2019 елның 9 февралендәге 327 санлы карарына 16 кушымта Муниципаль берәмлек чикләрендәге җирле әһәмияттәге юллар буйлап тулысынча яки өлешчә уза торган маршрутлар буенча авыр йөкләрне, зур габаритлы йөкләрне ташу өчен автомобиль йөртүгә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты

Татарстан Републикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 9 февралендәге 327 санлы карарына 16 кушымта

 

Муниципаль берәмлек чикләрендәге җирле әһәмияттәге юллар буйлап тулысынча яки өлешчә уза торган маршрутлар буенча авыр йөкләрне, зур габаритлы йөкләрне ташу өчен автомобиль йөртүгә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең әлеге административ регламенты (алга таба – регламент) муниципаль берәмлек чикләрендәге җирле әһәмияттәге юллар буйлап тулысынча яки өлешчә уза торган маршрутлар буенча авыр йөкләрне, зур габаритлы йөкләрне ташу өчен автомобиль йөртүгә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү (алга таба –муниципаль хезмәт) стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Муниципаль хезмәттән файдаланучылар: физик затлар (алга таба – гариза бирүче).

1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы  Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.

Муниципаль хезмәтне үтәүче – Башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге (алга таба – бүлек).

1.3.1. Башкарма комитетның урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Бүлекнеӊ урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Башкарма комитетның эш графигы:

дүшәмбе – җомга: 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

шимбә, якшәмбе: ял көннәре.

Ял һәм аш вакыты эчке эш тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.

Белешмә өчен телефон:  (8552) 70-15-13.

Керү шәхесне таныклаучы документлар буенча.

1.3.2. Муниципаль районныӊ «Интернет»  мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – «Интернет» челтәре) рәсми сайт адресы: http:// www.tukay.tatar.ru.

1.3.3. Муниципаль хезмәт турында мәгълүматны түбәндәгечә алырга мөмкин:

1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен, Башкарма комитет бүлмәләрендә урнашкан муниципаль хезмәт турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары ярдәмендә;

2) «Интернет» челтәрендә муниципаль районныӊ рәсми сайты аша (http:// www. tukay.tatar.ru.);

3) Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (http://uslugi. tatar.ru/);

4) Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы аша (http:// www.gosuslugi.ru/);

5) Башкарма комитетта (бүлектә):

телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;

язмача (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать иткәндә – почта аша кәгазьдә, электрон почта аша электрон рәвештә.

1.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бүлек белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм гариза бирүчеләр белән эшләү өчен Башкарма комитет бүлмәләрендәге мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 131-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 06.10.2003, № 40, ст. 3822);

«Автомобиль юллары турында һәм Россия Федерациясендә юллар эшчәнлеге хакында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 257-ФЗ санлы Федераль закон (РФ Законнар җыентыгы, 12.11.2007, № 46, ст. 5553);

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль закон (алга таба – 210-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 02.08.2010, № 31, ст. 4179);  

«Автомобиль транспортында йөк ташу кагыйдәләрен раслау турында» 2011 елның 15 апрелендәге 272 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (алга таба – 272 санлы карар);

Россия Транспорт министрлыгының 2012 елның 24 июлендәге 258 нче приказы белән расланган «Автомобиль юлларында авыр һәм (яки) эре габаритлы йөкләр ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чарасы хәрәкәтенә махсус рөхсәт бирү тәртибе» («Российская газета», 16.11.2012, №265) (алга таба – Рөхсәт бирү тәртибе);

«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ санлы ТР Законы (алга таба – 45-ТРЗ санлы ТР  Законы) (Татарстан Республикасы, №155-156, 03.08.2004);

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2012 елныӊ 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы (алга таба – устав);

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2005 елныӊ 22 декабрендәге 4/14 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – БК турында нигезләмә);

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2011 елныӊ 1 мартындагы 8 санлы боерыгы белән расланган бүлек турында нигезләмә (алга таба – бүлек турында нигезләмә);

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2008 елныӊ 17 мартындагы 343 санлы боерыгы белән расланган Башкарма комитетныӊ эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре  (алга таба – кагыйдәләр).

