«____»_________2019 ел Яр Чаллы № ____
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 маддәләренә, Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законга, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып
КАРАР БИРӘ:
2.1. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
3.1. халык тыӊлауларын үтәкәрү вакытын: 2019 елныӊ 9 июлендә 14.00 сәгатьтә;
3.2. үткәрү урынын: Кече Шилнә авылы, Үзәк урам, 4А;
3.3. проектны урнаштыру урынын:
- Кече Шилнә авыл җирлегендәге мәгълүмати стендлар;
3.4. Кече Шилнә авыл җирлегендәге мәгълүмати стендларда урнаштырылган материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга, 9.00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр);
3.5. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен адрес: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 203 каб.;
3.6. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2019 елныӊ 8 маеннан 2019 елныӊ 8 июленә кадәр кабул ителә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов