КАРАР «10» 06.2019 ел   № 2280 Шоссе велоспорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеген һәм чемпионатын уздыру барышында Тукай районыныӊ гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«10» 06.2019 ел                          Яр Чаллы                                      № 2280

 

 

Шоссе велоспорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеген һәм чемпионатын уздыру барышында Тукай районыныӊ гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертү турында

 

2019 елның 19 июлендә шоссе велоспорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеген һәм чемпионатын уздыру белән бәйле рәвештә, «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 8 ноябрендәге 257-ФЗ санлы Федераль законның 30 маддәсе, «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» 2009 елның 3 августындагы 43-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законының 27 маддәсе,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Региональ яки муниципальара, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү яисә вакытлыча туктату тәртибен раслау турында» 2013 елныӊ 31 маендагы 372 санлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Тукай районыныӊ гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне 2019 елныӊ 19 июлендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр чорга Иштирәк авылына керү юлы участогында (юлныӊ тимер юл белән кисешүеннән Иштирәк авылына кадәр) кертергә.

2. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлегенә транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү чорында гражданнарның иминлеген, юл хәрәкәте җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыныӊ һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтларында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Э.М. Әхмәтҗановага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                             Л.Г. Авзалов

pdf
Скачать текст
PDF, 664.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International