1.5. Әлеге регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

 

авыр йөк – йөк белән яки йөктән башка массасы һәм күчәр массасы 272 нче карарда китерелгән параметрларныӊ берсеннән булса да артып киткән транспорт чарасы;   

эре габаритлы һәм авыр йөк машиналары категориясе – инструкциядә каралган тәртиптә йөк массасына һәм күләменә карап билгеләнгән төркем:

1 категория – йөк белән яки йөктән башка массасы һәм күчәр массасы, шулай ук биеклеге, киӊлеге һәм озынлыгы 272 нче карарда китерелгән параметрлардан артып киткән, ләкин 2 категориягә кермәгән транспорт чарасы;

2 категория – йөк белән яки йөктән башка авырлык массасы 272 нче карарда китерелгән параметрларга туры килүче транспорт чарасы;    

зур габаритлы йөк – йөк белән яки йөктән башка массасы һәм күчәр массасы, шулай ук биеклеге, киӊлеге һәм озынлыгы 272 нче карарда китерелгән параметрларныӊ берсеннән булса да артып киткән транспорт чарасы;

йөк ташучы – эре габаритлы һәм (яки) авыр йөк ташуны гамәлгә ашыручы юридик яки физик зат. Аларга милек формасына һәм ведомствога карамыйча, оешмалар, һәм Россия Федерациясе гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар, шулай ук тиешле лицензиясе һәм сертификацияләнгән күчмә составы булган халыкара оешмалар, чит ил юридик затлары һәм гражданнар керергә мөмкин.

Әлеге регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба - гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтүне сорау аңлашыла (210-ФЗ санлы Федераль законның 2 маддәсе 2 пункты, 27.07.2010 ел). Гариза Башкарма комитет карары белән расланган үрнәк яки стандарт бланкта ирекле формада тутырыла.

 

 

 

2. Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү стандартына таләп исеме

Стандартка таләпләр эчтәлеге

Хезмәт күрсәтүне яки таләпне билгеләүче норматив акт

2.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү исеме

Муниципаль берәмлек чикләрендәге җирле әһәмияттәге юллар буйлап тулысынча яки өлешчә уза торган маршрутлар буенча авыр йөкләрне, зур габаритлы йөкләрне ташу өчен автомобиль йөртүгә рөхсәт бирү

257-ФЗ санлы Федераль закон;

Тәртип

2.2. Муниципаль хезмәтне турыдан-туры күрсәтүче башкарма хакимият органы исеме

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

БК турында нигезләмә

2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау

Гомуми файдалану юллары буенча зур габаритлы һәм (яки) авыр йөк ташуга рөхсәт.

Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат

257-ФЗ санлы Федераль закон;

Тәртип

2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы

Гариза бирү көнен дә кертеп, 11 көн эчендә

 

2.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен законнар һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

1) гариза;

2) шәхесне раслаучы документлар;

3) вәкил вәкаләтләрен раслаучы документ (әгәр мөрәҗәгать итүче исеменнән вәкил эшли икән);

4) авыр һәм (яки) эре габаритлы йөкләр ташуда файдалану планлаштырылган транспорт чарасы документларының (транспорт чарасының паспорты яки транспорт чарасын теркәү турында таныклыгы) күчермәсе;

5) авыр һәм (яки) эре габаритлы йөкләр ташуда файдалану планлаштырылган транспорт чарасының (автопоездның) Рөхсәт бирү тәртибендә каралган андый йөкләр урнаштыруның сурәте булган схемасы. Транспорт чарасы схемасында йөк ташуда катнашучы транспорт чарасы, андагы күчәрләр һәм тәгәрмәчләр саны, күчәрләр һәм тәгәрмәчләрнең үзара урнашуы күчәрләргә төшкән авырлыкны бүлү һәм авырлык күчәр озынлыгы буенча тигез итеп бүленмәгән очракта – аерым тәгәрмәчләргә бүлү тасвирлана;

6) транспортта ташыла торган йөкне ташуга техник таләпләр турында мәгълүматлар

Тәртипнеӊ 8,9 п.

2.6 Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган һәм гариза бирүче тәкъдим итәргә хокуклы муниципаль хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

Ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында түбәндәгеләр алына:

транспорт чарасы хәрәкәтенә хокук бирүче махсус пропуск;

бердәм дәүләт юридик затлар реестрыннан мәгълүматлар;

бердәм дәүләт шәхси эшмәкәрләр реестрыннан мәгълүматлар;

дәүләт пошлинасын түләү турында белешмәләр

 

 

2.7. Муниципаль хезмәт күрсәтүче башкарма хакимият органы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, норматив хокукый актларда каралган очракларда алар белән килештерү таләп ителгән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның структур бүлекчәләре  исемлеге

Маршрут уза торган юллар хуҗалары белән

 

2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

1) документларны тиешле затныӊ тапшырмавы;

2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә туры килмәве;

3) гаризада һәм гаризага теркәлә торган документларда төзәтүләр, аларның эчтәлеген төрлечә аӊларга мөмкинлек бирә торган җитди хаталар булу;

4) башка органга документлар тапшыру

 

2.9. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Хезмәт күрсәтүне туктату өчен нигез каралмаган.

Баш тарту өчен нигезләр:

1) вәкаләтле орган билгеләнгән маршрут буенча махсус рөхсәтләр бирергә хокуклы түгел;

2) гаризада һәм документларда күрсәтелгән мәгълүматларныӊ транспорт чарасының һәм йөкнең характеристикасына, шулай ук тиешле авыр һәм (яки) эре габаритлы йөкләрне ташуны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлегенә туры килмәве;

3) бүленә торган йөкне ташу турында билгеләнгән таләпләр үтәлмәү;

4) маршрутны килештергәндә, автомобиль юлларының, ясалма корылмаларның яки инженерлык коммуникацияләренең техник торышына бәйле рәвештә, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге таләпләре буенча күрсәтелгән техник характеристикалар белән транспорт чарасының тиешле маршрут буенча йөк ташуны гамәлгә ашыра алмавы билгеләнү;

5) гариза бирүченең түбәндәгеләргә рөхсәте булмау:

тәртипнең 26 пунктында каралганча автомобиль юлының техник торышын бәяләү;

законнарда билгеләнгән очракларда, автомобиль юлының техник торышын бәяләү нигезендә билгеләнгән автомобиль юлы белән кисешкән корылмаларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерү өчен махсус чаралар күрү;

6) автомобиль юлларының техник торышын, аларны ныгытуны бәяләү гариза бирүче белән килешенү буенча башкарылган очракта, гариза бирүче андый эшләр өчен түләмәгән булу;

7) автомобиль юлларын, аларның участокларын, шулай ук автомобиль юлы белән кисешкән корылмаларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерү буенча махсус чаралар күрү гариза бирүче белән килешенү буенча башкарылган очракта, гариза бирүче андый эшләр өчен түләмәгән булу;

 

8) гариза бирүченең авыр йөкләр ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чарасы автомобиль юлларына китергән зыянны каплау чыгымнарын түләмәгән булуы;

9) мөрәҗәгать итүченеӊ махсус рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасы түләмәве (халыкара авыр йөк ташудан һәм (яки) зур габаритлы йөк ташудан тыш);

10) махсус рөхсәт бирү вакытына гариза оригиналы һәм автопоезд схемасының булмавы, транспорт чарасыныӊ расланган теркәү документлары, әгәр гариза һәм документлар факсимиль элемтә кулланып вәкаләтле органга җибәрелә икән;

11) документлар тулы күләмдә түгел, йә тапшырылган гаризада һәм (яки) документларда тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүмат бар

Тәртипнеӊ 40 п.

