ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАCЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«____»_______2019 ел Яр Чаллы шәһәре №_______
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең 16:39:010301:42 кадастр санлы җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт итү төренә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 маддәсе, Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге Советыныӊ 2018 елныӊ 10 декабрендәге 29/6 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең жирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре нигезендә, Тукай муниципаль районы уставына таянып, «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында, Тукай муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырылган халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең 16:39:010301:42 кадастр санлы җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән (күпфункцияле иҗтимагый-эшлекле зона) шартлы-рөхсәт итү төренә (шәхси торак төзелеше өчен) үзгәртергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районыныӊ баш архитекторы А.Н. Надершинга йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов