашкан эш урынына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

3.6.2. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү КФҮ эше регламенты нигезендә билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

3.6.3. КФҮтән муниципаль хезмәт алуга документлар кергәндә процедуралар әлеге Регламентның 3.3 – 3.4 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе КФҮкә җибәрелә.

3.7. Техник хаталарны төзәтү

3.7.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булып торган документта техник хаталар ачыкланган очракта, гариза бирүче бүлеккә тапшыра:

техник хаталарны төзәтү турында гариза;

гариза бирүчегә техник хата булган муниципаль хезмәт нәтиҗәсе буларак бирелгән документ;

техник хаталар булуны раслаучы юридик көчкә ия документлар.

Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта күрсәтелгән мәгълүматларда техник хаталарны төзәтү турында гариза мөрәҗәгать итүче (вәкаләтле вәкил) тарафыннан шәхсән, яисә почта аша (шул исәптән электрон почта аша) яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталы яисә күпфункцияле үзәк аша бирелә.

3.7.2. Документлар кабул итү өчен җаваплы белгеч техник хаталарны төзәтү турында гариза кабул итә, документлар белән гаризаны терки һәм аларны бүлеккә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: бүлек белгеченә карауга юнәлдерелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.

3.7.3. Бүлек белгече документларны карый һәм муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документка төзәтмәләр кертү максатында, әлеге регламентның 3.5 пунктында каралган процедураларны гамәлгә ашыра һәм мөрәҗәгать итүчегә (вәкаләтле вәкилгә) төзәтелгән документны, мөрәҗәгать итүчедән (вәкаләтле вәкилдән)техник хата булган документның оригиналын алып, кул куйдырып бирә яки мөрәҗәгать итүчегә, бүлеккә техник хата булган документ оригиналын тәкъдим иткәндә, почта аша (электрон почта аша) документ алу мөмкинлеге турында хат җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура, техник хаталар ачыкланганнан яки теләсә кайсы кызыксынган заттан хата турында гариза алганнан соң, өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) документ.

 

4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары

 

4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерү, җирле үзидарә органы вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карарлар әзерләүне үз эченә ала.

Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып тора:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документлар проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;

2) билгеләнгән тәртиптә эш кәгазьләрен алып баруны тикшерү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен билгеләнгән тәртиптә тикшереп тору.

Контроль тикшерүләр план нигезендә (җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ярты еллык яки еллык планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык мәсьәләләр (комплекслы тикшерүләр) яисә мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча сорау каралырга мөмкин.

Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр кылуны контрольдә тоту һәм карарлар кабул итү максатында, Башкарма комитет Җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.

4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедураларда билгеләнгән гамәлләр үтәлешен агымдагы контрольдә тоту Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы инфраструктура үсеше буенча урынбасары һәм  инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан башкарыла.

4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очраклары ачыкланганда, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризаларын вакытында карап тикшермәгән өчен җаваплылыкка ия.

Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (урынбасары) әлеге регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрнең вакытында һәм (яки) тиешенчә башкарылмавы өчен җаваплы.

Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә торган (гамәлгә ашырыла торган) карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җаваплы.

4.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан тикшереп тору муниципаль хезмәт күрсәткәндә эшчәнлекнең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.

 

5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органнарның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләрнең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе

 

5.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Башкарма комитет хезмәткәрләре гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр тәртиптә Башкарма комитетка, муниципаль берәмлек Советына шикаять бирергә хокуклы.

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән шул исәптән түбәндәге очракларда да мөрәҗәгать итә ала:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакытын бозу;

2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу;

3) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралмаган документларны таләп итү;

4) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

5) Федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасыныӊ, Тукай муниципаль районыныӊ башка норматив хокукый актлары белән каралмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;

6) мөрәҗәгать итүчедән, муниципаль хезмәт күрсәткәндә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы муниципаль  норматив хокукый актларында каралмаган түләү алу; 

7) Башкарма комитетның, Башкарма комитет вазыйфаи затыныӊ муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозу.

5.2. Шикаять язма рәвештә кәгазьдә яки электрон формада бирелә.

Шикаять почта, КФҮ аша, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайты, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (http://uslugi.tatar.ru/), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (функцияләре) (http://www.gosuslugi.ru/) аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси кабул итү вакытында кабул ителергә мөмкин.

5.3. Шикаятьне карау срогы – теркәлгән көннән алып унбиш эш көне эчендә. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының мөрәҗәгать итүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тартуына яисә мондый төзәтмәләрнеӊ билгеләнгән срогын бозуга шикаять биргән очракта – аны теркәгән көннән соң биш эш көне эчендә.

5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмау) шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең исеме;

2) мөрәҗәгать итүченең – физик затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә мөрәҗәгать итүченең – юридик затныӊ исеме, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (булган очракта) һәм җавап бирү өчен почта адресы;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмау) турында мәгълүматлар;

4) мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмау) белән килешмәгәнне раслаучы дәлилләр.

5.5. Шикаятькә шикаятьтә бәян ителгән хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре теркәлергә мөмкин. Бу очракта шикаятькә теркәлеп бирелә торган документлар исемлеге китерелә.

5.6. Шикаять муниципаль хезмәт алучы тарафыннан имзалана.

5.7. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе (муниципаль район Башлыгы) түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

1) шикаятьне канәгатьләндерә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән ялгышлык һәм хаталарны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән каралмаган акчаларны кире кайтару һ.б. рәвешләрдә;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.

5.8. Әлеге пунктта күрсәтелгән карар, кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм мөрәҗәгать итүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап җибәрелә.

5.8.1. Шикаять тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүченеӊ  әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында, дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатында, дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, күпфункцияле үзәк яки әлеге Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм алга таба гамәлләр турында (аларны мөрәҗәгать итүчегә дәүләт яки муниципаль хезмәт күрсәтүне алу максатында кылырга кирәк) мәгълүмат күрсәтелә.

5.8.2. Шикаять мөрәҗәгать итүченеӊ  әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.

5.9. Шикаятьне карау барышында яки нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы билгеләре яки җинаять билгеләре ачыкланса, шикаятьләр карау буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.

 

Ерактан торып эш урыннары исемлеге һәм документлар кабул итү графигы 

Урнашу урыны

Хезмәт күрсәтелүче торак пунктлар

Документлар кабул итү графигы

Тукай районы, Яӊа п., Үзәк ур., 3 й.

Яӊа п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Бәтке авылы, Гагарин ур., 1 й.

Бәтке авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Биклән авылы, Чкалов ур., 30а й.

Биклән авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Калмаш авылы, Зөфәр Галиев ур., 15 й.

Калмаш авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, «Татарстан» совхозы п., Совет ур., 3 й.

«Татарстан» совхозы п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Круглое Поле п., Мәктәп ур., 8 й.

Круглое Поле п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Күзкәй авылы, Әхмәтшин ур., 20 й.

Күзкәй авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Кече Шилнә авылы, Үзәк ур., 4 й.

Кече Шилнә авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Мәләкәс авылы, Яшьләр урамы, 20 й.

Мәләкәс авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Түбән Суыксу авылы, Мәктәп урамы, 16 й.

с Түбән Суыксу авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Яӊа Троицкий авылы, Ленин ур., 16 й.

Яӊа Троицкий авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Теләнче-Тамак авылы, Татарстан ур., 20 й.

Теләнче-Тамак авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Шилнәбаш авылы, Мәктәп ур., 33 й.

Шилнәбаш авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

(белешмә өчен)

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы вазыйфаи затлар реквизитлары,

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Башкарма комитет Җитәкчесе

70-00-76

tukay@tatar.ru

Бүлек башлыгы

70-15-13

gulnazishakova@mail.ru

Бүлек белгече

70-15-68

tykcontrol@mail.ru

       

 

doc
Скачать текст
DOC, 151.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International