2.10. Муниципаль хезмәт күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Дәүләт пошлинасы күләме:

автомобиль юлы буенча йөк ташучы транспорт чарасы хәрәкәтенә махсус рөхсәт биргән өчен (халыкара йөк ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чарасыннан тыш):

 куркыныч йөкләр - 800 сум;

авыр йөк һәм (яки) зур габаритлы йөк - 1000 сум

РФ СК 333.33 м. 111 өл.

2.11. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәт күрсәтүләр өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре, шул исәптән мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп 

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәт күрсәтү таләп ителми

 

2.12. Муниципаль хезмәт күрсәтүне сораганда һәм мондый хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен алганда чиратның максималь вакыты

Чират булганда муниципаль хезмәт алуга гариза бирү 15 минуттан да артмаска тиеш.

Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алган очракта, чиратта көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш

 

2.13. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакыты

Гариза кергән вакыттан бер көн эчендә

 

2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган биналарга таләпләр

Кәгазьдә гариза бүлеккә тапшырыла

Әлеге урын өстәл һәм урындыклар, муниципаль хезмәт алу өчен кирәкле документларны, гариза тутыру үрнәкләрен үз эченә алган мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган

 

2.15. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфат күрсәткечләре

Муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең һәркем өчен мөмкин булуы күрсәткечләре булып тора:

бинаныӊ җәмәгать транспорты йөри торган урында урнашуы;

кирәкле санда белгечләр, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган биналар булу;

мәгълүмати стендларда, «Интернет» челтәрендә мәгълүмат ресурсларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу.

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәгеләр булмау белән характерлана:

мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан документлар кабул иткәндә һәм тапшырганда чиратлар;

муниципаль хезмәт күрсәтү срокларын бозу;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаять;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гариза бирүчеләргә карата әдәпсез, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (алга таба – КФҮ) муниципаль хезмәт күрсәткәндә консультация, документлар кабул итү һәм бирүне КФҮ белгече башкара

 

2.16. Электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре

Муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне Интернет кабул итү бүлмәсе аша яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин.

Әгәр закон нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны электрон формада бирү каралган булса, гариза Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (http://uslugi.tatar.ru/) яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы аша (http:/ www.gosuslugi.ru/ бирелә

 

 

 

 

 

 

3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм башкару вакыты, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре, шулай ук административ процедураларны дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыннарында башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр тәртибен тасвирлау

3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;

2) гариза кабул итү һәм теркәү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юнәлтү;

4) муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен әзерләү;

5) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен җибәрү.

3.2. Гариза бирүчегә консультация бирү

3.2.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен бүлеккә шәхсән, телефоны буенча һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә консультация бирә, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документлар формасы һәм башка мәсьәләләр буенча, кирәк булганда гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар мөрәҗәгать итү көнендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документлар составы, формасы һәм рөхсәт алуга башка мәсьәләләр буенча консультацияләр.

3.3. Гариза кабул итү һәм теркәү

3.3.1. Мөрәҗәгать итүче үзе яки ышанычлы зат аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм әлеге регламентныӊ 2.5 пункты нигезендә бүлеккә документлар тапшыра.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формадагы гариза электрон почта яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша бүлеккә җибәрелә. Электрон формада кергән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

3.3.2. Гаризалар кабул итүче бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

- мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләү;

- мөрәҗәгать итүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышаныч кәгазе буенча эш иткән очракта);

- әлеге регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булу-булмавын тикшерү;

- тәкъдим ителгән документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә рәсмиләштерү, документларда сызылган сүзләр, төзәтүләр булмау).

Кимчелекләр булмаган очракта бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:

- махсус журналда гариза кабул итү һәм теркәү;

- мөрәҗәгать итүчегә, документларны кабул итү датасы, керү номеры, муниципаль хезмәт күрсәтүне үтәү датасы һәм вакытын күрсәтеп, тапшырылган документлар исемлеге күчермәсен тапшыру;

- гаризаны Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә җибәрү.

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булу турында хәбәр итә һәм ачыкланган нигезләрне язма рәвештә аӊлатып, документларны кире кайтара.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:

гаризаны һәм документларны 15 минут эчендә кабул итү;

гаризаны гариза кергән вакыттан бер көн эчендә теркәү;

Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә юнәлтелгән яки документлар гариза бирүчегә кире кайтарылган.

3.3.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм документларны бүлеккә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.

3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юнәлтү

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза кергән вакыттан алып бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: хакимият органнарына җибәрелгән запрослар.

3.4.2. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән сорау нигезендә мәгълүмат белән тәэмин итүче белгечләр соратып алына торган документларны (мәгълүматны) тапшыралар яисә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында хәбәрнамәләр җибәрәләр (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә).

Әлег пункт белән билгеләнәторган процедуралар органга яки оешмага ведомствоара запрос кергән көннән биш көн эчендә гамәлгә ашырыла, әгәр ведомствоара сорауга җавап әзерләүнең һәм җибәрүнең башка сроклары федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хокукый актлары һәм федераль законнар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән билгеләнмәгән булса.

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән документлар яки баш тарту турында хәбәрнамә.

3.5. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсен әзерләү

3.5.1. Бүлек белгече әзерли:

гаризага теркәлә торган документларда булган мәгълүматларны тикшерү;

әлеге регламентның 2.9 пунктында каралган муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләрнең булу-булмавын тикшерү.

Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, бүлек белгече килештерүдән нигезле баш тарту проектын әзерләүне гамәлгә ашыра (алга таба-нигезле кире кагу).

Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булмаган очракта бүлек белгече:

авыр йөкләрне, зур габаритлы йөкләрне автомобиль белән йөртү өчен рөхсәт проектын әзерләү (алга таба-рөхсәт);

рөхсәт проектын бүлек башлыгы белән килештерү.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: бүлек башлыгына килештерүгә юнәлдерелгән рөхсәт яки нигезле баш тарту проекты.

3.5.2. Бүлек башлыгы рөхсәт проектын яки мотивлаштырылган баш тарту проектын карый килештерә һәм Башкарма комитет Җитәкчесенә имза кукюга җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: Башкарма комитет Җитәкчесенә имза салуга юнәлдерелгән килештерелгән рөхсәт яки нигезле баш тарту проекты.

3.5.3. Башкарма комитет Җитәкчесе карар яисә нигезле баш тарту проектын раслый һәм бүлеккә җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән имзаланган рөхсәт яки нигезле баш тарту.

3.6. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү

3.6.1.  Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә кабул ителгән карар турында телефон һәм (яки) электрон почта аша хәбәр итә һәм гариза бирүчегә бирә, йә почта аша рөхсәт яки мотивацияләнгән кире кагу җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гамәлгә ашырыла:

проектны килештерү турында бәяләмә бирү - 15 минут эчендә, чират тәртибендә, мөрәҗәгать итүче килгән көнне;

почта аша нигезләнгән баш тартуны җибәрү - әлеге регламентның 3.5.3 пунктында каралган процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә.

Процедураның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) рөхсәт яки нигезле кире кагу

3.7. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү

3.7.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт алу өчен КФҮ, КФҮнең ерактан урнашкан эш урынына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

3.7.2. КФҮ аша муниципаль хезмәт күрсәтү КФҮ эше регламенты нигезендә билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

3.7.3. КФҮтән муниципаль хезмәт алуга документлар кергәндә процедуралар әлеге Регламентның 3.3 – 3.4 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе КФҮкә җибәрелә.

3.8. Техник хаталарны төзәтү

3.8.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булып торган документта техник хаталар ачыкланган очракта, гариза бирүче бүлеккә тапшыра:

техник хаталарны төзәтү турында гариза;

гариза бирүчегә техник хата булган муниципаль хезмәт нәтиҗәсе буларак бирелгән документ;

техник хаталар булуны раслаучы юридик көчкә ия документлар.

Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта күрсәтелгән мәгълүматларда техник хаталарны төзәтү турында гариза мөрәҗәгать итүче (вәкаләтле вәкил) тарафыннан шәхсән, яисә почта аша (шул исәптән электрон почта аша) яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталы яисә күпфункцияле үзәк аша бирелә.

3.8.2. Документлар кабул итү өчен җаваплы белгеч техник хаталарны төзәтү турында гариза кабул итә, документлар белән гаризаны терки һәм аларны бүлеккә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: бүлек белгеченә карауга юнәлдерелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.

3.8.3. Бүлек белгече документларны карый һәм муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документка төзәтмәләр кертү максатында, әлеге регламентның 3.5 пунктында каралган процедураларны гамәлгә ашыра һәм мөрәҗәгать итүчегә (вәкаләтле вәкилгә) төзәтелгән документны, мөрәҗәгать итүчедән (вәкаләтле вәкилдән)техник хата булган документның оригиналын алып, кул куйдырып бирә яки мөрәҗәгать итүчегә, бүлеккә техник хата булган документ оригиналын тәкъдим иткәндә, почта аша (электрон почта аша) документ алу мөмкинлеге турында хат җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура, техник хаталар ачыкланганнан яки теләсә кайсы кызыксынган заттан хата турында гариза алганнан соң, өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) документ.

 

4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары

 

4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерү, җирле үзидарә органы вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карарлар әзерләүне үз эченә ала.

Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып тора:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документлар проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;

2) билгеләнгән тәртиптә эш кәгазьләрен алып баруны тикшерү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен билгеләнгән тәртиптә тикшереп тору.

Контроль тикшерүләр план нигезендә (җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ярты еллык яки еллык планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык мәсьәләләр (комплекслы тикшерүләр) яисә мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча сорау каралырга мөмкин.

Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр кылуны контрольдә тоту һәм карарлар кабул итү максатында, Башкарма комитет Җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.

4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедураларда билгеләнгән гамәлләр үтәлешен агымдагы контрольдә тоту Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы инфраструктура үсеше буенча урынбасары һәм  инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан башкарыла.

4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очраклары ачыкланганда, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризаларын вакытында карап тикшермәгән өчен җаваплылыкка ия.

Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (урынбасары) әлеге регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрнең вакытында һәм (яки) тиешенчә башкарылмавы өчен җаваплы.

Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә торган (гамәлгә ашырыла торган) карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җаваплы.

4.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан тикшереп тору муниципаль хезмәт күрсәткәндә эшчәнлекнең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.

 

5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органнарның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләрнең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең судка кадәр                                   (судтан тыш) тәртибе

 

5.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Башкарма комитет хезмәткәрләре гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр тәртиптә Башкарма комитетка, муниципаль берәмлек Советына шикаять бирергә хокуклы.

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән шул исәптән түбәндәге очракларда да мөрәҗәгать итә ала:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең соравын теркәү вакытын бозу;

2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу;

3) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралмаган документларны таләп итү;

4) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

5) Федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасыныӊ, Тукай муниципаль районыныӊ башка норматив хокукый актлары белән каралмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;

6) мөрәҗәгать итүчедән, муниципаль хезмәт күрсәткәндә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы муниципаль  норматив хокукый актларында каралмаган түләү алу; 

7) Башкарма комитетның, Башкарма комитет вазыйфаи затыныӊ муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозу.

5.2. Шикаять язма рәвештә кәгазьдә яки электрон формада бирелә.

Шикаять почта, КФҮ аша, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайты, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (http://uslugi.tatar.ru/), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (функцияләре) (http://www.gosuslugi.ru/) аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси кабул итү вакытында кабул ителергә мөмкин.

5.3. Шикаятьне карау срогы – теркәлгән көннән алып унбиш эш көне эчендә. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының мөрәҗәгать итүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тартуына яисә мондый төзәтмәләрнеӊ билгеләнгән срогын бозуга шикаять биргән очракта – аны теркәгән көннән соң биш эш көне эчендә.

5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмау) шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең исеме;

2) мөрәҗәгать итүченең – физик затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә мөрәҗәгать итүченең – юридик затныӊ исеме, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (булган очракта) һәм җавап бирү өчен почта адресы;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмау) турында мәгълүматлар;

4) мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмау) белән килешмәгәнне раслаучы дәлилләр.

5.5. Шикаятькә шикаятьтә бәян ителгән хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре теркәлергә мөмкин. Бу очракта шикаятькә теркәлеп бирелә торган документлар исемлеге китерелә.

5.6. Шикаять муниципаль хезмәт алучы тарафыннан имзалана.

5.7. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе (муниципаль район Башлыгы) түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

1) шикаятьне канәгатьләндерә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән ялгышлык һәм хаталарны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән каралмаган акчаларны кире кайтару һ.б. рәвешләрдә;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.

5.8. Әлеге пунктта күрсәтелгән карар, кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм мөрәҗәгать итүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап җибәрелә.

5.8.1. Шикаять тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүченеӊ  әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында, дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатында, дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, күпфункцияле үзәк яки әлеге Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм алга таба гамәлләр турында (аларны мөрәҗәгать итүчегә дәүләт яки муниципаль хезмәт күрсәтүне алу максатында кылырга кирәк) мәгълүмат күрсәтелә.

5.8.2. Шикаять мөрәҗәгать итүченеӊ  әлеге маддәнең 8 өлешендә күрсәтелгән җавабында тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.

5.9. Шикаятьне карау барышында яки нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы билгеләре яки җинаять билгеләре ачыкланса, шикаятьләр карау буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Ерактан торып эш урыннары исемлеге һәм документлар кабул итү графигы 

 

Урнашу урыны

Хезмәт күрсәтелүче торак пунктлар

Документлар кабул итү графигы

Тукай районы, Яӊа п., Үзәк ур., 3 й.

Яӊа п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Бәтке авылы, Гагарин ур., 1 й.

Бәтке авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Биклән авылы, Чкалов ур., 30а й.

Биклән авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Калмаш авылы, Зөфәр Галиев ур., 15 й.

Калмаш авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, «Татарстан» совхозы п., Совет ур., 3 й.

«Татарстан» совхозы п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Круглое Поле п., Мәктәп ур., 8 й.

Круглое Поле п.

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Күзкәй авылы, Әхмәтшин ур., 20 й.

Күзкәй авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Кече Шилнә авылы, Үзәк ур., 4 й.

Кече Шилнә авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Мәләкәс авылы, Яшьләр урамы, 20 й.

Мәләкәс авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Түбән Суыксу авылы, Мәктәп урамы, 16 й.

Түбән Суыксу авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Яӊа Троицкий авылы, Ленин ур., 16 й.

Яӊа Троицкий авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Теләнче-Тамак авылы, Татарстан ур., 20 й.

Теләнче-Тамак авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

Тукай районы, Шилнәбаш авылы, Мәктәп ур., 33 й.

Шилнәбаш авылы

күп функцияле үзәкнеӊ айлык графигы буенча

 

 

 

 

Кушымта

(белешмә өчен)

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы вазыйфаи затлар реквизитлары,

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Башкарма комитет Җитәкчесе

70-00-76

tukay@tatar.ru

Бүлек башлыгы

70-15-13

gulnazishakova@mail.ru

Бүлек белгече

70-15-68

tykcontrol@mail.ru

       

 

doc
Скачать текст
DOC, 165.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International